Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре

Яшь буында туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү — иң мөһим бурычларыбызның берсе. Районыбызда бу юнәлештә бик күп эшләр алып барыла. Төрле кичәләр, осталык дәресләре, күргәзмәләр оештырыла. Күптән түгел “Казан арты” тарих-этнография музее, Арча районы ветераннар советы, инвалидлар, хатын-кызлар оешмасы, Россия пенсионерлар берлеге белән берлектә «Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!» исеме астында бәйге игълан итте. Конкурс нигезендә безнең районда гомер итүче ветераннарыбыз төрле кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Ниләр генә эшләми осталар – тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, үрәләр, курчаклар, агачтан төрле эшләнмәләр ясыйлар. Хезмәтләрнең кайсын гына алсаң да, күз явын алырлык, һәрберсе күңел җылысын биреп эшләнгән.
Бүген музеебызда бәйгегә килгән эшләрдән торучы күргәзмәнең йомгаклау чарасы узды.
Хөрмәтле ветераннарыбыз бүгенге көндә сезнең тормыш тәҗрибәгез безнең өчен – яшь буын өчен бик кадерле. Без сездән һәрвакыт үрнәк алып эшлибез һәм яшибез. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын.

Память предков бережно храним

Воспитание молодёжи в духе патриотизма является одной из основных задач сегодняшнего дня. Существует такое явление, как «проблема четвертого поколения»: потомки, которые не застают в живых свидетелей исторических событий прошлого, теряют связь поколений. Наша задача- не допустить этого. Героями не рождаются, ими становятся. Все начинается с истоков, именно поэтому мы должны чтить и помнить наших предков.

Сегодня в музее прошел историко-патриотический час , организованный совместно с молодежной патриотической организацией «ФОРПОСТ» для студентов Арского агропромышленного профессионального колледжа. Отрадно становится на душе, когда подрастающее поколение не прерывает связь времен! Эстафета мужества продолжается.

Җылы очрашу

Язның иң матур бәйрәме – 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан музеебызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре белән җылы очрашу оештырылды. Махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне саклаучы батыр егетләр үстергән әниләр алдында горурланып баш иябез. Эчтәлекле экскурсия, осталык дәресе, чәй өстәле артында солдатларның көндәлек тормышы, батырлыгы турында әңгәмә һәркемнең күңеленә үтеп керде. Мондый очрашулар тормышны яратырга, аның кадерен белергә өйрәтә.
Олы йөрәкле әниләребезгә күркәм сабырлык, түземлек, сәламәтлек телибез!
Сугышлар бетеп, илләребезгә тынычлык килсен. Ир-егеләребезгә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! Без Сезнең белән горурланабыз!

“Тукайга багышлау” исемле күргәзмә

«Сахралардан исте җилләр,
Ә мин очалмадым.
Күк катыннан килде БӘХЕТ,
ә мин тоталмадым.
Яратканым бер кыз булды,
Ә мин кочалмадым.
Күңелемдә яралды моң,
Тыңлап туялмадым…»

Бу юллар шагыйрь һәм рәссам Хәмит Нәҗип улы Латыйповныкы. Аның иҗатында киң далада искән җилләр дә, хыял канатларында очкан яшьлек тә, күк катындагы бәхет тә, куе карурман эчендәге серлелек, саф һәм тыйнак ярату һәм, әлбәттә, һәр картинасында фәкать шагыйрь-рәссам гына тудыра алырлык сихри моң бар. Ул моңда халкыбызның шанлы тарихы, авыр, сикәлтәле язымышы, куе төсләр белән генә бирелгән матурлык һәм киләчәккә өметне күрәбез.

Бүген музеебызның күргәзмәләр залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйповның “Тукайга багышлау” исемле күргәзмәсе ачылды. Әлеге иҗатта Тукай рухын һәм милли аһәңнәребезне күрерсез.

Күргәзмә белән алдагы ике ай дәвамында танышырга мөмкин. Рәхим итегез!

#КазанАртыМузее #АрскКультура

Тел бистәсе

Бүген музеебызга килгән кунаклар “Тел бистәсе”әдәби-акыл уенында көч сынашты. Әдәбиятыбыз ядкәрләре, “Кызык кадак”, тизәйткечләр әйтү, тел чарлау, фал ачу кебек туган телебезнең байлыгына нигезләнгән күңелле уеннар әлеге бәйгедә катнашучыларның күңеленә хуш килгәндер, мөгаен. Чара вакытында якташ шагыйрьләребезнең иҗаты тупланган “Кадерледән дә кадерле Туган үскән ил генә”исемле җыентык та тәкъдим ителде. Әлеге бәйрәм Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды.
Туган телләребездә сөйләшик һәм аралашыйк, дуслар!

Муса Җәлил туган көн

Муса Җәлил… Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы Герое. Апрель ае Тукай ае булса, февраль аен без Җәлил ае дибез.

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург губерниясе Мостафа авылында туа. Кечкенәдән шагыйрь булу теләге анда бик көчле була. Бик күп сикәлтәле юллар үтеп, Муса белем ала һәм халыкны мәдәнияткә алып чыга. Ул шигырьләр, поэмалар, либретталар иҗат итә, бер-бер артлы китаплары бастырыла.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Муса фашистларга каршы корал һәм каләм белән көрәшен башлый. Аның сугыш тематикасына багышланган

“Дошманга каршы”, “Артиллерист анты” җыентыкларында җырлар, патриотик шигырьләр туплана. Шагыйрьнең һәрбер шигырендә Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, якыннарга карата җылы хисләр чагыла. 1942 елның июлендә авыр яраланган Муса фашистларга әсирлеккә эләгә.

Фашист төрмәсе… Дошман алдында баш имичә, Муса Җәлил якташларын табып, фашистларга каршы үзенең сыналган коралы — каләме белән көрәшүен дәвам итә. Бердәмлек, дуслык җәлилчеләргә көч һәм дәрт өсти. Ләкин фашистлар Җәлилне һәм җәлилчеләрне Герман концлагеренә озаталар.

Моабит төрмәсендә Җәлил якын дустын, балалар язучысын, Абдулла Алишны очрата. Җиңел булмый шагыйрьгә, ул гаиләсен — кечкенә кызчыгы Чулпанны һәм хатыны Әминәне сагына.

1944нче елның 25нче августы 12 сәгать 06 минут… Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнәшев, Сәлим Бохаров… Татар халкының бөек улларын юк итәр өчен, фашистларга бары 30 минут вакыт җитә.

Шагыйрь үлмәде! Аның Туган илгә ике китапчыгы кайта — шагыйрьнең төрле илләргә таныш булган “Моабит дәфтәрләре”. Кызганычка каршы, өченче дәфтәре табылмады.

1956нчы елны Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
#КазанАртыМузее #АрскКультура

Мастер-класс

Вошло в традицию проведение в музее мастер-классов от художника-графика Гаимова Р.Х. Жители района с большим удовольствием посещают данное мероприятие.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее

Кадерледән дә кадерле туган — үскән ил генә

“Казан арты” тарих-этнография музее Арча муниципаль районы Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңү яулады. 2023 елда гамәлгә ашырылган “Туган ягым — яшел бишек ” проектының төп чаралары Арча ягының тарихын һәм әдәби мирасын саклауга багышланды. Проект район мәктәп укучыларына, студентларга, туристларга юнәлтелгән иде. Ә иң мөхтәрәм катнашучылар — ветераннар. Алар район үсешен, тарихны, чын кыйммәтләрне яшьләргә җиткерүче патриотлар. Проект кысаларында тарихи урыннар буенча автоэкскурсияләр, велоэкскурсияләр һәм җәяүле походлар, шулай ук әдәби, тарихи кичәләр, конкурслар үткәрелде. Грантның күләме – 385 000 сум.

Сезнең игътибарга “Туган ягым — яшел бишек” проекты нәтиҗәләрен туплаган “

” исемле альбомны тәкъдим итәбез. Җыентыкта Арча районында туып үскән, бүгенге көндә иҗат итүче шагыйрьләрнең әсәрләре һәм проект кысаларында үткән чаралардан фотолар тупланган.

Арский историко-этнографический музей «Казан арты» совместно с местной общественной организацией Ветеранов (пенсионеров) Арского муниципального района выиграли в конкурсе на предоставление грантов Республики Татарстан на развитие гражданского общества в 2022 г. Основные мероприятия проекта «Я здесь живу и край мне этот дорог» были направлены на сохранение исторической памяти и литературного наследия Арского края. Проект адресован учащимся общеобразовательных учреждений района, студентам, туристам. А самой важной целевой группой являются ветераны. Именно они являются патриотами, посвятившими свою жизнь развитию района и могут донести до молодежи истинные ценности. В рамках проекта были проведены литературные, исторические вечера, конкурсы, автоэкскурсии, велоэкскурсии и пешие походы по историческим местам и музеям. Сумма предоставляемого гранта – 385 000 рублей.

Представляем вашему вниманию альбом об итогах реализации проекта “Я здесь живу и край мне этот дорог”. В сборнике представлены произведения современных поэтов — жителей и выходцев из Арского района, а также фотография мероприятий проекта.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее #СоветВетерановАрскогоРайона
#РРЦпоподдержкеСонко

Ленинград блокадасы

Ленинград блокадасы тарих битләренә Бөек Ватан сугышының иң куркыныч, кара көннәре булып кереп калган. Бу елны Ленинградны тулысынча азат итүгә 80 ел тулды. Нинди генә авырлыклар, ачлык-ялангачлык булмасын, халык җиңүгә булган ышанычын, тыныч көннәр киләсенә өмет итеп яши.
Музеебызда шул уңайдан, Форпост активистлары белән берлектә “Лениград блокадасы” исемле хәтер кичәсе үткәрелде. Кичәдә Ленинград блокадасында катнашучы якташларыбыз, Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турында мәгълүмат бирелде. Кичәдә катнашучы һәркем Ленинград халкының ниләр кичергәнлеге турында тетрәнеп тыңладылар .

Мастер-класс

На мастер-классе по созданию глиняных изделий студенты Арского агропромышленного профессионального колледжа научились работать с пластами из глины, получили массу удовольствия и новый опыт.
#АрскКультура#КазанАртыМузее
#ПрезидентскийФондКультурныхИнициатив

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика