«ТатарАрчаҖәй» бездә кунакта
Бүген безнең музеебызда илебезнең төрле почмакларыннан килгән егетләр һәм кызлар җыелды — “ТатАрчаҖәй” дип исемләнгән белем бирү лагеренең 4 нче төркеме килде.
🔸Музейда балалар Арча тарихы белән таныштылар, ә аннары «Татар орнаментында лалә чәчәге» дип исемләнгән осталык дәресләрендә катнаштылар.
🔸Остазлар җитәкчелегендә балалар үз куллары белән уникаль брелоклар ясадылар.
🔸Удмуртия, Ырынбур якларыннан килгән яшь осталар кулында төсле күн кисәкләре нәфис бизәкләргә әверелде.













































