Туган як җырчысы (Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь)

Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында.
Арча ягы бигрәк матур
Кош сайраган чагында.

Бу шигырь юллары бөтен татар халкы яратып тыңлый торган “Арча” җырыннан. Ә инде “Арча” җырына килсәк, Шамил абый кебек бу җырны әле беркемнең дә башкарганы юк. Арча шәһәрендә һәм авылларыбызда уздырыла торган чараларда, сабантуйларда, чит төбәкләрдә үткәрелә торган очрашулар вакытында “Арча” җыры башкарыла һәм аны һәркем үз итеп, яратып тыңлый. Шамил Сабир улының ягымлы, үзенчәлекле, көчле, аһәңле тавышы беркемне дә битараф калдырмый. Шамил абый үзе: “1989 елның ноябрь аенда “Арча” җырын Татарстан радиосына яздырткан идем һәм ул әле дә бик еш яңгырый. Шушы җыр аша мин туган ягыма сәлам җибәреп торам кебек һәм татар халык җыры буларак анда районыбызның тырыш халкына булган хөрмәт һәм горурлык хисләре чагыла”.

Бүген, 7 март көнне, милли җанлы, данлы Арча якларында туып-үскән, татар милләтенең бөтен моңын үз эченә алган күренекле җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне – 80 яшьлек гомер бәйрәме. Шамил Әхмәтҗанов диюгә, безнең Арчабызны данга күмгән “Арча” җыры яңгыраган кебек була. Аннан соң аның башкаруындагы “Туган җиремә”, “Туган авыл”, “Күгәрчен гөрлидер”, “Зәңгәр күлмәк”, “Сорнай моңы”, “Өзелгән өмет”, “Тамчылар тамар чаклар”, ”Бик сагынган чаклар була”, “Казан кичләре”, “Карлыгачкай” һәм башка җырлары искә төшә. Һәр чыгышында Шамил Сабир улы үзен сәхнәдә горур, затлы тотышы, зәвыклы киенүе, җыр сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен белеп җырлавы белән тамашачыларның ихтирамын яулый.


Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре Шамил абый белән телефон аша элемтәгә кердек. Бу сөйләшү вакытында: ”Без бүгенге көндә Рәзилә апаң белән Коркачык станциясеннән ерак түгел, бөтен уңайлыклары булган дачабызда яшибез. Мин бу урынны шагыйрь Сибгат Хәким тәкъдиме белән сайладым. Арчага терәлеп торырлык кына урын булсын, җиңел вакытта да, авырлыклар килгәндә дә туган якка кайтып сыенып була, дигән иде ул. Кирәк булганда туган авылым Курса Почмакка да, Арчада үткәрелгән чараларга да җиңел генә кайтып киләм”,– диде Шамил абый.


“Әтием Сабир мулла, мин аны күрмәдем, мин туарга 3 ай кала бакый дөньяга күчкән. Әти үлгәч, әнинең берүзенә 6 бала калганбыз. Туганнарымның һәрберсе җыр-моңга оста иде. Ләкин мин генә зур авырлыклар белән сәхнә юлын сайладым. Җырлау ул – хезмәт, тавыш табигатьтән бирелергә тиеш”, – ди Шамил абый балачагын искә алып.
Шамил Әхмәтҗанов Курса Почмак җидееллык мәктәбен тәмамлап укуын Казанбаш мәктәбендә дәвам итә, интернатта торып укыйлар. Ул елларны искә алып: ”Казанбаш мәктәбендә мәктәп директоры Госман Шакиров, директор урынбасары Мөхәммәт Мәһдиев, сыйныф җитәкчебез Лилия Бәширова (ә соңыннан Мәһдиева), Рөстәм Бакиров һәм башка үз эшләренә бирелгән укытучылар безгә ныклы белем бирделәр, тормыш итәргә әзерләделәр. Мәктәп сәхнәсендә Мөхәммәт абый белән “Нигъмәт” ариясен башкарганым әле дә хәтеремдә”,– дип горурлана Шамил абый.
Ул 1959 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап ике елдан артык заводта эшли, әнисенең ризалыгын алып, Казан музыка училищесына укырга керә. 1967 елдан башлап Татарстан җыр һәм бию ансамблендә солист булып эшли. 53 ел дәвамында шунда эшләп, бүгенге көндә үз тәҗрибәсен яшь җырчыларга өйрәтә. “Ансамбль белән бергә СССРның барлык төбәкләрен йөреп чыктым, дөньяның 26 илендә, кайберләрендә берничә тапкыр булырга туры килде. Мине Мәскәү филармониясенә, Уфага, Төркиягә эшкә чакырулар булды. Хәтеремдә, Төркиядә чыгыш ясагач аның мәдәният министры сәхнгә чыгып, бөтен тамашачылар алдында минем чыгышларымны мактады, сез монда калсагыз, иң бай кеше булачаксыз диде. Риза булмагач, “Осман паша” җырын өч тапкыр җырлатты. Мин дөрестән дә татар халкының сәнгатен бик яраттым, халкыма тугры хезмәт итәргә уйладым һәм зур уңышларга ирештем. Хөкүмәтебез минем хезмәтемне күрде, бирелгән дәрәҗәле исемнәрем белән горурланам,”– диде ул.


Шамил абый һәм Рәзилә апа кызлары Гөлназ һәм Чулпанның, оныкларының уңышларына сөенеп тигез гомер итәләр. Алар гаиләдә татарча гына сөйләшәләр, балаларны ана теленә хөрмәт белән тәрбияләргә кирәк дигән фикердә торалар. Балаларының матур итеп туган телебездә сөйләшүләре, сәнгатькә тартылулары, үзләре сайлаган һөнәрне яратып яшәүләре, кызлары Чулпанның әтисе эшен дәвам итеп, зур сәхнәдә чыгышлар ясап, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булуы әти-әни өчен зур горурлык.
Без Шамил Сабир улын олы юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балаларының һәм оныкларының, туганнарының һәм дусларының, хезмәттәшләренең һәм якташларының ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп яшәвен, яңа иҗат уңышларына ирешүен телибез.
Бөтен гомерен Шамил Әхмәтҗанов белән аралашып яшәгән якташыбыз Гөлзада Сафиуллина: ”Шамил абый башкаруында “Арча” җырын радиодан көнгә берничә тапкыр тапшыралар иде. Ул аны шул кадәр җиренә җиткереп, һәркемнең күңеленә үтәрлек итеп башкара, бу җыр аның визит карточкасы. Шамил абый аны әле дә сәхнәдән егетләрчә башкарып тамашачыларның мәхәббәтен яулап тора. “Арча” җыры – ул мәңгелек җыр!”

“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика