Шинельләрдә юллар тузаны… (Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел)
Быел, 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел була. Бөтенләй көтмәгәндә башланып киткән сугыш илебез халкын аптырашта калдыра. Илебез мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уздырылган, авылларда сабантуйлар гөрләгән көннәрдә башланып киткән сугыш бик күп ирләрне, яп-яшь егетләрне һәм кызларны үзенә суырып ала.
Ватан өчен, нәсел-нәсәп өчен
Кичеп үттем авыр елларны.
Мәңге истә калыр тузаннары
Җиңү даулап йөргән юлларның.
Шунда күрде солдат, җиңәр өчен
Түзәлмәслек авыр нужаны…
Байракларда булды дары исе,
Шинельләрдә юллар тузаны.
Җиңеп кайткач, кагып итегемнән
Сугыш юлларының тузанын,
Шыпырт кына атлап, бусагадан,
Улым, бәгърем, өйгә узармын.
Сине күргәч кенә төшенермен,
Дүрт ел гомер ничек узганын…
Алмаштырыр басу тузаннары
Сугыш юлларының тузанын.
Бу шигырь районыбызның Шушмабаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче балалар шагыйрәсе Мәрзия Фәйзуллинаның “Сугыш юлларының тузаны” дип исемләнгән китабыннан алынды. Әлеге җыентыкта якташыбызның Бөек Ватан сугышы чоры күренешләрен сүрәтләүгә багышланган шигырьләре урын алган, автор аларны Бөек Җиңү хакына корбан булган солдатлар истәлегенә багышлый.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соңгы елларда Казан шәһәрендә яралы солдатларны госпитальләрдә дәвалау дәвам иткән. Бер төркем яшьләр белән бергә Мәрзияне дә шунда яраланган сугышчыларга ярдәм итәргә җибәрәләр. Шигырьләрнең язылу тарихы турында “Үзем турында үзем” хезмәтендә: “1946 ел иде бу, һәркемнең йөрәгенә яра салган еллар. Казан госпиталендә каты яраланган солдатларның сызланып ятканнарын, җан биргәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Яраланган сугышчыларның хәлләрен җиңеләйтү өчен, аларга сулар эчертә, юата, сораулары буенча гаиләләренә хатлар яза, сугышта булган хәлләр турында сораша идем… Ишеткәннәремне дәфтәргә теркәп барырга тырыштым. Шулай итеп “Сугыш юлларының тузаны” китабым дөнья күрде”, – дип яза Мәрзия апа Фәйзуллина.
Сугыш башланган көннәрдә илебез гаскәрләре зур югалтуларга дучар була, бер-бер артлы шәһәр, авылларны калдырып башкалабыз Мәскәүгә кадәр чигенә. Мәрзия Фәйзуллинаның “Ышаныч” шигырендә яралы солдатларның сөйләгәннәре гомумиләштереп бирелә.
Вакытлыча артка чигенәбез,
Тактиканың үтәп кушканын.
Без беләбез тиздән бу авылга
Керәчәген явыз дошманның.
Хатын-кызның сүзсез карашлары
Безнең башны түбән идерә.
Мина шартлаганда чәчрәп тигән
Ярчык кебек җанны көйдерә.
Үз авылым күз алдыма килеп,
Мөлдерәмә тулды яшьләрем.
Шул чагында кинәт миңа таба
Бер кыз сузды сирень чәчәген.
Ни әйтергә белми каушап калдым,
Ак сиреньнең күреп сафлыгын.
Бик урынлы булыр иде бу, дип,
Билгеләргә җиңү шатлыгын.
Шуңар сирень учны әрнеттерде,
Уйда купты нәфрәт давылы.
Ә күңелне тетте, тетерәтте
Калдыруым шушы авылны.
Кыр, болыннар, йортлар, агым сулар –
Бөтенесе болар безнеке.
Шул байлыкмы калсын фашистларга,
Без, солдатлар, шуңар түзикме?!
Ник сызланам болай, бу бит безгә
Өмет баглап сузган бер чәчәк –
Кыз ышана, тоя: авылына
Солдат җиңү алып киләчәк…
Мәрзия Фәйзуллинаның бу шигырендә солдатлар өчен хыял булган җиңү көне бары тик дүрт елдан соң гына килә. Сугыш елларында бик күп гаиләләр үзләренең якыннарын югалта, кайгы-хәсрәт кичерә. Автор госпитальдә дәваланучы яшь сугышчыларның сөйләве буенча сугыш кырында беренче тапкыр үлем белән очрашуларын, дусларын югалтуларын кичергән вакытларын киләчәк буыннарга шигырь юлларына салып җиткерә. “Юк, мин солдат түгел идем әле…” шигырендә яшь егетнең кичерешләре аша безгә ул көннәрдә дошманның тыныч халыкка карата булган вәхшилеге сүрәтләнә.
Автоматым кулда, башта каска,
Ә өстемдә соры шинелем.
Я, кем әйтмәс мине солдат, диеп,
Ышанычы, диеп илемнең.
Юк, мин солдат түгел идем әле,–
Артык йомшак иде күңелем.
Үзем аңлый идем бу көенчә
Солдат булу мөмкин түгелен.
Каршы бәрде кургаш яңгырлары,
Алга бардым, артка карамый.
Ләкин солдат түгел идем әле,
Сугышсам да җанны аямый.
Солдат түгел идем әле, дустым
Шәһит булган чакта кулымда,
Тәүге тапкыр яшем тамган чакта
Күзләремнән сугыш кырында.
Ә беркөнне күрдем искиткеч хәл:
(Мәңге инде оныта алмамын.)
Юл өстендә, тузан арасында
Бер сабыйның үлеп калганын.
Мин сабыйны төрәм ак күлмәккә,
Ярасыннан аның кан ага.
Сыкрыйм: кирәк нинди сабырлыклар
Бу баланы җуйган анага!
Ак күлмәгем кәфен булыр диеп
Уйламаган идем мин бер дә…
Күңелемнән әйтеп бар белгәнне,
Салдым аны нәни кабергә.
Йөрәгемә кысып күз яшемне,
Алга барыр юлга карадым.
Тик шул чакта гына үз-үземне
Мин чын солдат итеп санадым.
Еллар узар, хаклык өстен чыгар,
Тыныч тормыш бизәр дөньяны.
Ак күлмәккә төргән шул сабыйны
Һич оныта алмам мин аны!..
Шагыйрә Мәрзия Фәйзуллинаның “Сугыш юлларының тузаны “ китабына кертелгән шигырьләрендә Бөек Ватан сугышының бөтен барышы сүрәтләнә. Аның шигырьләрен укып 80 ел элек башланган сугышның, 1945 елның 9 маенда билгеле булган һәм һәр елны зурлап үткәрелә торган Җиңү көненә кадәр, тарихи чынбарлыгын күз алдына китерергә мөмкин. Вакыт үткән саен халкыбызның сугышта күргәннәре, тылдагыларның тырыш хезмәте турында яңа мәгълүматлар табылып тора. Ул елларда һәркем Җиңү көнен якынайту өчен үзенчә булышлык күрсәткән. Мәрзия апа да яралы солдатларның истәлекләре аша ул чорның нинди авыр, газаплы булуы, күп югалтулар китерүе турында киләчәк буыннарга җиткерергә тели. Киләчәктә сугышлар булмасын иде, Мәрзия апа Фәйзуллина язганча:
Нәкъ солдатлар кебек чәчәкләр дә –
Күп булсалар, җиңел аларга.
Бар теләгем: гүзәл саф чәчәкләр
Буялмасын иде каннарга…
“Казан арты” тарих-этнография музееның
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов