Бүгенге көндә иҗат итүче якташ әдипләр

Мәрзия Фәйзуллина
Балалар язучысы, шагыйрә, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Мәрзия Фәйзуллина 1930 елның 11 июнендә Шушмабаш авылында туган. Ул быел үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, Шушмабаш мәктәбендә,“Казан арты” тарих-этнография музеенда очрашуларда булды. Мәрзия Фәйзуллинаның “Салават күпере”, “Чәчәкләр сәгате”, “Ике көрәк!, “Гөлнар мәктәпкә бара!, “Энҗе чәчәк”, “Чиккән яулык”, “Сугыш юлларының тузаны”, “Гаилә әлифбасы” һәм башка шигырь һәм поэмалары тупланган китапларын бүген дә яратып укыйлар. Ул Казан шәһәрендә яши, районыбыз белән тыгыз элемтәдә тора.

Хәнәфи Бәдигый
Галим-педагог, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь,журналист, җырлар авторы, Россия(2002) һәм Татарстан(2006) Язучылар берлеге әгъзасы якташыбыз Хәнәфи Габделбәр улы Бадыйков 1941 елның 13 гыйнварында районыбызның Мөрәле авылында туган. Мөрәле башлангыч, Сеҗе урта мәктәпләрен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук шөгыльләнә. Хәнәфи Бәдигыйның шигырьләре, поэмалары, очерк-хикәяләре тупланган “Абага чәчәге”, “Күңел ялкыны”, “Яшел чирәм”, “Тормыш фасыллары”, “Туган җир кешесе” дип исемләнгән китаплары дөнья күрде. Ул бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

Рәфикъ Юныс
Шагыйрь, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рәфикъ Юныс улы Юнысов 1943 елның 1 мартында Кәче авылында туган. Кәче җидееллык, Арча урта мәктәпләрен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Яшьтән үк шигырьләр яза. Рәфикъ Юнысның “Вакыт чылбыры”, “Җирдә яшим”, “Учтагы песнәк”, “Сүнгән яшен”, “Син һәм мин” шигъри җыентыклары һәм “Татарстан Референдумы”, “Татар гаме” китаплары басылып чыкты. Ул “Казан утлары” журналында эшли, Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә.

Галиәхмәт Шаһи
Шагыйрь, бик күп җырлар авторы, педагог, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Галиәхмәт Шыһиәхмәт улы Шаһиәхмәтов 1949 елның 24 августында Шура авылында туган. Ул Шура сигезьеллык мәктәбен, Йошкар Ола шәһәрендә техникум, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Галиәхмәт Шаһинең шигырьләре тупланган “Кояшлы юл”, “Мәхәббәт елгасы”, “Кулым җылысы”, “Моңлы китап”, “Ай ташы”, “Әүлия чишмәсе”, “Канатлы еллар”, “Сандугач кайткан таллыкка”, “Тарту көче”, “Уч төбендә кояш”, “Сөю бакчасы”, “Кышкы роза” дип исемләнгән китаплары бар.

Рифат Җамал
Шагыйрь, җырлар авторы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рифат Җамалетдин улы Корбанов 1951 елның 1 октябрендә Мирҗәм авылында туган. Мирҗәм башлангыч, Носы сигезьеллык, Балтач урта мәктәбен, Казан ветеринария институтын тәмамлый. Ул кечкенәдән шигъри җанлы булып үсә. Рифат Җамалның шигырьләре тупланган “Күңел сүрәләре”,“Ташка үскән чәчәкләр”, “Өзгәләнмә, күңел…”, “Янсын йөрәк, дөрләп…” дип аталган китаплары дөнья күрде.

Наил Касыйм
Шагыйрь, бик күп җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Наил Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында Ашытбаш авылында туган. Ашытбаш сигезьеллык, Яңа Кырлай урта мәктәпләрен, Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлый. Ул мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Наил Касыймның шигырьләре һәм популяр җырлары тупланган “Су буенда учак яна”, “Күңелем каршыңда тезләнде…”, “ Күңелем кояшы” дип исемләнгән китаплары басылып чыкты.

Гүзәл Әдһәм
Язучы, педагог, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гүзәл Әдһәм кызы Шакирова 1957 елның 9 мартында Наласа авылында туган. Наласа сигезьеллык, Арча педагогия училищесы, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Мәктәп елларында ук газеталарга мәкаләләр һәм хикәяләр яза башлый. Гүзәл Әдһәмнең хикәяләре һәм повестьлары тупланган “Наласа авылы көе”, “Асылмалы күпер” китаплары дөнья күрде. Бүгенге көндә ул Казан шәһәрендә иҗади эш белән шөгыльләнә.

Вакыйф Нуриев
Язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Вакыйф Вәкил улы Нуриев 1958 елның 17 августында Сеҗе авылында туган. Сеҗе урта мәктәбен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Вакыйф Нуриевның хикәяләре, повестьлары тупланган “Бүре кадәр бүрек”, Җәйгә кайда рәхәт?”, “Ана догасы”, “Җиденче палата” исемле китаплары басылып чыкты. Ул бүгенге көндә “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе булып эшли, Казан шәһәрендә яшәп иҗатын дәвам итә.

Гафур Каюмов
Драматург, артист, режиссёр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гафур Шәкүр улы Каюмов 1959 елның 2 мартында Яңа Сәрдә авылында туган. Яңа Сәрдә башлангыч, Шура сигезьеллык, Яңа Кенәр урта мәктәпләрен, Казан театр училищесын тәмамлый. Гафур Каюмовның пъесалары тупланган “Упкын өстендә уен”, “Ул” дип исемләнгән китаплары басылды. Аның пъесалары Татарстан һәм Башкортстан театрларында зур уңыш белән бара. Ул бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай клубын җитәкли һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. Казан шәһәрендә яшәп иҗатын дәвам итә.

Сания Әхмәтҗанова
Шагыйрә, бик күп җырлар авторы, педагог, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Курса Почмак авылында туган. Курса Почмак сигезьеллык мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Күңелендә гомер буе шигырь уты йөрткән Сания Әхмәтҗанованың шигырьләре тупланган “Оч иреккә, җырым”, “Пар алма”, “Гәрәбә” исемле китаплары дөнья күрде. Сания Әхмәтҗанова Казан шәһәрендә яшәп иҗатын дәвам итә, “Мәгариф” журналында җаваплы сәркатип вазифасын башкара.

Рөстәм Галиуллин
Журналист, язучы, Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 ноябрендә Наласа авылында туган. Наласа урта мәктәбен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Кечкенәдән балалар өчен мавыктыргыч һәм шаян хикәяләр, мәкаләләр яза башлый. Аның “Гипнозчы малай”, “Юлларда җил ак иде…”, “Одиночество” дип аталган китаплары басылып чыкты. Рөстәм Галиуллин бүгенге көндә Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гыйльми сәркатип вазыйфасын башкара, Казан шәһәрендә яшәп иҗатын дәвам итә.

Равил Вәлиев
Язучы һәм публицист, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында Яңа Кенәр авылында туган. Яңа Кенәр урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетын тәмамлый.Равил Вәлинең очерклар, хикәяләр, документаль һәм тарихи повестьлар тупланган “Яшьлегем – Чаллы”, “Шәһәр булсын бүләгем”, “Таяну ноктасы”, “Көчле агым”, “Мәңгелек ут җылысы”, “Җөй”, “Олуг хан ярлыгы” дип исемләнгән китаплары бар. Хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши.

Илсур Хөснетдинов
Шагыйрь,  күп җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, ИлсурГайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә Сикертән авылындf туган. Сикертән җидееллык мәктәбен, Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый. Илсур Хөснетдинов популяр җыр текстлары авторы, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор, аларны үзе башкаручы җырчы булып та таныла һәм ул аларны туплап “Бәхет дагасы” дигән китап чыгарды. Хәзер ул Казан шәһәрендә яши.

Чулпан Зариф
Шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Татарстан һәм Эгей Язучылар берлеге әгъзасы Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин 1969 елның 25 апрелендә Субаш Аты авылында туган. Арчаның беренче мәктәбен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Татар, рус, төрек телләрендә язучы Чулпан Зарифның шигырьләре тупланган “Кояшка юл тота кәрваным”, “Апельсиновая осень”, Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан…”, “Татар төркиләренең гореф-гадәтләре” китаплары дөнья күрде. Чулпан Зариф Төркиянең Карс шәһәре университетында славян телләре һәм әдәбиятлары бүлеген җитәкли, студентларга белем бирә һәм иҗатын дәвам итә.

Рәис Сафин
Шагыйрь, публицист Рәис Абдулла улы Сафин 1935 елның 5 январенда Субаш Аты авылында туган. Рәис Сафинның шигырьләре,поэмалары, хикәя һәм повестьлары тупланган “Бер мәхәббәт тарихы”, “Бабайлар чуагы”, “Көзге аҗаган”, “Памир”, “Акылга мәдхия”, “Бер яшьлектә, бер картлыкта”,”Йөрәк парчалары”, “Мөстәкыйльлек өчен көрәш” китаплары басылып чыкты. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши, актив иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Наил Минһаҗев
1954 елның 19 нчы ноябрендә Югары Масра авылында туган. Җырчы-шагыйрь, Казан шәһәрендә яши.

Булат Сәләхов
1952 елның 21 мартында Алан авылында туган. Драматург, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2012), Татарстанның халык артисты (2009), Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Чаллы шәһәрендә яши.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика