Укучылар янында

 

Бүген Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәрләре “Кырым язы” көннәре уңаеннан югары сыйныф укучылары белән очрашу оештырды. Җиде ел элек Россия Федерациясе  белән берләшкән Кырым Республикасындагы уңай үзгәрешләр, аның тарихи үткәне, халкының  төрле елларда башкарган хезмәтләре турында  язылган әсәрләр  турында кызыклы  әңгәмә булды . Укучылар сөйләшү вакытында актив катнаштылар,  көн яңалыклары белән танышып баруларын    күрсәттеләр.

Шәфигулла Гарипов

Без – көчле, бердәм халык

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

                                                                                                     Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

                                                                                                                                                   Габдулла Тукай

      4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Халкыбыз буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыра.

Тарихи тамырлары тирәнгә барып тоташа торган бу дәүләткүләм бәйрәм Россия дәүләтчелеге тарихының онытылмас сәхифәләрен гәүдәләндерә. Моннан дүрт гасырдан артык элек безнең бабаларыбыз  Ватаныбызны дошманнардан азат итеп, Россия дәүләтенең  мөстәкыйльлеген саклап кала. Нәкъ менә халыкның бердәмлеге иң катлаулы, авыр вакытларда ил язмышын хәл итә һәм зур җиңүләргә ирешүгә нигез була. Һәм бүген илебезнең төп хәзинәсен тәшкил иткән, күп төрле гореф-гадәтләргә, йолаларга, мәдәниятләргә, телләргә, дини карашларга ия булган халкыбыз шулай ук бердәмлеккә, тынычлыкка һәм татулыкка омтылып яши.

Бүгенге көндә күпмилләтле халкыбыз өчен бу бәйрәм илебезнең тарихи үткәнен барлау гына түгел, ул демократия һәм үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлек принципларына өндәү дә, Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгытуга һәм тагын да үстерүгә этәргеч тә булып тора.

 

“Россиядә 172 милләт һәм барлык дини конфессия вәкилләре яши. Шуңа күрә халыкларның хокукларын тану, аларны тормышка ашыру бик мөһим. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең бүгенге этабында Россия кебек күпмилләтле дәүләткә халыкара танылган кеше хокуклары проблемаларын тикшерүнең актуальлеге бәхәссез”,– дип яза якташыбыз, күренекле журналист Әгъзәм Фәйзрахманов..

Татарстан Республикасы – бердәм Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше. Безнең уңышлар аның үсешенә, халыкара киңлектә абруе артуга турыдан-туры бәйле. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алга таба да куәтле икътисадый һәм мәдәни багланышларны киңәйтүгә, күпкырлы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итәр.

Россиянең, шул исәптән Татарстанның да хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Күпмилләтле халкыбыз үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән илебезнең үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан: “Бүгенге катлаулы сәяси вазгыять шартларында милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданнар арасында татулыкны ныгыту аеруча мөһим, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бу юнәлешкә аеруча булышлык итәргә тиеш”,– дип әйтелгән татарстанлыларга мөрәҗәгатендә.

Без сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлыйбыз, һәркемгә тормыш сөючәнлек, үз көчләрегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телибез. Өлкәннәребез дә, һәм без дә яхшы хәтерлибез, сүзләрен Әхмәт Ерикәй, көен Сәлих Сәйдәшев иҗат иткән “Дуслык турында җыр” бу бәйрәмгә бик тә туры килә һәм ул әле бүген дә әһәмиятен югалтмый.

                                              Бердәмлекнең көче океан,

                                              Океаннан хәтта көчлерәк.

 Без күтәргән дуслык байрагы

   Гасырларга барыр җилфердәп.

                         Үстергән дә безне чын дуслык,

                            Көч биргән дә безгә чын дуслык.

                    Дуслык булса, яшәр гомергә

                          Бөтен җир шарында тынычлык.

Район мәктәпләре белән бергәләп

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Музейның район мәктәпләре белән әшләү тәҗрибәсе” дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. 2018 елда Республикабызның Мәдәният министрлыгының грантына лаек булган   ”Арча ягы– данлы төбәк” проектының бер юнәлеше мәктәпләрдә күргәзмәләр оештырып, районыбызда туып-үскән күренекле шәхесләребезнең тормыш кыйммәтләрен күрсәтү иде.

Бу проект нигезендә без алынган җиһазларны кулланып, соңгы вакытта тормышлар катлауланып китүгә караммастан, 2019-2020 елларда районыбыз мәктәпләрендә берсеннән-берсе кызыклы һәм истә калырлык күргәзмәләр тәкъдим итеп, алар янында экскурсияләр уздырдык. Билгеле инде район мәгариф идарәсе һәм мәктәп коллективлары теләктәшлек күрсәттеләр, бигрәк тә мәктәпләрдәге музей җитәкчеләре бик теләп ярдәм иттеләр. Аның кадәр  укучыларны музеебызга алып килү мөмкин дә булмас иде.

“2019 ел–Россиядә Театр елы” на багышланган күргәзмәне Арча шәһәренең 2нче,6нчы мәктәпләрендә, 5нче гимназиядә, мәктәпләр белән бергә оештырылган кичәләрдә Яңа Кырлай Һәм Утар Аты мәдәният йортларында бик яратып карадылар. Шушмабаш мәктәбендә филология фәннәре докторы Фәрит Бәширне, Шурабаш мәктәбендә якташлары язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповны һәм театр артисты, драматург,режиссер Гафур Каюмовны искә алу кичәләрендә куелган күргәзмәләрдә аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын ачып бирү өчен музейда тупланган кызыклы экспонатларны кулландык. Шурабаш мәктәбендә шул ук көнне Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагырь,бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи белән очрашу да булды, ул үзенә 70 яшь тулу уңаеннан тәкъдим ителгән күргәзмәне карап бик горурланды. Шулай ук  Урта Курса мәктәбендә Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов белән очрашу, ә инде Курса разъезды мәктәбендә аны сәхнә серләренә өйрәткән театр һәм цирк артисты, режиссер Илдар Хаҗины искә алу кичәләрендә урнаштырылган күргәзмәләрдә музей фондының бөтен мөмкинлекләрен дә кулландык.Тагын бик күп мисаллар китерергә мөмкин, алар  барысы да язмалары һәм фотолары белән музей фондында тупланып баралар.

Бу проект әле ел ахырына кадәр эшли, мәктәпләр белән башкарган эшләребез турындагы күргәзмәбез үзенә күрә бер нәтиҗәләребезне барлау,   киләчәк өчен яңа эш формалары уйлап табуга юнәлеш тә булды.

Дәүләт Флагы көне

Бүген музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә, Дәүләт Флагы көне уңаеннан РСФСРның атказанган укытучысы Гөлзада Әхмәт кызы Абдракитова чакырылган иде. Ул үзенең тормыш юлы, укыту-тәрбия эшендә башкарган хезмәтләре, уңышлары турында сөйләде. Музей һәм куелган күргәзмәләр белән танышып чыкканнан соң, музейның халкыбызның үткән тарихын саклауда зур эш башкаруын билгеләп үтте.

Шәфигулла Гарипов

Эшлекле сөйләшү

 

12 август көнне музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлинә Гыймадова һәм район мәдәният идарәсеннән Гөлназ Камалова булдылар. Туган телебезне саклау юнәлешендә әдәбият һәм сәнгать бүлегендәге эш юнәлешләре турында әңгәмә оештырылды, экскурсия үткәрелде. Аларда “Арча ягы – данлы төбәк” проекты буенча башкарылган хезмәтләр, чыгарылган китаплар һәм радиотапшырулар тупланган диск аеруча кызыксыну уятты. Гөлинә Гыймадова фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына:  “Рухын саклаучы булганда, музей яши. Тарихны берәмтекләп саклавыгыз, яшьләр белән эшләвегез, ачык йөзегез, үз эшегезне яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә!”,– дип үз фикерләрен язды.

                                                                                                Шәфигулла Гарипов

 

Музейда кунаклар бар

 

 

 

6 август көнне музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә Киров өлкәсеннән Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның сеңлесе Хәмидәнең оныкчыгы Маргарита Кононова үзенең әнисе Дания, ире Александр, Арчада яшәүче туганы Әлфия килделәр. Ул безгә үзе язган “Татарская наследница РАСПУСТИВШИЙСЯ ЦВЕТОК” исемле китабын бүләк итте. Анда Гомәр абый Бәширов, аның әти-әнисе, апасы Өммекамал, абыйсы Хәмзә, сеңлесе Хәмидә гаиләләре турында өстәмә мәгълүматлар бирелгән, һәрберсенең шәҗәрәләре төзелгән, фотолары куелган. Маргарита бу китапка урнаштырыр өчен материалларны безнең музейдан да алган иде. Хәмидә апа гаиләсе белән Киров өлкәсендә яшәгән. Маргарита журналист буларак Гомәр Бәширов һәм башка туганнары турында материаллар туплавын дәвам итәчәген белдерде.

                                                                                      Шәфигулла Гарипов

 

Салих Вәлиевнең тууына 120 ел

Салих Вәли улы Вәлиев 1900 елның 26 июнендә Арча районы Казанбаш авылында туган. Ул музыкага  кече яшьтән үк гашыйк була, үзенең туган авылы Казанбашта, күрше авылларда үзешчән сәнгать коллективлары оештырып  йөри.  Салих Вәлиев төрле җаваплы урыннарда эшләгәннән соң 1938 елда  Арча машина -трактор станциясенең директоры итеп билгеләнә. Анда эшләгәндә Салих ага Вәлиев механизаторларда да сәнгатькә мәхәббәт уята. Ул үзешчән сәнгать түгәрәкләренең эшенә зур игътибар биреп, механизаторларның төрле урыннарда чыгышлар ясавын оештыра һәм турыдан-туры үзе дә катнаша.

Бөек Ватан сугышы башлангач аны бронь белән калдыралар. МТС директоры булып эшләгәндә тракторларны тизрәк ремонтларга кирәк була, сугыш вакытының таләпләре бик катгый. Салих абый трактористларга үзе дә булыша, кыш көне трактор  астында карга  ятып ремонт эшләре үткәрәләр. Шул чорда ул үпкәсенә салкын тидерә, һәм 1944 елның апрелендә озак авыру сәбәпле эштән азат ителә. Авырып ятканда башына төрле уйлар килә һәм ул бер иске гармунны кулына алып сүтеп, төзелешен өйрәнеп, яңадан җыя. Гаиләдә дүрт бала, яшәү өчен тырышырга кирәк, тормышының иң авыр вакытында гармуннар ясау һәм төзәтү эшен үзләштерә. Акрынлап Салих абый үзе, кызы Лена, сугыштан кайткан улы Равил һәм килене Фәһимә катнашында өйдә гаилә ансамбле оештыралар. Арча клубында һәм башка урыннарда Салих абыйның үзе ясаган гармуннары белән чыгыш ясап, аларның гаилә ансамбле халык арасында танылу ала. Кайбер чыгышларда оныгы Гөлчирә дә урындыкка басып Салих абый белән бергә чыгышлар ясый. Ул һәрбер оныгына кечкенә гармун ясап бирә һәм өйрәнергә куша, шулай итеп Гөлчирә, Фәридә, Мөршидә, Рафаэль төрле елларда гаилә ансамблен тулыландыра. Ә Салих абыйның Баку шәһәрендә гомер иткән кызы Зоя да музыкага сәләтле булган, Арча педагогия училищесында укыганда мандолинада бик оста уйнаган. Гаиләнең девизы булып: ”Күңелеңдә көй булса, бармаклар гармунның кирәкле телләрен, төймәләрен үзе таба!”,– дигән әйтем тора.  Аларның һәрберсе бүгенге көндә дә сәхнәдә…

Татарстан күләмендә беренчеләрдән булып танылган гаилә ансамблен 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаштыралар. Ул көннәр турында Лена апа искә төшереп: ” Минем ул вакытта алты айлык улым Рөстәм бар, бара алмыйм дигәч,бала карарга әниегезне алып барасыз, диделәр. Дөрестән дә, әнием Язилә бала карарга барды. Ул вакытта Арча һәм Әтнә районнарыннан тупланган үзешчәннәр арасында безнең гаилә ансамбле дә бар иде. Казанда безне бер ай дәвамында әзерләделәр, сәхнә костюмнары тектерделәр, көнгә берничә тапкыр репетицияләр үткәрелде. Казаннан тулы поезд составы белән Мәскәүгә бардык һәм ун көн дәвамында илебез башкаласының төрле урыннарында чыгышлар ясадык. “Су юлы”, “Әнисә”, “Рәйхан”, “Шомыртым” һәм башка көйләрне башкарганыбыз хәтердә, Мәскәү тамашачысы безне бик яратып, алкышлап кабул итте. Ул вакыттагы уңышларыбыз өчен үзен аямыйча мәдәниятка хезмәт иткән, безне өйрәтеп шундый югары дәрәҗәдә чыгыш ясавыбызны оештырган  әтиебез белән чиксез горурландык. Казанга кайткач та безне җибәрмәделәр, төрле хезмәт коллективлары алдында ун көн дәвамында чыгышлар ясаттылар. Арча эшчеләр бистәсендә оешкан гаилә ансамбленең Мәскәүдә чыгыш ясавы районыбыз халкы өчен дә куанычлы вакыйга булды,”– дип сөйләде.

Мәскәүдә булу Салих абыйны тагын да дәртләндереп, канатландырып җибәрә. Ул унике кешедән торган гармунчылар ансамбле оештыра, аңа гармунда оста уйнаучы эшчеләрне, хезмәткәрләрне һәм үзе кебек лаеклы ялдагыларны тарта. Күп төрле һөнәр ияләрен берләштергән ансамбльдә Гадел Галимҗанов, Гыйльмулла Шәймуллин, Абдулла һәм Равил Вәлиевләр, Дәүли Әхмәтҗанов, Хәким Хәмидуллин, Фарил Заһидуллин, Әгъләм Гафаров, Дәүли Әхмәтҗанов һәм башкалар була. Салих Вәлиев ансамбльнең осталыгын тагын да үстерү, гармуннарны тагын да камильләштереп ясау буенча даими шөгыльләнә. Аңа ярдәмгә Казаннан танылган иҗат әһелләре Заһид Хәбибуллин, Арслан Батыршин, Ифрат Хисамов, Аллаһияр Вәлиуллин һәм башкалар кайталар. Бу инде үзе үк ансамбльнең нинди югарылыкка күтәрелүен күрсәтә. Салих Вәлиев ансамбль белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр җитәкчелеек итә, аның бөтен тырышлыгы шул ансамбльдә тупланып, моңнары мәңгелек истәлек булып кала. Замандашлары Салих ага турында:”Гармун серләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче талантлы музыкант иде!”,– дип искә алалар.

Салих абый ясаган гармуннар арасында тальян гына тугел, зур баяннан алып шырпы тартмасыдай гармуннар була. Ул үзенең буш вакытын концерт гармуннары ясауга багышлый. Булачак килене Фәһимә апа:” Сугыш елларында мин тракторда эшләдем. Салих абзый үзе ясаган гармуннарны беренче булып миңа уйнап күрсәтә иде. “Син тавышларны дөрес аерасың”,- ди торган иде ул. Улы Равил сугыштан кайткач, мине аңа димләүче дә ул булды. Олы кызыбыз Фәридә, аннан Мөршидә, аннан Гөлчирә, аннан соң улыбыз Рафаэль туды. Әнә шулай итеп безнең музыкаль гаиләбез елдан ел ишәя барды”,– дип сөйләгән булган.

Салих абый вафат булгач, ул ясаган концерт гармуннарын тормыш иптәше Язилә апа район мәдәният йортына бүләк иткән. Бүгенге көндә Салих абый Вәлиев ясаган кечкенә гармун, ул кулланган инструментлар, гармун ясау элементлары безнең музейда куелган экспозициядә дә саклана. Татарстан телевидениесенең ТНВ каналында бара торган “Җырлыйк әле!” тапшыруында җавап биргәндә кечкенә гармуннан файдаланалар, ул да Салих абый ясаган гармун. Аның бер кечкенә гармуны, ул аны 1952 елда баҗасы Гыйлаҗ абыйга бүләк иткән була, Сахалин, Камчатка төбәкләрендә озак еллар татар көйләрен уйнаганнан соң Күпербашка әйләнеп кайта һәм бу гармун бүгенге көндә дә кулланылышта. Ә андый гармуннар Салих абый тарафыннан бик күп ясалган һәм бүләк ителгән. Шул гармуннар белән Салих абый җитәкләгән ансамбль 1962 елда  Мәскәүдә СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә иҗат отчеты концертында чыгыш ясый һәм зур уңышларга ирешә.

Озак еллар авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән Римма Салих кызы: “Минем хәтеремдә әтинең зур тырышлык куеп бер — берсенә ошамаган гармуннар ясавы. Казанга барып базардан гармун ясау өчен кирәкле әйберләрне алып кайтыр иде, әни дә аның бу шөгыленә каршы килмәде. Ул бик тә пөхтә, һәр эшне җиренә җиткереп башкара, безгә дә бик игътибарлы булды. Иң авыр елларда гаилә ансамблен оештырып әти күпләргә үрнәк күрсәтте, еллар үткәч ул гармунчылар ансамбленә әйләнде. Әйе, әтием Салих сәнгать өлкәсенә үзеннән зур өлеш кертте, 1966 елда аңа ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирделәр. Аны бөтен кеше гармунчы Салих дип зурлап хөрмәтләде. Музейга килгән саен аның фотоларын, кечкенә гармунын, эш коралларын күреп, әтиемне искә төшерәм һәм күңелемдә булган истәлекләрне яңартам.

Тагы шуны да әйтәсем килә, әти бик күп газета-журналларга языла иде. Аларны укып, яңалыклар белән кызыксынып барды һәм безне дә, оныкларын да шуңа өйрәтте”, – дип үз фикерләрен җиткерде.

Салих Вәлиев районның мәдәният тарихына үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы, оста гармунчы, район мәдәният йортының гаилә һәм гармунчылар ансамбльләрен оештыручы һәм 1957 елда Мәскәү шәһәрендә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына Арча район мәдәният йортының “Гаилә гармунчылар ансамбле”н алып барган шәхес буларак кереп калды.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

1 июнь – балачак иле бәйрәме

                                                                      Балачак, балачак!

                                                                      Син шундый гүзәл чак!

                                                                      Үскәч тә күңелдә,

                                                                      Хәтердә калыр чак!

  Факия Шәрәфетдинова

       Җәйнең беренче көне –  балачак иленең иң матур бәйрәме. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә, аны бик күп илләрдә зурлап үткәрәләр.Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең  алдагы өметебез, шулай ук  илебезнең  дә  киләчәге.  Гаиләне сөендереп һәм бәхетле итеп дөньяга килгән һәр бала әти-әнисенең  сөюен, ихлас яратуын, ярдәмен тоеп, туганнарының әйбәт мөнәсәбәтен һәм игътибарын  күреп үсәргә хокуклы һәм тиеш. Без барыбыз да балаларыбыз хакына яшибез, аларны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтеп үстерү изге бурычыбыз булып тора.  Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмыйлар.Балаңның елмаюын һәм шатлык тулы күзләрен күрү, аның уңышка ирешүен ишетү, киләчәк хыяллары турында фикерләрен тыңлау һәм киңәшләребезне бирү… Әти-әни өчен моннан да куанычлы,  шул ук вакытта җаваплы да тормыш мизгелләре бар микән.

Балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү өчен районыбызда уңай шартлар тудырылган, заманча төзелгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр ныклы белем һәм тәрбия бирә, ә сәнгать мәктәбе, укучылар йорты, төрле спорт оешмалары һәр баланың сәләтен үстерергә, тормышка әзерләргә ярдәм итәләр.  Билгеле, соңгы вакытта аларның да эш алымнары бераз үзгәрде,  ләкин шулай да балалар белән элемтәләрен өзмәделәр, яңалыклар кертеп эшлиләр, балаларның җәйге ялын кызыклы итеп оештыру өчен бергәләп эш алып баралар. Балаларның һәркайсы яңа уку елы башланганчы сәламәтлекләрен ныгытсын , белем үрләрен яулауны дәвам итәр  өчен көч тупласын, үзе теләгәнчә рәхәтләнеп  ял итсен иде.

Киләчәктә балаларның ышанычын югалтмыйча , аларны тагын да бәхетлерәк итәргә тырышыйк. Һәр бала тигез гаиләдә әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар , кайгырту һәм ярату булсын. Узган еллардагы кебек бу бәйрәмне бергә җыйнап оештыра алмыйлар, ләкин гаиләдә кызыклы итеп, истә калырлык итеп үткәрү мөмкинлекләре күп, әти-әниләрнең теләген Һәм  иҗатын гына бәйрәмне үткәрүгә юнәлтергә кирәк.Балаларыбыз бәхетле булсын өчен  аларны тыңлый һәм аңлый белергә, аралашырга вакыт табарга, кирәк вакытта ярдәм итәргә, ә иң мөһиме балаларыбызның үзебез өчен кирәк булуларын  онытмасак иде.

Балаларны яклау көне һәркем өчен дә истәлекле бәйрәм. Балачак илендә һәрберебез булып алдык, онытылмаслык вакыйгаларны  хәтерләребездә яңартырга гына кирәк, ә алар бик күп. Әйдәгез әле,  1 июнь көнендә балаларыбыз һәм оныкларыбызны көтелмәгән шатлыклар белән куандырыйк, озак еллар онытылмаслык мизгелләр бүләк итик.

                                           “Казан арты” тарих-этнография музее

                                          директоры урынбасары

Шәфигулла Гарипов

 

Кыңгыраулы мәктәп еллары…

Көтә безне киләчәктә

Олы тормыш юллары.

Иң бәхетле еллар булып

 Калыр мәктәп еллары.

  Галиәхмәт Шаһи

 

Шушмабаш урта  мәктәбендә эшләгән еллардагы бу фотоны күргәч, 25 май көнендә уздырыла торган соңгы кыңгырау бәйрәме күз алдына килде. Ул вакытта һәр елны 170 шәр укучы унынынчы сыйныфны тәмамлый иде.Башка укучылар чәчәк бәйләмнәре, шарлар тотып тере коридор булып тезелеп басалар , ә чыгарылыш сыйныф  кызлары һәм егетләре мәктәптән башлап мәдәният йортына кадәр горур кыяфәт белән, бездән үрнәк алыгыз дип горурланып шуннан үтәләр. Бу бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыела , кемдер мәктәп елларын, бергә укыган классташларын, үзләрен укыткан укытучыларын искә төшерә, гомүмән мәктәп белән саубуллашу бәйрәме күңелле дә, тантаналы да, истә калырлык та һәм, билгеле инде , күз яшьләренә дә бай була иде…

Без дә шушмабаш мәктәбен 1970 елда, ягни 50 ел элек тәмамлаган идек, ТАССР ның төзелүенә 50 ел булган көннәрдә безнең өчен дә Шушмабаш мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады.Укытучыларыбыз биргән тирән белем һәм ныклы тәрбия тормышта югалып калмаска ярдәм итте, һәркайсыбыз олы тормышта үз юлыннан барып,  тырышып  хезмәт итеп яшәде.

Быел мәктәпләр башкарак режим белән эшләсәләр дә, мәктәпне тәмамлачылар өчен бу бәйрәм төрле формаларда үткәрелеп истә калачак. Аларны һәрдәрескә дәшеп, аннан тәнәфескә чакырып бик тапкырлар яңгыраган  кыңгырау тавышларыннан үзгә булган соңгы кыңгырау тавышы укыган мәктәпләрен, укытучыларын искә төшереп торачак. Иң бәхетле булган мәктәп елларыннан соң аларның һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, бәхетле  булып яшәсеннәр.

           “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары  Шәфигулла Гарипов

Җитмеш төрле һөнәр иясе Сәет Шәрәфи

 

Районыбыз халкы “Арча хәбәрләре”, “Чаян” һәм башка юмористик журналларда үзенең язылышы һәм эчтәлеге белән аерылып торган мәкаләләре, хикәяләре, юморескалары белән яхшы таныш булган Сәет Шәйхи улы Шәрәфиевне яхшы хәтерли. Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Сәет абыйның тормыш иптәше Диләрә ападан аның тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы материаллар алдык.

Сәет абый үзе турындагы истәлекләрендә: “Мәрхүмә әнием сөйләве буенча, мин Донбасстагы Хәлхәү дигән посёлокта туганмын. Әмма, мине анда Загста теркәмәгәннәр, туу турында таныклык та алмаганнар. Әтием Шәйхи, шахта эшен ташлап, туган авылына – Сеҗегә мине юрганга төреп алып кайткан. Монда да мине кешегә санамыйча, бәлки яшәмәс дип, теркәп тормаганнар. Әтием сугышка киткәч, дүрт бала өстерәп әниебез Арчага күчеп килә, кечкенә генә бер йорт шикелле нәрсәне 140 мең сумга сатып ала. Менә шул вакытта гына минем кирәгем чыга, һәм мине 1934 елда, 18 сентябрьдә туган дип, Арча Загсында теркәп, яңаәлифчә язылган туу турында таныклык язалар. Сугыш еллары чорындагы балачак хатирәләре һәркемнеке кебек инде, ачлык , ялангачлык…

Арча җидееллык мәктәбен тәмамлагач, педагогия училищесына укырга кердем. 1953 елда инде беренче мәртәбә мәктәпкә укытырга барасы көндә военкомат шалт итеп Армиягә озатты. Педучилищеда укыганда мин парашют спорты белән шөгыльләнә башлаган идем. 92 мәртәбә сикереп, икенче разряд нормативын үтәгән булганга, әлбәттә һава десанты гаскәрләренә эләктем. Ике ай гына Тула шәһәрендә хезмәт иткәч, үз теләгем белән, үтенечем буенча Мәскәүгә хәрби элемтә училищесына күчерделәр. Менә шушы училищеда минем табигый сәләтем ачылды. Мин аны тырышканлык та, талант та дип атамыйм, минемчә чын табигый сәләтлек. Башка курсантлар ике ел буена да өченче, икенче класслы специалист булу өчен җиде кат тир түксәләр, мин, һичтә мактануым түгел, ярты ел эчендә беренче класслы радиотелеграфист булдым, гомүмән барысы да җиңел, уңышлы үзләштерелде. Парашют белән сирәк-мирәк сикергәләп беренче разрядны да алдым. Алдагы

хезмәтем Мәскәүдә, һава десанты гаскәрләренең Управлениесендә башланды. Билгеле инде, командующийга мондый сәләтле бәндәнең үз янында булуы хәерле, чөнки мин инде бу вакытка ике мәртәбә чемпион дигән кушамат яулаган идем: беренчесе Мәскәү хәрби округ, икенчесе – ВДВ буенча. Аннан соңгы эш урыннарымда никадәр генә дә авыр булуга карамастан спортны ташламадым. Радиотелеграфия буенча СССР чемпионатында дүрт тапкыр, парашютизм буенча ничә тапкыр икәнен хәтерләмим, ә менә дөнья чемпионатында ике тапкыр катнашырга туры килде”,– дип яза.

Сәет абый беренче шигырьләрен, юморескаларын мәктәптә укыганда ук яза башлый. Ул Донбасста яшәгәндә рус телендә дә яза, бик еш булмаса да “Горняк”, “Во славу Родины”, “Социалистик Донбасс” газеталарында шахтёрларга багышланган шигырьләре басыла, ә Мәскәүдә торганда “Московский комсомолец”, “Учительская газета”, “Труд” газеталары белән тыгыз элемтәдә була. Арчага кайткач район газетасында шигырьләре, юморескалары, мәкаләләре даими басылып килә.

Балачагым узды су буенда-

Казлар саклап төлке-бүредән.

Ә кичләрен әрбагыйлар укып,

Шагыйрьлегем шул чак бөрелгән.

Сеҗе болынында кузгалаклар,

Кирәмәттә — җиләк ашадым.

Абыйларның уку китапларын

Дүрт яшемдә укый башладым.

Өчпочмаклы хатлар укытырга

Карт-карчыклар миңа киләйде;

Шатлыклы хәбәрләр укысам

Миңа ипи-шикәр бирәйде.

Матур итеп гармун уйный идем

Кичке офыкларны озатып.

Шопен кебек бик тә шаян идем-

Чәч үстердем шуңа ошатып.

Ярата идем песи балаларын;

Олыларның сүзен үтәдем.

Такташ кебек мин дә усал идем-

Тик ,“разбойник” булып үсмәдем.

Бик күп һөнәрләргә ия булган һәм иҗат итәргә дә вакыт тапкан , озак вакытлар Арча шәһәрендә яшәгән Сәет Шәрәфи турында 2010 елда “Чаян” журналының махсус хәбәрчесе Ринат Абзалов “Сәет абый курайлары” дип исемләнгән мәкалә язган. Бу мәкаләдә: “Билләһи дим, күзләреннән дәрт һәм очкын бәреп торган Сәет абыйга берничек тә җитмеш алты яшь биреп булмый. Үткер акыллы, җор телле абзый салмак кына, төпләп, үзе турында сөйли; гомерендә кичергән төрле күңелле вакыйгаларны искә ала, шунда үзе дә чын күңеленнән көлеп-көлеп куйгалый. Көлмәслек тә түгел бит: менә ул офицерларның хәрби өйрәнүләре вакытында Советлар Союзы Герое Каманин белән телгә килеп ала; яисә ашханәдә күрше өстәлдә утырган Гагаринның бик үк тыйнак булмаган анекдотларын тыңлый. Ә менә ул Донбасс шахталарында эшләгән чакта атаклы Стахановның үзе белән чүт якалашып китми…

Арча сәнгать мәктәбенең иң аулак бер почмагында агачтан уеп “Настройщик Сәет Шәрәфи” дип язылган ишектән кергәч, үзеңне башка дөньяга эләккән күк тоясың. Монда аның оста куллары белән ясалган читек тегү өчен формалар, көйләргә дип китерелгән гармуннар, мандолина, скрипкалар…Ә күптән түгел Сәет абыйга 1713 елда эшләнгән Страдивари скрипкасын алып килгәннәр. Тирә-юньгә даның таралган икән – берни дә эшләп булмый: көйләп бирергә туры килә!

Иҗат дип аталган арбага бер җигелгәнсең икән, аның йөген үлчәп тормыйсың бит. Ул инде озак еллар буе безнең журналга үзенең шаян хикәяләрен, шигырьләрен җибәреп тора. Үзе “Чаян”ны соңгы битенә кадәр укып чыга – хәтта бу юлларның авторы төзегән башваткычларга җаваплар җибәрергә дә вакыт таба.

Саубуллашырга вакыт җиткәч, “Синең өчен атап ясадым”,- дип, кулыма төрле тавышлы өч курай тоттырды. Рәхмәт әйтеп, алдым, билгеле. Һәм уйлап куйдым: яныбызда мондый Сәет абыйлар булганда яшәргә була әле”, – дип якташыбыз турында горурланып яза Ринат Абзалов.

Әйе, дөрестән дә Сәет абый Шәрәфиев газета-журналларга бик күп мәкаләләр язды, шул ук вакытта 30 елдан артык район судында халык утырышчысы булды,, укучылар сарае каршында оештырылган фото, радио, юннатлар, “Яшь әдәбиятчылар” дип аталган яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәкләрен җитәкләде.

Сәет Шәрәфиев : “Мин физик хезмәтне яратып башкарам, сүз дә юк. Әмма үземне иҗат кешеседер дип уйлыйм, чөнки иҗади хезмәтнең һәр төре минем өчен тормыш чыганагы, миңа көч, дәрт бирә”, – дип язган.

Сәет абый Шәрәфиев 2012 елның 25 августында вафат булды. Без ул язган материалларны туплауны һәм өйрәнүне дәвам итәбез. Китап итеп чыгарырлык язмаларын тупладык инде. Тагын шунысы кызыклы, мәктәптән башлап Сәет абый кайда гына укымаган, нинди генә курслар тәмамламаган, ә аның документларында бары тик “5”ле билгеләр генә куелган. Якташыбызның хезмәтләре дә иҗаты да онытылмасын иде, аның “Рәхимле бул” шигыре һәркемне уйланырга мәҗбүр итәр, бу көннәрдә бераз гына күңеле төшкәннәргә яшәү көче өстәр.

Аһ син , яшьлек! Гүя яшьнәп үттең,

Артта калды шатлык-кайгылар.

Тәүге сөю, бергә тормыш кору –

Истәлектә генә калдылар.

Узды яшьлек дәртле кичләр белән,

Чабатадан очкын очыртып.

Кырык ямау салган ыштаннарны

Хәтер сандыгына салдырып.

Менә картлык, син дә килеп җиттең,

Канатларның алып җегәрен.

Тик шулай да зурлап кабул итик

Язмышларның безгә биргәнен.

Килдең икән, ярый. Рәхимле бул,

Кайгы-хәсрәт кертмә өйләргә.

Өстәл тулы, тормыш тыныч булсын,

Бәхет белән язсын яшәргә.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика