Татар намазлыгы: хәтер җепләре

Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда күңелебезгә бик якын вакыйга булды — «Татар намазлыгы: хәтер җепләре» исемле уникаль күргәзмәнең ачылышында катнаштык.

Экспозициядә XIX гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәр ясалган 50гә якын намазлык урын алган. Һәрберсе — чын сәнгать әсәре. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән — Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башкалардан, шулай ук күршебез Казахстаннан җыелган. Бу экспонатлар аша без татар халкының рухи тормышындагы күптөрлелекне һәм осталык традицияләренең дәвамлылыгын күрәбез.

Күргәзмәнең иң зур горурлыгы — безнең музеебыз фондында саклана торган камыш намазлык.
🕌 Аның үзенчәлеге шунда: намазлык өслегенә уникаль техника белән нәфис итеп миһраб (мәчетнең кыйбла ягындагы уентык) рәсеме дә төшерелгән. Бу — останың тирән белеме һәм илаһилыкка омтылышы турында сөйли.

Намазлык — ул бары гыйбадәт урыны гына түгел. Ул — гаилә ядкәре, буыннардан буынга күчә торган хәтер җебе, җылы кулларның тылсымлы кагылышы. ⚜️ Һәр бизәк, һәр җөй — бу тарихның бер өлеше. ️

Казан Кремлендәге (Кол Шәриф мәчете) күргәзмәгә килергә, бу матурлыкны үз күзләрегез белән күрергә һәм туган мәдәниятебезнең байлыгын тоярга чакырабыз!

#АрскКультура #КазанАртыМузее #МузейФонды
#ИсламМәдәниятеМузее #КазанКремле #ТатарНамазлыгы #МиллиМирас #ХәтерҖепләре

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика