Сагыну җырын көйли җилләр дә…

Бүген Арча шәһәрендәге “Казан арты” тарих-этнография музеенда Россиянең халык мәгарифе отличнигы, шагыйрә Рәйсә Насретдинованың тууына 90 ел тулу уңаеннан “Сагыну җырын көйли җилләр дә…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Аның кызы, үзе дә 42 ел дәвамында педагог булып эшләүче Наилә Галимуллина: 1954 елда әниебез шул ук урамда яшәүче Зариф исемле егеткә кияүгә чыга. Зөләйха әбигә өченче килен булып килә. Әбинең дә, ике киленнең дә ирләре сугышта һәлак булган. Ул әнине килеп итеп түгел, ә укытучы буларак кабул итә: дәресен әзерләсен, җәмгать эшендә катнашсын, укытуын калдырмасын. Зөләйхә әби: “Минем өйгә килгәч Рәйсәнең укытуы начарланды, дигән сүзне ишетмим!” – дип әйтә торган булган. Бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килгәнбез. Әни: “Кызым, кеше белән аралашканда беркайчан да капчыкның төбен селкемә, сабыр бул!” дип сөйли торган иде. Ул гомере буе дәфтәр тикшереп, план төзеп яшәсә дә, миңа рус теле укытучысы булма, дип әйтмәде. Ә әтием: “Кызым, педагогика институтына бар, гомерең буе күңелең яшь калыр”, – диде. Мин Арча педагогика көллиятенә укытырга килгәч әнием бик шатланды. Ул үзенең кыска гына гомерен кешеләр өчен файдалы итеп уздырды һәм безне дә халыкка файдалы булырлык итеп үстерде”, – дип истәлекләре белән уртаклашты.

Очрашуга Рәйсә Насретдинованың балалары, укучылары, аның иҗатын сөючеләр килгән иде.

 

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика