Тукай ае уңыш китерде

Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Язучылар берлеге һәм “Көмеш кыңгырау”  газетасы бергәләп  булдырган  Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый  премия тапшыру кичәсе булды. “Көмеш кыңгырау” республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында 2020 елда басылып чыккан язмалары һәм газета  белән актив хезмәттәшлеге  өчен районыбызның Наласа урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы  Мөхетдинов Әнвәр дә  бу мәртәбәле премиягә лаек булды. Аңа “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясенең “Яшь хәбәрчесе” таныклыгы да тапшырылды.

Кичә барышында Әнвәр Орнашбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тукай районының Күзкәй авылында яшәп балалар өчен шигырьләр, әкиятләр  язучы якташыбыз Флёра Мәрданова белән очрашып әдәби иҗат турында сөйләшкәннәр. Алар язучы Факил Сафин белән өчесе бергә фотога да төшкәннәр.

Апрельне без Тукай ае дибез. Ул быел Әнвәргә зур шатлык китерде. Әйе, апрель ае Факил Сафин өчен дә уңышлы булды бит, ул кичә генә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. “Тукайның туган ягында урнашкан,  даны еракларга таралган Наласа авылы егете белән күрешүнең файдасы тигәндер мөгаен”, – ди шаяртып Әнвәр Мөхетдинов Факил Сафин белән күрешү истәлеген яңартып.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика