“Саумы, шагыйрь!” (Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135ел тулу уңаеннан искә алу, актив иҗат итүчеләрнең әсәрләре)
“Әле дә ярый Тукаебыз бар… Тукай һәм аның шигырьләре гел искә төшә: “Тау башына салынгандыр безнең авыл…”, “Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген…”, “Ни кылырсың, Хаҗи абзам, тотса Мәскәүләр якаң…”, “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр…”, “Җәй көне; эссе һавада, мин суда коенам, йөзәм…”, безнең милләтнең гимны – “Туган тел” шигыре. Тукай шигырьләре онытылмый, җырлап торган юллары үзеңнекедәй тоела башлый. Ә инде кулга каләм алып, фикерне ничек үтемле итеп җиткерергә белми азаплансаң, Тукай шигырьләрен укып, кирәкле канатлы сүзне хәзер табасың. Күңел төшенке, кемгәдер ачулы яисә рәнҗетелгән хәлдә булганда да Тукай коткара: аның ачы телле сатирасын һәркемне һәм һәрнәрсәне “яндырып-көйдереп” “утлы табада” кыздыра-кыздыра укыйсың. Бүтән милләт кешесе белән әңгәмә барышында исә Тукай милли горурлыкка әйләнә. Ярый әле Тукай безнеке – татарныкы”, – дип горурланып яза “Тукай һәм без” мәкаләсендә язучы, журналист, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин.
Быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үтәбез.Актив иҗат итүче райондашларыбыз Тукайга багышлап язылган әсәрләре белән куандырып торалар. Сарай Чокырча авылында яшәп иҗат итүче Марсель Шәрәпов шигырьләр, хикәяләр яза, сәхнә әсәрләре язып та танылып килә. Аның “Апуш – Тукай” шигырен тәкъдим итәбез:
Табигатькә ямьле язлар килгән мәлдә,
Җир-анабыз яшеллеккә күмелгәндә,
Кушлавычта, Гариф мулла гаиләсендә
Апуш аваз сала татар даирәсенә!
Үз карашы бу сабыйның һәр әйбергә,
Читтә калмый үткер күздән бер нәрсә дә,
Кечкенәдән җәбер-золым, ачлык күргән,
Күргәннәрдән матур итеп шигырь үргән.
Бәхет кенә бик еш аны читләп үтә,
Япь-яшь килеш язмыш үзен ятим итә,
Апуш – Тукай югарыдан фикер йөртә,
Һич зарланмый, сукранмыйча тормыш көтә.
Нужа дигән тирән күлне колачлап йөзә,
Камчылап яшен яшьни, курыкмый – түзә,
Алтын сүзле шигырьләрдән сәйләннәр тезә,
Күңеле караларны каләме “сөзә”.
Читтә калмый ут-каләмнән изгелек тә,
Күрсәтелгән кадер-хөрмәт, игелек тә.
Яманлыкка каршы туры сүзен әйтә,
Начар бәндә булсаң, югал – тетмәң тетә!
Сикәлтәле булган аның тормыш юлы,
Очрагандыр юлда акыллысы, буры,
Тик шулай да сүнмәгәндер күңел нуры,
Яңа үрләр алган – сукмак булган туры.
Кабат укыйм, укып туймыймын Тукайны,
Язмалары хәтерләтә кояш-айны.
Сүрәтләгән чәчкәгә тиң сылуларны,
Шүрәлене, барча кош-корт, җанварларны.
Ут-табага бастыргандыр ялкауларны,
Гамьсез, мәнсез, комсыз, сөмсезләрне.
Күралмаган һөнәрсез вә исерекне,
Шәфкатьсезне, залим, явыз бәндәләрне.
Миллион сорау бораулыйдыр бүген җанны,
Кыздырадыр тамырларда ярсу канны:
Никләр генә бу даһины татар халкы сакламаган?
Нахак сүздән, явыз күздән, әшәкедән якламаган?
Зур әдипнең өметләрен чынлап торып акламаган?
Бөек Тукай гомер буе “Татар!” диеп дан җырлаган.
Милләт йөзен таптамаган, дәрьяларга ташламаган.
Вөҗданы гел чиста калган, бер мыскал да тапланмаган.
Җылы яктан кабат кайта киек казлар,
Табигатьне яшел камап килә язлар,
Елдагыча зур куаныч вәгъдә итә.
Ни кызганыч! Ни үкенеч! Шушы айлар
Тукаемны бакыйлыкка алып китә,
Милләтемне мәңгелеккә ятим итә.
Районыбызның Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче Дамир Нуриәхмәтов үзенең иҗаты белән әдәбият сөючеләрне куандырып яши. Аның 2019 елда басылып чыккан “Кайтам әле…” китабында төрле темаларга язылган шигырьләре тупланган.
Туган телебез
“Хәерле көн!” – диеп, кардәшләргә
Имин, якты тормыш телибез.
Иң затлылар исемлеге башын
Бизи безнең туган телебез.
Раслап кыйблабызның сафлыгын,
Манаралар күккә аша.
Төеннәрсез нәсел җебебез
Чал тарихка барып тоташа.
Яңгырасын биек сәхнәләрдән
Җәүһәр кебек халык җырлары.
Юксынудан милли моңны,
Тутыкмасын күңел кыллары.
Яшә, авыл, саклап йөзеңне,
Чишмә башы булып милләтнең.
Ата-бабам, рәхмәт, башымны
Горур тотарга син өйрәттең.
Югалтмыйча, Тукай телебезне
Илтик алга, белеп кадерен.
“Исәнмесез!” – диеп, кардәшләргә
Туган телдә дәшү дәверен.
Арча шәһәрендә яшәп актив иҗат итүче Роза Шәйхетдинова бу көннәрдә безнең музейга Тукаебызга багышлап язылган шигырьләрен бүләк итте.
Кошлар кайткач
Арчабыз тау битләрендә
Ап-ак каеннар үсә.
Шул каеннарны иркәләп,
Өрфия җилләр исә.
Язда кайта күчмә кошлар,
Сыерчыгы, тургае.
Кошлар моңына күмелә,
Казансу яр буйлары.
Каеннарга кунган кошлар
Һәрчак җырлый татарча:
Татар телен, моңын сакла,
Син, дип, Тукайлы Арча.
Каеннарга куна бар да,
Кайткач та арып-талып.
Җырлары да һаман шул ук:
“Без бит Тукайлы халык!”.
Эшләребез гөрләп бара,
Уй-теләкләр булгач ак.
Кошлар да өздереп сайрый:
“Бу бит Тукай туган як”.
Җил исмәсә дә тибрәлә,
Каеннарның очлары.
Таңнарны җырлап аттыра,
Безнең якның кошлары.
Горурланабыз
Карап тордым бүген, нурлар бөркеп,
Алсу йөзле таңның атканын.
Горурлыгын күрдем бүген аның,
Ничек әле йоклап ятмадым.
Алсулыкка манып, киң офыкны,
Горурланып кояш нур сипте.
Җир шатланды якты, җылы назга,
Карап тордым, күреп ис китте.
Бөек Тукай туган көн иртәсе,
Күр, табигать ничек шатлана.
Дуслар килә шигырь бәйрәменә,
Капка ачык килгән-кайтканга.
Ул киткәнгә гасырдан да артты,
Санамыйбыз хәзер елларны.
Кояш әнә кызганмый җылыта,
Кунаклар киләсе юлларны.
Милли рухлы татар дусларыбыз
Һәйкәленә чәчәк салалар,
Өчиледә, Кырлай, Кушлавычта
Аны зурлап искә алалар.
Татар рухы, татар горурлыгы
Тантана итә шушы бәйрәмдә,
Казах, башкорт, кыргыз шигырь сөйли,
Әкиятләр дә чынга әйләнә.
Ятимлектә үскән гомерендә.
Шигырь уты ничек уянган?
Тукай Бөек! Татар халкына ул
Шигырьләрдән һәйкәл куялган.
Аллаһыбыз бу ятимне сөеп,
Акыл, сәләт, рухи көч биргән.
Илһамны ул алган урман, судан,
Кырлайда искән өрфия җилдән.
Иртә китте Тукай арабыздан,
Күңелләргә тирән эз салып.
Горурланабыз гел аның белән,
Татарлар, дип, Тукайлы халык!
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов