Ач кешеләргә ярдәм кулы сузучы Каймә апа!
Ялт иткән йортта ачык йөз, тәмле чәй белән каршы алды безне Каймә апа. Муллагалиева Каймә Габдулхай кызы 1932 елның 9 мартында Арча районы Өтнә авылында туып үскән. Башлангыч белемне 4 нче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә ала, аннан соң 7 нче сыйныфка кадәр Әзәк мәктәбендә укуын дәвам итә. Кайгы өстенә, кайгы килә гаиләгә. Әтисе Габделхәй Каймә апа туганнан соң 7 көннән соң үлеп китә. Яз көннәре күпер өстеннән су ага, аларны ерып җибәрүче булмаган. 1927 нче елгы абыйсы суга агып китә, шул елдан соң 7 ел авырып урын өстендә ята.
Үткән тормышы, күргән авырлыклары турында хатирәләрен яңартасы килмәсә дә, акрын гына сөйләп китте: “Балачагым, яшьлегем бик авыр елларга туры килде. Бөтен тормышны әнием белән бергәләп алып бардык. Үзәккә үткән ачлык, ялангачлык… Җитмәсә хөкүмәткә 44 кг ит, 200 данә йомырка, 250 литр сөт, 2 кг сарык ите, 1 кг сарык йоны, 200 сум культсбор тапшырырга кирәк. Менә шуларны түләп азапланып яшәдек. Өйдә ашарга юк, бер мич бәрәңгесе өчен 7 нче сыйныфка кадәр тырыша-тырыша укыдым. Кычыткан, алабута жыеп ашадык, аларны чабып, ваклап түгәрәкләп суда пешерә идек, аннан сепарат сөте белән ашый идек. Куе сөтне хөкүмәткә тапшырасы. Сыер асрый алган гаилә ул чорда бик бәхетле. Юкә яфрагы ашадык, ул эчне бик киптерә. Без өч кыз бик дуслар, бик ябык, хәлсез идек. Полиэтиленнан ничек яктылык күренә, менә шулай эчәгедән кычыткан үткәне күренә, без бер-беребездән шуны карыйбыз. Кызык та, кызганыч та хәлләр… Кышын суык үзәккә үтә: салам түбәле, иске өй, ягарга утын юк, әрем җыябыз; кияргә кием юк, әни белән икебезгә иске итек, шуны ертык сөлгеләр белән урап чиратлашып киябез”. 7 нче сыйныфны тулысынча укырга насыйп булмый Каймә апага, 11 яшьлек кызны урман кисәргә җибәрәләр, ләкин аны 15 көннән, кечерәк әле син дип, куып кайтаралар, ә менә сугыш вакытында Лаеш урманында үтмәс кул пычкысы белән 56 кубометр утын кисүдән котыла алмый Каймә апа. “Чәчү чәчәргә кеше юк, төнге сменага 4 кызны чыгардылар. Ашлык кына салмыйлар, 1кг ашлык, 1кг ашлама да салалар. Олы 70-80 кг капчыкларны төяп, бушатканда асларга сиеп җибәрә идек. Йөрергә хәл юк. Басуга эшкә: чүп утарга, борчак җыярга чыгаралар», — дип елый-елый искә алды Каймә апа.
“Председатель килеп әнигә котыра: “Малаен кайчан ката инде, окоп казырга җибәрергә кирәк сине, сыерынны колхозга алырбыз”-дип үзәккә үткәне, бүгенгедәй исемдә”, — ди Каймә апа моңсу гына уйга бирелеп. Шушындый кыен заманда, авырган баласын караучы ялгыз хатынга ничек шундый сүзләр әйтергә теле әйләнде икән бу явыз кешенең?.. Абыйсы 1943 елның март аенда үлеп китә, ул вакытта суык 44 градус. Кабер казырга ирләр юк, авылда бары ач хатын-кызлар. 10 хатын-кыз 3 көн кабер казыйлар. Көнгә һәрберсенә 1 әр бәрәңге уып аш пешереп ашаталар. Абыйсы ул вакытта тире белән сөяккә генә калып ябыгып беткән була, үлгәннән соң исләнеп бетә. Шуннан соң әнисен окоп казырга җибәрәләр. Күрше Фазулла бабалары сыерны колзозга бирдертми. Менә шул вакытта 9 яшьлек Каймә, ындырдан көлтә ташып сыерны туйдыра. Фазулла бабай аңа ярдәм итә, киленнәре сыерны сава. Кайма апа кечкенәдән усал, ләкин тырыш, эшчән бала булып үсә. Арыш көлтәсен кечкенә, хәлсез куллары белән ташып сыер туйдыра, хәтта запас да туплый. 1 айга якын 9 яшьлек бала үзе генә көн күрә, сыерын асрый. Сугыш беткәч тә тормышлар бик авыр була. 58 нче статья белән куркытып бик күп кешеләрне төрмәләргә ябалар. Каймә апаның әнисен дә алып китәләр, 15 көн ябып сорау алалар. Имеш, Сталинны яманлап сүз әйткән. Авылдагы Гыйният абый Кайма апаның әнисен утыртырга маташалар дип, милиция идарәсенә алып төшә. “Өскә кияргә кием юк. Укытучы Гыйният абый иске, ертык телогрейканың җиңен кисеп, итек итеп киертте, калган өлешен өскә кидем. Ул мине милиция идарәсендә калдырды. “Әнине бирегез!” — дип елыйм. Начальник янына керттеләр, ул кара диванга чалкан яткан, наганы белән уйнап ята. Мине күргәч, эче катып көлде, аннан шоколад бирде. “Халык дошманын яшерә. Атам мин аны», — дип күзләрен акайтып кычкырып җибәрде. Әнине алып керделәр, әни беткән, хәлсез; аны азаплаганнар. Бик каты кысып сорау алганнар. Әнинең аягына ябышып елап җибәрдем, бер милиция мине тартып алмакчы була. Мин елыйм. “Әйттемме, әйттемме, атам”, — дип куркытып әнигә җикеренәләр. Әнием шулвакыт акрын гына: “Колхоз председателенең җир өстенә килгәне юк”, — дип әйтә. Хәлсез, бетерешкән анага, хәерче киемнәргә төренгән балага карап торалар. Әллә жәлләп, әллә уңай җавап алып булмас моннан дип, милиция идарәсенең биек баскычыннан әни белән икебезне тибеп торып төшерделәр, әнием белән тәгәрәп төшкәннәрем әле дә хәтердә», — дип өзгәләнде Каймә апа.
Сугыштан соң Каймә апаны мәҗбүри амбар мөдире итеп куялар. Аңа кадәр анда эшләгән 6 кеше төрмәдә утырган була, мин җиденчесе булам инде дип, елый-елый эшкә урнаша. Аңа авыз ачып сүз әйтергә дә бирмиләр ул вакытларда. Өтнәдән Тыңламас(Александровка) дигән авылдан өй сатып алып шунда яши башлыйлар. Тыңламаста элек ике йөзләп хуҗалык булган. Анда бер бай хатын яшәгән, аның зур бакчасы булган. Австрия пленныйлары барлык эшләрне эшләгәннәр. Сугыш вакытында, сугыштан соң да халкыбыз өчен бик авыр, азаплы еллар була. Ә менә сугышка кадәр дә халкым тыныч, матур тормышта яшәмәгән. Кайма апа монашка әби сөйләгән гыйбрәтле хәлләрне безгә дә җиткерде: “Монашкалар чиркәүдә яшиләр. Бәбиләгән яшь хатыннарны байларның эт балаларын имезергә мәҗбүр иткәннәр. Шайтан хәтта дин әһәлләрен дә кайвакыт вәс-вәсәгә сала. Поплар кайтып гел күңел ачканнар, тәреләргә ут яндырып йөри торган булалар. Ул вакытта шундый закон: егет белән кыз өйләнешкәч, беренче кичне кыз поп белән үткәрергә тиеш була. Бер яңа гаилә коручылар моңа каршы чыга һәм аларны тереләй күмгәннәр”. Ул кабер Каймә апа эшләгән амбар кырыеннан 10 метр ераклыкта урнашкан, шунда үскән каен агачына кыз белән егет исемнәренең баш хәрефләре язылган була.
Каймә апаны амбар мөдире булып эшләгәндә гел тикшереп торалар. Шулай булса да ач кешеләрне кыерсытмый, аларга аз гына булса да өлеш чыгара. Аналары ташлап киткән балаларга да ярдәм итә. Амбар янына һәрвакыт ачлар килә, амбар ярыкларынннан коелган бөртекләрне берәр учлап җыючыларны да күрмәмешкә салыша торган була. Ындыр табагында Казаннан эшчеләр килеп эшләгән. Аларга үгез, сарык суялар. Каймә апа бик авыр, ач яшәгән кешеләргә, җитәкчеләргә әйтмичә генә, бераз үпкә-бавыр бирә. Менә шулай итеп, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, гади халыкка ярдәм итүе, батыр йөрәкле, гадел булуы һәркемне сокландыра. Шундый яхшы, эшен җиренә җиткереп башкаручы Каймә апаны район җитәкчеләре дә хөрмәтли һәм йортын Арчага күчереп салырга да ярдәм итәләр. (Тыңламас авылы таркалу сәбәпле) Каймә апа 46 ел склад мөдире булып хезмәт куя: авылда амбар мөдире булып, ипи пешерү заводында, КСМ да 15 әр ел, базада – 1 ел. Менә шундый авыр тормыш юлы үтеп, үзендә яшәргә, эшләргә көч тапкан сугыш чоры баласы Каймә апа бүген зур хөрмәткә лаек. Бүгенге көндә бердәнбер кызы Мәүҗидә, кияве Рәшиднең ярдәмен, күнел җылысын тоеп Арча шәһәрендә гомер итә. Шулай ук оныклары Ләйсән, Лилия, кияүләре, оныкчыклары һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Очрашуыбыз Каймә апаның Арча турындагы шигыре белән тәмамланды:
Арчам матур, Арчам зур
Арча — безнең йөрәк ул.
Авыр булган вакытлар да
Таянырга терәк бул!
«Казан арты» тарих-этнография музееның этнография бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева
Немец солдатларын күмгән әбием
Бөек Ватан сугышы 75 ел элек тәмамланган, шулай булса да сугыш вакытындагы тирән яралар: ачлык, авыр хезмәт, ятимлек ачысы барысы да йөрәктә. Авыр мизгелләр еллар узган саен йөрәкне ныграк сызлата. Менә мин үзем дә шушы сугышта катнашкан, бөек җиңү өчен үзләренең бөтен көчләрен, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча көрәшкән әби-бабай тәрбиясендә үстем. Бабаем Муллагали Бөек Ватан сугышында катнашкан, ә әбием Гөлбаһар җиңү килсен өчен барлык авыр эшләрне эшләргә мәҗбүр була. Бүгенге язмамны кадерле, яраткан әбием турында язасым килә. Мин тугач, 40 көннән әниемне эшкә чакыралар, менә шул вакытта әбием мине курыкмыйча алып калып тәрбияли, үстерә. Хәзерге вакытта кайнаналар андый адымга бара алырлар иде микән?.. Шуның өчен дә бик якын ул безгә әбием. Әнием безне тәрбияләгәндә: “Әби- бабаегызга каршы эндәшмәгез, авыр сүзләр әйтмәгез, алар сезне тәрбияләгәндә төп ярдәмчеләрем булды”, – дип һәрвакыт безне кисәтеп торды. Бүгенге көндә дә әбием үзенең төпле киңәшләрен биреп янәшәбездә гомер итә.
Сәмигуллина Гөлбаһар Сафиулла кызы 1926 нчы елның 18 августында Арча районы Казиле авылында Сафиулла белән Гайшәбикә гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә. Вәзыйха апасының тамагына чыгып – 8 яшьтә, Гөлчирә дигән апасы – 7 яшьтә кызамыктан, Котдус абыйсы шулай ук кечкенә яшьтә авырып үлеп китә. Хәбибулла, Сөнгатулла абыйлары Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалалар. Мәрьям, Хәтимә, Хәтирә, Фәриха апалары белән бергәләп авыр хәсрәтләрне күрә-күрә үсәләр. Казиле мәктәбендә 4 сыйныфка кадәр укый, аннан соң яңа алфавитка күчкәч, уку авырлаша, хәрефләр танып-укый алмый башлагач, мәктәпне ташлый. Шуннан соң әбиемнең авыр хезмәт юлы башлана. “4 нче сыйныфтан соң колхозда хезмәт итә башладым: ат җиктем, 8 ел сугышка җибәрә торган тайлар карадым, Арча станциясенә ат белән ашлык ташыдым, шул ашлыкны берүзем күтәреп бушата идем”, – дип елый- елый сөйли әбием. Тырыш хезмәте өчен бер тай бирәләр, шул тайны сатып сыер алалар, гаилә өчен авыр заманда зур куаныч була, сыер сөтен бәрәңгеләре беткәч, бәрәңгегә алмаштыралар.
Шулай ук Арча зиратында үз яшьтәшләре белән кабер казып, немецлар күмеп йөриләр. Әбием ул авыр вакытларны бик дулкынланып искә ала: “Станциядән немецләрне атка өчәрне салып ташыйбыз, араларында исәннәре дә була, аларны Арча госпиталенә кертәбез. Аякта йөри алганнары җәяүләп, көчкә өстерәлеп Арчага менәләр иде. Бервакыт бер немецны жәлләп ярдәм итмәкче идем, милиционер: “Кемгә булышканыңны беләсенме?” – дип кычкырганга сискәнеп киттем. Авыр, бик авыр хәлләр, алар да кеше бит инде… Үлгән немецларны Арча эвакогоспиталеннән немецлар зиратына ташып күмдек. Начарракларын, үлә алмаганнарын госпитальдә алып калмыйлар, кайсы салганда, кайсы зиратка барганда үлә иде. Бу 1943 елда иде, ул елны кыш бик салкын килде. Бервакыт кабер эчендә ышыкланып, өйлә вакытында дус кызым белән каткан ипи бн кәбестә суы ашап утыра идек, шунда 2 немец (йөри алганнары, хәлләре булганнары немецларны күмергә булышкан) безне мыскыл итеп, көлеп өстебезгә үлгән немец солдатын атып бәрде, минем аркага килеп төште. Шулкадәр курыктык… Хәтта мин берничә көн авырып яттым, әнием әби алып килеп өшкертеп йөргәне әле дә исемдә. Икенче көнне больницага да алып менделәр. Шул вакыйгадан соң йөрәгем уңайсызланып калды. Эштән соң һәркөнне эссе мунчада юына идек. Атларны да авылга кергәндә зур чокыр аша дезинфикция ясап чыгаралар.. Куркыныч авырулар эләкмәсен өчен, көн дә шулай эшләнде”. Бу вакытта әбиемә бары 17 яшь була.
Әбием Гөлбаһарны сугыш вакытында урман кисәргә дә җибәрәләр. Анда окоп ясау өчен 2 метрлы агачлар әзерлиләр, шул агачларны станциягә ат белән ташыйлар. Шулай ук көз көне арыш чәчүдә катнаша ул. Арчада юл төзелешендә эшли, носилка белән балчык ташыйлар. Сугыш вакытында кычыткан ашлары, бәрәңге сабагы ашыйлар, утыртырга дигән бәрәңге дә бетә, сыер асрыйлар, сыер сөтен ялгыз әбиләрдәге бәрәңгегә алмаштырып алалар, менә шулай көнне көнгә ялгап гомер итәләр. Әбиемнең яшьлеге авыр хезмәттә, ачлыкта үтә.
Арча районы Кысна авылының сугыштан гарипләнеп кайткан Сәмигуллин Муллагали абый кунакка килгән Гөлбаһар апаны ошатып йөри, шуннан соң тота да урлый. Ул вакытта Сәмигуллиннарда да бик авыр хәлләр: ачлык, хәерчелек, җимерек өй, тәрәзә пәрдәләре урынына газета ябыштырылган, бүрәнә араларыннан мүкләре асылынып тора. Гөлбаһар апа Кыснада да авыр эшләрдә эшли: фермада сарык карый, бәрәңге базы төзегәндә кирпеч сала, язын-җәен яшелчә бакчасында эшли.
Муллагали абый белән Гөлбаһар апа иңгә-иң куеп 55 ел бергә гомер итәләр һәм 5 бала (Гөлсара, Гөлҗәүһәр, Нургали, Гөлзада, Гөлнур) тәрбияләп үстерәләр. Алар 12 онык бүләк итәләр, барлыгы 23 оныкчык һәм оныкчыкнын 2 баласы бар. Барлык балалары да, оныклары да исән-сау . Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, картлыгы рәхәттә үтә әбиемнең. Бугенге көндә әтием Нургали һәм әнием Гөлфирә тәрбиясендә Кысна авылында төп йортта гомер итә. Ул үзе безне балачакта ничек караган булса, без дә аны хәзер кечкенә бала тәрбияләгән кебек тәрбиялибез. Ул безнең ярдәмгә мохтаҗ.
“Казан арты” тарих-этнография музееның этнография бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева