“Төшемдә биш ипи күрдем…”
Коркачык авылында яшәүче авылдашым Минсәгыйрә апа Фазуллина, мин хәлләрен белешеп, хатирәләре белән уртаклашуын үтенеп чылтыраткач, телефоннан (коронавирус сәбәпле, күрешеп сөйләшә алмадык) менә ниләр сөйләде:
– Мин кырынгычы елда туган бала. Миңа кадәр апа бар. Әти сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. Башта ул Суслонгерга эләгә. Әни төенчеген төйнәп, Суслонгерга алты мәртәбә бара. Әти анда башкалар кебек ачлыкка чыдый алмыйча газап чигә. Күпмедер вакыттан соң фронтка озатыла.
Безнең йортыбыз авыл зиратына терәлеп тора иде. Әтәчебез зират коймасына менеп кычкырганын әле дә хәтерлим. Әнием Миннегөл урман буендагы фермада дуңгызлар карады. Әтине фронтка алгач, өйгә өч мәртәбә төшеп балаларны карап булмый дип (ферма белән авыл арасы өч чакрым), өйнең ишегенә аркылы такта кадаклап, ферма өенә күченә. Үзе корсаклы булып кала. Мин ферманың салам түбәле абзарлары өстендә йөргәнемне, кояшта кызынып утырган вакытларны хәтерлим. Ачлык, юклык көчле заман. Ләкин без сыер сөте эчеп үстек, ач булмадык. Фермага төрле авыллардан үлгән малларны китерәләр иде. Әни шуларны тунап, иттарткычтан чыгарып, казанда пешерә дә дуңгызларга ашата. Хәтта авылдан фермага үләксә сорап ачлыкка тилмергән кешеләр менә торган булганнар. Әнине ферма мөдире гыйлем абый беркемгә берни бирмәскә дип кисәтеп куя. Үләксә ашап, агулануларыннан да курыккандыр.
Бервакыт әнинең тулгагы башлана. Гыйлем абый абзарның бер өлешенә кочагы белән салам кертеп ташлый да: “Дуңгызларга яраган, сиңа гына ярар әле, шушы саламда бәбиләрсең”, – ди. Әни авырта-авырта үлгән ике сыерның тиресен туный. Ә инде авыртуына чыдый алмагач, бер атчыны авылга кендек әбисенә төшереп җибәрәләр, ләкин анысы сүз тыңламый, менми. Шуннан ферма мөдире атчыга: “Кәнсәләргә чакырдылар, сине алмага килдем дип әйтсәң, кендек әбиең синнән алда чанага чыгып утырыр”, – ди. Атчы кабат теге әбигә барып, өйрәтелгән сүзләрне әйтә. Кендек әбисе шундук ат чанасына сикереп кереп утыра. Шуннан атчы аны фермага алып менә. Шулай итеп, энем Харис туды. Әтидән ул вакытта бернинди дә хәбәр юк иде, әни бик борчылып яшәде.
Сугыш беткән хәбәрне ишеткәч, әни йөрәксенеп кире авылга – туган йортыбызга кайтты. Ә эшләвен барыбер шул фермада дәвам итте. Әти 1947 елда гына кайтып төште. Аның кайтуы безнең өчен зур шатлык булса, үзе өчен газапларның башы гына булган. Без, балалар, әсирлектә булуның нәрсә икәнен аңламаганбыз да. Атна саен аны Чуриле район үзәгенә сорау алуга чакырталар, аннан кыйнап кайтаралар. Әти болай да өйдә артыгын сөйләшми иде, сораудан кайткач, бөтенләй дә сөйләшмәс булды. “Изменник Родины” исеме белән генә йөрттеләр аны. Мин авыл мәктәбендә дүрт класс укыдым. Безне Хәбибуллин Мөхәммәт абый укытты. Бер бала укырга килмәсә, дәрестән соң укытучыбыз теге баланың өенә бара, ни өчен килмәгән, ярдәм кирәкмиме? Шулкадәр игътибарлы, яхшы, көчле мөгаллим иде ул. Математиканы яхшы аңлата иде. Мин ул фәнне бик яраттым һәм шул гомерем буе кирәк булды. Мәктәптә укыганда тимурчылык эше белән актив шөгыльләндек. Без гел классташыбыз Рәфыйкның әнисенә булыша торган идек. Әсма апаның өстәл өстендә гел күәс чиләге торды. Кызлар идәннәрен юып чистартса, малайлар ишегалды себереп, утыннарын ярып, өеп куялар. Чишмәдән су алып менәбез, шул арада Әсма апа безгә коймак болгатып, пешереп тә сыйлый. Менә шул гадәтен без, балалар, бик яраттык.
Әти хуҗалык көтүе көтте, мин аның өченче класста укыганда ук хисапчысы булдым: хуҗалыктан ничә сыер көтүгә чыга, сарыгы күпме, әтинең хезмәте өчен кеше күпме бәрәңге яки акча тиешлеген бер дәфтәргә чутлап куям. Әти шул список белән ай ахырында хуҗалыктан тиешлесен җыеп ала иде. Бишенче классны укыгач, мин мәктәптә укудан туктадым. Әнием Миннегөл бик тырыш, җитез хатын. Ул урман кешесе иде. Гел урманда булып, кура җиләге, балан, чикләвек җыя. Авылдашлар белән бергә менеп китә, ялгыз төшә иде. Чөнки ул урманда кычкырып йөргән кешене бик яратмады. Кешеләр дә әйтә иде: “Бергә менәбез, урманга кергәч юк була”, — дип. Балаларны җыеп урманга китсә, кичен балаң кайттымы дип үзе балаларны барлый торган иде. Әни кызу характерлы, әйтсә өзеп кенә куя, сүзсез дә каласың, ә әти артыгын сөйләшми, эшли. Сугыш, әсирлек турында да сөйләмәде, курыккандыр дип уйлыйм. Әти белән әни 1958 елда яңа нигезгә йорт төзеделәр.
Без үскәндә үк кызлар белән малайлар арасында чын дуслык бар иде. Безнең оч малайлары кызларны башка оч малайларыннан гел саклыйлар иде. Бик дус булып үстек, бердәм идек.
Үсә төшкәч, югары фермага мин дә сыер саварга мендем. Көнгә өч мәртәбә менеп-төшеп аяклар чегәннеке кебек кап-кара була. Менсәк тә, төшсәк тә гел җырлап йөрдек. Унсигез кыз бергә эшләдек. Бик күңелле иде ул чаклар. Хатыннар арасыннан Әкълимә апай бар иде. Ул урманга кереп китсә, аннан яңгырап аның моңлы тавышы ишетелә иде. Бик матур җырлый иде ул. Ферма урман белән тоташ. Буш вакыт булса, бөтенебез шунда керәбез: җиләк ашыйбыз, какы, шыерт, бәбчек кебек үләннәр белән сыйланабыз. Умарталык та шунда гына. Төнге каравылга чиратлап калып, көтүчеләргә булыша идек. Гарифулла абый каравылчы, Фәрхетдин абый ветсанитар булып эшләделәр. Алар икесе дә гел уфалла арбасы тартып йөрделәр. Бервакытта да вакытны бушка үткәрмәделәр, төшкәндә я печән, я утын төяп кайталар иде. Тормыш җанлы тырыш кешеләр белән эшләдек.
Ул кырык литрлы сөт бидоннарын җилкәдә генә йөрттек. Ничек көчле булганбыз!? Хәзер аптырыйм. Ул сөтле бидоннарны түбәнлектәге бассейнга төшерәбез, капкачы ачылып китсә, бассейн сөт белән тула. Сөтнең өстен генә җыеп алабыз да, он белән туглап, боламык пешереп сыйланабыз. Ул сөтне Иске Масра сөт заводына ат белән илтәләр. Бидоннары кайткач, шаңдагы кайнар сулар белән аларны юабыз, унике сыерны кул белән көнгә өч мәртәбә савабыз. Берәрсенең кунакка барасы булса, алдан сөйләшеп, сыерларын бүлешеп савабыз, икенче юлы икенче кыз шулай китә. Ул Җәмилә, Мауа, Фәрзәнә, Рәйсә, Газизә, Фәвия, Шәмсенур һ.б. Бөтенебез бер тирә яшьтәге кызлар идек. Эх, күңелле, яшь чаклар. Бик сагынам ул чорларны. Аннары бердәмлек тә көчле заман. Бәрәңгене күмергә тыгып пешерәсең, тагы кемдә нәрсә бар – уртак ашый идек. Оялу, тарсыну безнең авыл яшьләренеке түгел. Кая барсак та шулай булды. Ул фермадан кайткач, хәтта өйгә кереп ашап та торылмый, кием генә алмашасың да, туры клубка. Тузан туздырып биибез, төрле уеннар уйныйбыз, җырлыйбыз. Илгизәр абый клуб мөдире. Ул җәй көне дә киез итек киеп, тузанга батып бии торган иде. Чаллыдан килеп эшләүче китапханәче Мәдинә безнең егетләр белән бердәм, тату, актив булганлыгыбызга исе китә иде инде. Яшьләр ул чорда бихисап һәм бик актив иде.
Кечерәк вакытта бер гадәт бар иде: ятим балаларга урлашырга булышабыз. Бервакыт конюшняга бардык. Анда салам өелеп тора. Ә Фәтхерахманның өендә саламы юк. Әтисе сугышта һәлак булган, әнисе Гәрифә апай белән генә яшиләр. Конюшня мөдире Шәвәли агай айгырларга башак бирергә кереп киткәнне генә карап торабыз да, тиз-тиз саламны йомарлап, чанага төйибез, Фәтхерахманга шуны биреп кайтарабыз. Бу чын урлашу түгел, ә ярдәмләшү кебегрәк иде инде. 1966 елда Казаклар авылы янында төзелгән яңа фермага төштек. Анда зур терлекче йорты бар иде. Телевизорның чыккан гына чоры, фермада бар. Казаклар, Гөберчәк кешеләре терлекчеләр йортына җыелып, телевизордан “Анам кыры” дигән спектакль карыйлар иде. Ул спектакль еш күрсәтелде..
Зариф абый Минзин фуражир, Гыйльмулла абый ферма мөдире булып эшләделәр. Гыйльмулла абый безгә шулкадәр ышаныч белдергән, шаккатарлык. Малларны үзебез үлчибез, чутлап, Гыйльмулла абыйга яздырабыз. Ул һәрберсен журналга теркәп куя, ул арада без малларыбызга тиешле рационны төзибез. Кемгә күпме тия? Менә Мөхәммәт абый Хәбибуллин укыткан математика фәне шулвакытта бик кирәк булды. Кайберәүләрнеке әзрәк сыман тоелса, нигә алай дип сорыйбыз. Үткенлек тә, осталык, дуслык контроле дә көчле иде.
Җәен кабат югары фермага күченә идек. Чегәннәр кебек эшләдек. Ул чорларда әти колхоз атларын да карады, умарталыкта каравылчы булып та эшләде. Аерылган кортларга тубаллар куялар, корт керсә, мин әтигә булышу нияте белән, шуларны күтәреп корт өенә ташыйм, ояларга сала идем. Кәрәзле бал белән дә сыйланган чаклар еш булды.
Яшь җилкенчәк вакыт үтеп китте, яшьтәшләр гаилә корып, балалар үстерә башладылар. Минем дә күрше авылда сөйләшеп йөргән егетем бар иде. Ләкин ул тәкъдим ясаганда мин риза булмадым, ул читкә китеп барды. Бервакыт өйгә өч ир заты керде. Алар инде алдан әни белән сөйләшеп куйган булганнар икән. Мине бер авылдагы иргә димлиләр. Ярар, авырлык белән генә ризалаштым. Колхоз рәисе минем өчен фермада вечер оештырды, аннары туй булды. Кияү йортындагы беренче төндә үк төш күрдем: биш ипи бирделәр. Әхә, мин әйтәм, мин монда биш айдан артык тормыйм икән. Ир кисәген көн саен чана белән генә кайтарып аударалар, лаякыл исерек бәндә булып чыкты. Биш айны ничек тә түздем, фермада эшләдем. Шуннан ничек кирәк, кайтып киттем. Ярый шулвакытта башымны алып качканмын. Гомерем исерек белән үтәр иде. Билгеле, минем кияүдән кайтканны әни яратмады. “Төкергән төкерекне беркем дә алып капмый”, – гына диде. Энем Фәнис белән барып әйберләремне төяп кайткач, мин Коркачыкка чыгып киттем. Шунда илле бер ел гомер кичерәм. Шул көннәрдән бирле күпме сулар аккан, никадәр гомер юлы үтелгән. Коркачыкта да фермада эшләдем. Энем Харисның (бу абзый турында газетаның 2018 елның 27 сентябрь санында “Ипинең нигә кадере юк?” исемле мәкаләмдә язган идем) өч малае туды. Әкренләп алар миңа ярдәм итә башладылар. Авылдашым Мансур абый Билалов (ул вакытта Мансур абый колхоз рәисе булып эшләде) миңа терәк булды. ”Ярдәм кирәк булса, читенсенмә, әйт”, – дия иде ул. Менә шулай, сеңлем, гомер үтте, сиксән яшькә җиттем. Тормышның агын да, карасын да күп күрергә туры килде. Эшкә батыр, кыю булдым. Бернинди хезмәттән дә куркып тормадым, ирләр эше дип тә әйтмәдем. Үз-үзеңне якларга, сынатмаска, өлгер булырга, югалып калмаска, сүзеңдә тора белергә тормыш сынаулары өйрәтте. Күрше-күлән белән бик дус-тату яшибез. Кирәк чакта алар да ярдәм кулы суза. Күбрәк Харис энемнең малайлары ярдәм итә. Ел саен алар белән авыл зиратына, туганнарга кайтып киләбез. Туган якның җиле дә йомшак, тузаны да тәмле исле, табигате дә күңелгә якын. Туган нигез инде юк, үскән йортыбыз да бетте. Урыны буш тора. Шундый булса да күңел туган авылга тарта. Үзем исән чакта әти һәм әни ягыннан булган туганнарны җыеп, Коръән укытырга телим. Миннән соңгы буын туганнарым үз тамырларын белсен, онытмасын иде дигән теләгемне тормышка ашырасым килә”, – дип сөйләде авылдашым Минсәгыйрә апа Фазуллина.
Минсәгыйрә апаның курку белмәс, сүзен өзеп әйтә торган ханым икәнлегенә гади генә сөйләшү аралыгында гына да инанасың, тырыш һәм мөлаем икәнлеген аңлыйсың. Хәтта чит кешеләргә әйтергә ярамаган эч серләрен, авылда яшерен генә үткән кайбер вакыйгаларны да сөйләп үтте. Аның сөйләр сүзе күп. Димәк, тормыш юлы эзсез үтмәгән. Сугыш чорында үскән авылдашым җәмгыятькә зур файда китереп, үзенең фидакарь хезмәте белән башкаларга үрнәк булып тора.
Минсәгыйрә апа! Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Сезгә алдагы тормышыгызда бары сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.
Халидә Габидуллина,
Арча районы, Гөберчәк авылы.