Туганлык җепләрен барлап

27 июнь көнне Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның Казан шәһәрендә яшәүче туганнарының балалары һәм оныклары музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Гомәр ага Бәширов һәм Кәримә апа, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Лилия апа, Зөфәр абый һәм Флүрә апа,  оныклары Гәүһәр һәм Искәндәр турында истәлекләрен яңарттылар, Гомәр Бәшировка багышланган экспозиция, фотолар һәм документлар карадылар. Кунаклар үзләре дә алар белән бәйле вакыйгаларны искә төшерделәр. Аннан соң Гомәр абыйның туган авылы Яңа Сала мәктәбендәге музеена киттеләр.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика