Татарстанга 100, Әлифбага 55 яшь

Халкыбыз быел  Татарстанның  100  еллыгын  бәйрәм  итәргә  җыена.  Мәшһүр  Әлифбага быел  55 яшь! Бу  ике  дата  бик  нык  бәйле:  республикабыз  булмаса,  безнең  әлифбабыз  да  булмас  иде.

1965 елда  басылып  чыга  Сәләй Вагыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитованың  өч  еллык  хезмәт  нәтиҗәсе. Бу  әлифба  белән  50  ел дәвамында  нәниләр  хәреф  танырга  өйрәнделәр.  Өч  буынның  дөньяга  күзен  ачкан  әлеге  әлифба  хаклы  рәвештә  үз  урынын  музей  экспозициясендә  тапты.

“Әлифба”  музеена  дөньяның  төрле  почмакларыннан  киләләр.  Финляндия,  Болгария,  Чехия,  Төркия,  Германия,  Франция,  Корея,  Кытай,  Япония,  Македония,  Греция кебек  илләрдән  килделәр.  Узган  ел  Америка  Кушма  Штатларыннан  ике  делегация  булды.  Швециядән  язучы  Алишер  Сарбон  килгән  иде.  Бездә  швед  телендә  әлифба  булмаганын  белгәч,  ул  вәгъдә  итте  һәм   ике  атнадан  Стокгольмнан  кыйммәтле  китап  килеп  тә  җитте.  Көньяк  Кореядән  вәкилләр  килделәр.  Корея  телендә  шулай  ук  әлифба  юк.  Сумкаларыннан чыгарып,  әлифба  бүләк  итеп  киттеләр:  үзләре  белән  үк  булган  икән!

Үзебезнең  Якутиядән  махсус  килделәр.  Сигез  кешедән  торган  делегациянең  дүртесе  фәкать  якут  әлифбасын  безнең  музейга  тапшыру  өчен  килгән.  Арча  педагогия  көллиятенең  актлар  залына   студентларны  җыеп,  үзләренең  әлифбалары  турында,  авторы  турында  сөйләп,  экраннан  презентация  күрсәтеп,  тантаналы  рәвештә  әлифбаларын  музейга  тапшырдылар.

Республика  күләмендә  музеебыз  белән  кызыксыну  зур.  ТНВ ның  “7 көн” редакциясе,  Шаян ТВ  үз  тапшыруларын  эшләделәр. “Ватаным  Татарстан”  газетасында  һәм  “Татарстан”  журналында  күләмле  мәкаләләр  чыкты.

Арча  мәктәпләре  укучылары  музейга  яратып  йөриләр, экскурсиядән  соң  интерактив  уеннар  уйныйлар. Педагогия  көллияте  студентлары  арасында  иң  яхшы  экскурсоводка  конкурс  үткәрелде.

Бүгенге  көндә  “Әлифба”  музеенда  300 гә  якын  әлифба  бар.  Алар  дөньяның  68  телендә.  Сәләй  Вагыйзов  һәм  Рәмзия  Вәлитова  исемнәрен  мәңгеләштерү  максатында  ачылган  “Әлифба”  музее,  яңа  юнәлешләр  ала  барып,  үз  эшчәнлеген  дәвам  итә.

                                                                                                          Дамир  Таҗиев,

                                                                                                         “Әлифба”  музее  җитәкчесе

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика