Суслонгерда урман кискән

Габидуллина Миңнебәдәр Гали кызы 1908 елда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында туа. Мәдрәсәгә йөреп, гәрапчә укырга-язарга, соңрак кириллица графикасын өйрәнә. Чибәр, сылу гәүдәле кыз тарихка язылган күп вакыйгаларның шаһите булып яши: Беренче Бөек Ватан, Гражданнар сугышы, колхозлар оешу һ.б. 1934 елда авыл егете Гыйндуллага кияүгә чыгып, өч бала таба. Ләкин ирен 1941 елда кайбер көнчеләр тырышлыгы белән төрмәгә утырталар. Миңнебәдәр авылдашлары белән кырда, ындыр табагында эшли. Ул һәр эшне намус белән башкара. Казанның Вахитов төрмәсендә утырган ире янына да йөри. Биш бәрәңге пешерә, өчесен балаларга дип өстәленә куя, калган икесен иренә дип алып китә торган була. Ә колхозда Бөек Ватан сугышына җибәрергә дип, һәр гаиләгә кипкән  бәрәңге тапшыру планы куела. Гаиләдә ашарга болай да бәрәңге җитмәгән чорда куелган планны да үтәргә кирәк. Авыл советына килгән наряд белән Миңнебәдәр Суслонгерда урман да кисеп кайта. Ул иртә таңнан караңгы төнгә кадәр колхозда эшли. Өенә ягарга утыны да булмый, олы кызы урманнан нарат ботаклары җыеп төшеп, миченә яга, шунда аз гына булса да ризык әзерләнә. Ярый хатынның абзарында сыеры була. Шул малны ашатыр өчен качып кына кырдан печән алып кайта, балалары сыер сөте белән  тамак туйдыра. Җәен кызлары урманнан каен җиләге җыеп, егерме чакрым ара үтеп, базарда сатып кайта. Гаиләгә аз булса да керем керә яки шул акчага кирәк-ярак алына. 1947 елда ире төрмәдән әйләнеп кайта. Шулвакыттан соң гына гаиләдә бераз тынычлык урнашып, хуҗалык ныгый башлый, Миңнебәдәрнең ике нарасые туа. Яңа урынга йорт салып, кабат хуҗалык тергезгән гаилә матур гына яшәгәндә, 1978 елда, Миңнебәдәрнең ире үлеп китә. Балалары белем алып, тормышта һәркайсы үз урынын таба, оныклар үсә. Миңнебәдәр дус-туган белән һәрвакыт аралашып яши, кич утырулар оештыра. Үзенең җиләкле чәйләре белән күрше-күләнне сыйлый, кул эшләре тота. Авылда ул оста тегүче булып та санала. Һәркемнең теләген истә тотып, киемнәр тегә, карават, тәрәзә челтәрләре, оекбаш-бияләйләр бәйли, намазын укый, уразасын калдырмый, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Ул кунакчыл, киң һәм ачык күңелле, кешелекле, якты йөзле хатын. Ак яулыгын бәйләп, үзе теккән күлмәк-алъяпкычын киеп, хуҗалыгында эшли. Өлкәнәйгәч, балалары янына, Казанга барып, кышны шунда үткәрә. Язын кабат йорт ишеген ача. 1994 елның 13 декабрендә ул вафат була. Бүген дә аның йорт тәрәзә төпләрендә шаулап гөлләр үсә, бакчасындагы алмагачлары чәчәккә күмелә. Кызлары туган нигезне ташламый, чистартып, карап торалар һәм әниләрен искә алып, Коръән ашлары үткәрәләр.

Халидә Габидуллина

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика