Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын үткәрде. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Россия ислам университеты галимнәре белән оештырылган әлеге чарада Арча районыннан вәкилләр — Ренат Фазлыйәхмәтов, Мөнир Вафин, Фәрит Салихов, Ленар Гобәйдуллин да катнашты. Оештыручылар тарафыннан аларга төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең район берләшмәсен булдыру, авыллар тарихы турындагы мәгълүматны аерым җыентыкларга туплау бурычы куелды.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика