“Сынау үтәргә кирәк булган”

Өлкәннәр белән еш аралашырга, истәлекләр барларга туры килә. Чираттагы кунагым Әлмәт шәһәреннән булып чыкты. Ләкин тумышы белән ул Балтач районы Пүскән авылыннан.

Өлкәннәр белән аралашканда үземне икенче бер мөхиттә кебек хис итәм: алар дөньясында яшим, шул агымда йөзәм сыман тоела. Мәхмүт абый мине якты чырай белән каршы алды. Аның янына мин энесе Мөдәрис абый белән бардым (Мөдәрис абый турында “Урманда туган малай” исемле мәкаләмдә язган идем). Өлкән абыйсы Хәмзәнең улы Фәриткә кунакка кайтканнар. Мәхмүт абыйның исәнләшүе үк аның тәрбияле, итагатьле һәм интеллигенция вәкиле икәнлеген күрсәтеп тора. Ул гомере буе мәктәптә физика укытучысы булып эшләгән, сугыш чоры баласы. Менә нәрсәләр сөйләде ул:

– Мин 1937 елның 17 апрелендә туганмын. Дөньяга килүем дә истә калырлык көн булып саналган. Ул елны яз бик иртә килгән. Димәк, көтү дә иртә чыккан дигән сүз. Әнием сөйләве буенча, ул сыерны көтүгә куып кайткан һәм мине дөньяга китергән.

Дүрт класс белемне мин туган авылымда алдым. Җиде классны күрше авыл Шапшарда тәмамладым. Безне бик тә белемле, көчле укытучылар укытты. Аларның берничәсе Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар иде. Шуларның берсе – Наил абый. Әтисе Шакир абый Ленин ордены алган укытучы булган. Наил абый 9 май җитсә, безне тезеп бастыра һәм сугыш турында сөйли иде. Мәктәп директоры Иван Трюднев дигән кеше. Аның белән бер хикмәт булды. Геометрия дәресендә яңа тема аңлатты. Соңыннан мин укытучы янына бардым да, кайбер әйберләрне аңлап бетермәвемне әйттем. Ул миңа җентекләп теманы кабат аңлатты. Һәм мин шунда: “Зур рәхмәт, Алла боерса, өй эше эшләгәндә мин боларны исәпкә алырмын”, – дидем. Иван абый миңа карады да: “Алла бит аны бирми, син эшлисең аны”, – диде. Безнең өйдә әти-әни һәрвакыт Ходайны искә алып, Алла боерса диеп сөйләшеп, безне шулай тәрбияләделәр. Икесе дә мәдрәсәдә укыганнар, гарәпчә укырга-язарга өйрәнгәннәр. Шуңа да Иван абыйның бу сүзләре сәер тоелды.

1941 елда сугыш башланды. Ул вакытта без Шапшар кардонында тора идек. Әтиебез урманчы булып эшләде. Сугыш башлангач, әти безне кире туган авылына алып кайтып куйды да, үзе сугышка китте. Әни белән дүрт малай калдык. Сугыш чорында урманнан яшел үлән җыеп ашап, үзебезне үзебез коткарсак, кышын бик тә читен булганы хәтердә. Елдан-ел ашау ягы авырлашты. Җитмәсә бәрәңге дә бик аз калды. Өйдә сакланып калынган бик яхшы тун бар иде. Күрәсең, әти сугышка киткәндә әнигә аны сатып ашарга алырсың дигәндер. 1945 елның җәендә әни шул тунны чит авылга барып, бәрәңгегә алмаштырып кайтты. Менә шул вакытта бәрәңгене күп итеп пешереп ашадык. 1946 ел ахырында әти кайтты. Тормышыбыз бераз җиңеләйде. Әти кабат урман эшенә китте. Без кабат кардонда яши башладык.

Уку тәмамлангач, мин Казанга һөнәр училищесына киттем. Документларымны тапшырдым, укырга алабыз, ләкин прописка сорадылар. Мин моны аңламадым, авылга кайтып киттем. Бер туганыбыз мине кассир итеп эшкә урнаштырды. Бер ел шулай үтте. Сугыштан соңгы еллар. Авыр заман.

 

Бервакыт Арча педучилищесында укыткан бер укытучы әти янына килеп, малларына печән сораган. Шунда әти минем хакта әйткән. Ул мине укырга чакырды. Барып имтихан бирдем. Имтихан тапшырган вакытта тулай торакта тордык. Бер төндә Казан малаен кыйнап чыгып киттеләр. Ут юк, дөм караңгы, кемдер торып ишекне ачкан. Кемнәр кыйнаганын да белми калдык.

Бер кызык хәл истә калган. Укырга керүчеләрдән сорау алу өчен бер бүлмәгә укытучылар комиссиясе җыелды. Берәм-берәм керәбез. Чират миңа җитте. Бүлмәгә кердем, директор миңа сорау бирә: “Мәхмүт, син кайсы яктан?” Мин дә аны-моны уйлап тормыйча: “Ә-әнә теге яктан”, – дип, туган авылым ягына төртеп күрсәттем. Күмәкләшеп көлделәр. “Булды, Мәхмүт, син үттең, сау бул”, – дип чыгарып җибәрделәр. Миңа Аллаһы Тәгалә булышкандыр. Нәкъ шул урында минем шулай диеп әйтүем, арган комиссия вәкилләрен бераз көлдереп, күңелләрен күтәрү кирәк булгандыр дип уйлыйм. 1952 ел иде ул.

Рус телем начар иде. Мәктәптә укыттылар, ләкин практика булмагач, яхшы белми идем. Ул фәннән минем өчле булды. Шуңа күрә стипендия ала алмадым. Әти үзенең хезмәт хакыннан акча биреп барды. Әти биргән йөз сумга мин буханкасы белән ипи алам. Тәрбиячеләр су кайната торганнар иде. Ипине кайнар су белән ашыйм. Бик сирәк кенә ашханәгә керә идем. Анда 15-20 тиенгә ботка ала идем, ә аш бөтенләй эләкми иде. Уку чорында рус теленнән диктант язабыз. Минеке гел икеле. Хаталы сүзләрне икенче диктант язганчы ятлый идем. Үз өстемдә гел эшләдем. Шулай тырыша торгач, рус телен дүртлегә күтәрдем. Тырышып укыдым, ел ахырына миңа да стипендия тиде.

Районда эш юк дип безне читкә җибәрергә теләделәр. Ләкин мин Төрнәле мәктәбенә физкультура, хезмәт укытучысы булып урнаша алдым. Эшли башладым. Физкультура дәресе белән бераз авыррак булды дип әйтимме соң. Авыр да түгел, ә аңлашылмаучанлыклар чыккалап торды. Ә хезмәт дәресен башлап җибәрү өчен бер генә инструмент та юк иде. Казанга барып байтак инструмент җыеп кайттым. Авылда бер балта остасы бар иде. Директор аңа безгә булышырга, балта, өтерге саплары ясап бирергә кушты. Уку елы ахырында район буенча яшьләр фестивале үткәрелде. Мин дә укучылар белән ясаган әйберләрне алып барып катнаштым һәм икенче урынга лаек булдым. Япь-яшь укытучы беренче эш елында ук шундый күрсәткечләргә ирешсен әле! Кызганыч, анда озак эшләү мөмкинлеге булмады. Балалар саны аз булу сәбәпле, мин кыскартылуга эләктем. Красногорка мәктәбенә урнаштым. Рус авылы. Анда эшли башладым. Шуннан мин армиягә киттем. Салкын декабрь ае иде. Суык. Эчемнән гел уйладым: җылы якка гына эләксәм ярар иде дип. Агачтан эшләнгән вагонлы поездга утырттылар. Вагонның урта бер җирендә буржуйка тора иде. Бер тәүлек бардык, ике. Барган саен карыйбыз, кар кими. Димәк, без көньякка барабыз. Берничә көн баргач, Кавказ таулары күренә башлады. Могҗиза иде безнең өчен. Иран чигенә китереп куйдылар. Мине сержантлар әзерли торган полк мәктәбенә язганнар. Укыдым. Хезмәт итеп кайттым. Урта белемле солдатларны ярты ел алдан кайтаралар иде. Институтка укырга кердем. Монда өчлегә укысаң да стипендия түләнә иде. Ике ел укыгач, карыйм, озын чәчле, чибәр бер кыз минем яннан үтеп бара. Миңа ул бик ошады. Аның кайсы бүлмәгә кереп киткәнен артыннан карап калдым, бер кыздан кем булуын сорадым. Ул: “Хәлимә исемле ул”, – диде. Аның белән таныштык, очраша башладык.

Институтны тәмамладым, студентларны төрле җиргә билгеләү бара. Комиссия каршына керәсең, сине кайсыдыр мәктәпкә җибәрәләр. Мин иң ахырдан кердем. Комиссия каршына кереп баскач, берсе сорап куйды: “Кая барыр идең?” “Берәр шәһәр тирәсе булса…”, – дидем. “Әлмәткә барыр идеңме?” “Әлбәттә”, – дидем. Әлмәткә юллама алып, гомер буе шунда эшләдем, бүгенге көндә дә шунда яшим. Ул заманда дипломны укып бетергәч тә бирмиләр иде. Бер ел эшлисең, эш урыныннан характеристика аласың. Минем характеристикага бик матур бер җөмлә язылган иде: “Үз эшен белеп башкара”. Шуның белән диплом алдым. Ә укыганда, әйтергә онытканмын, иң югары стипендия алып укыдым. Тырыштым.

Әлмәтнең бишенче мәктәбендә, кичке мәктәптә эшләдем. Шәһәрнең беренче мәктәбе ул чорда даны таралган көчле мәктәп иде. Анда урын булып, шунда күчеп эшләдем. Миңа иң начар укучылар җыелган класс эләкте. Начар дип тә әйтмәс идем, ләкин проблема тудыра торганнар бар иде. Алар белән мин уртак тел таба алдым. Укыту барышында атамаларны татарча-русча язып алып бардык. Чөнки директор балаларны институтка әзерлибез диде. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булдым, укучыларны гел экскурсияләргә йөрттем, төрле чаралар оештырдым. Укучылар да тырыштылар. Шул начар класс дигәнем ярыйсы гына мәктәпне тәмамлады. Шулар биш ел саен очрашу үткәрәләр, мине дә онытмыйлар, хәлемне беләләр.

Мәктәптә кырык елга якын эшләдем, хәтта пенсиягә чыккач та унөч ел эшләргә туры килде. Физика фәнен укыттым. Мәгариф отличнигы исемен алдым, Хезмәт ветераны булып яшим.

Мәктәптә директордан башлап, барлык укытучылар да көчле, актив иде. Укучыларыбыз да тырышып укыдылар. Югары уку йортларына керделәр, зур кешеләр булдылар. Мин алар өчен сөенеп яшим…

Ә озын чәчле кыз Хәлимә белән яратышып өйләнештек, бер ул үстердек. Кызганыч, хатыным илле биш яшендә авырып вафат булды. Ни өчен хатыным иртә китте икән дигән сорауга җавап эзләдем. Нәтиҗәдә, Аллаһы Тәгалә мине намазга бастырыр өчендер дип уйлыйм, чөнки хатынымның вафатыннан соң намазга бастым. Бу гамәлне үтәр өчен Ходай миңа шундый сынау биргән. Алайсам, барысы да бар, җитеш, әмма намазга басмыйбыз. Ә Аллаһы Тәгалә көтә.

Икенче хатыным белән егерме бер ел яшибез. Аның да ире яшьли үлгән. Матур гына яшәп ятабыз. Туган якларда булу – рәхәт!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика