Ул калдырган эзләр… (РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор Салих Хисмәтулла улы Хисмәтуллинны искә алу, 11.07.1914 – 04.02.1980)

ТАССР төзелүгә 100 ел

                                                                              Арча районына 90 ел

 

Синең алда бөтен дөнья

Бу планета синең йортың.

Кем көчле, дип сорама син,

Ерак юллар урама син.

Син кара да кулларыңа

Күр аларның җирдә эзен.

Җавап килер уйларыңа

Иң көчле син  – Кеше үзең.

Нәби Дәүли

 

 

Бу шигырь үз тырышлыгы белән тормышта юл ярган, җирдә намуслы хезмәтенең истәлекләрен калдырган Салих абый Хисмәтуллинга атап язылган кебек. Әлеге шигырь юллары озак еллар Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры булып эшләгән Салих Хисмәтуллинның көндәлек дәфтәреннән алынды. 1970 елның язгы чәчү чорында агитбригада чыгышларында сөйләү өчен шигырьләр һәм мәзәкләр тупланган язмаларны музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә кызы Рәшидә тапшырган иде.

Салих Хисмәтулла улы Хисмәтуллин 1914 елның 11 июлендә хәзерге Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Ул җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесының кларнет классына укырга керә. Ләкин Бөек Ватан сугышы аңа музыка училищесын тәмамларга мөмкинлек бирми. Сугыштан кайткач, ул Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында эшли башлый һәм бөтен гомерен мәдәният эшенә багышлый.

Салих Хисмәтуллин элеккеге Тукай районында үзешчән сәнгатьне үстерү буенча зур хезмәт куя. 1953 елда ул оештырган район җыр һәм бию ансамбле республика конкурсында беренче урынны ала. Бу ансамбль үзешчән коллективлар арасында беренчеләрдән булып унисон тавыштан ике һәм өч тавышлы җырга күчә. 1957 елны бу коллектив Мәскәү шәһәрендә оештырылган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнаша.

Салих Хисмәтуллин  – үзешчән композитор да. Аның тарафыннан 20 дән артык җыр язылган. Шулар арасында “Татарстаным”, “Ямьле Кенәр буйлары”, “Колхозчылар җыры” кебек җырлар бар. Татар халкының шаян җыры “Дүдәк”не Салих Хисмәтуллин хор өчен эшкәрткән. Фидакарь һәм намуслы хезмәтенә югары бәя бирелеп Салих Хисмәтуллин РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, Почет билгесе ордены белән бүләкләнә.

Салих ага Хисмәтуллин беренчеләрдән булып  Кызыл юл районында үзешчәннәрне туплап җыр-бию ансамбле оештыра. Яңа Кенәрдә чыга торган “Кызыл юл” район газетасында Рафаил Төхфәтуллинның “Ансамбльнең яңа уңышлары” дип исемләнгән мәкаләсендә: “Кызыл юл районы культура йорты каршында оештырылган җыр һәм бию ансамбле концертларын район хезмәт ияләре көтеп алалар, яратып һәм горурланып тыңлыйлар. Бу горурлык, барыннан да бигрәк, шуның өчен туа: тырыш һәм эзләнүчән коллектив үзенең һәр чыгышында халыкка яңа җырлар, яңа көйләр алып килә; ансамбльдәге сәнгать сөюче яшь талантлар яңага, чын осталыкка омтылалар.

Хор башкаруындагы беренче номерда ук дәртле, марш стилендәге яңа җыр яңгырый. “Ватан чакыра” исемле бу көйне, “Ямьле Кенәр буйлары”, “Колхозчылар җыры” кебек көйләре белән үзен танытып килүче, ансамбльнең художество җитәкчесе Салих иптәш Хисмәтуллин язган. Ансамбльнең репертуарында моннан башка да яңа җырлар бар.

Аерым башкаручылар да үзләренең репертуарларын баетканнар, камилләштергәннәр. Ансамбльнең биюләрендә нәфис гармониянең һәм җитезлекнең элеккеге чыгышларга караганда тагын да артуын тамашачылар көчле алкышлар белән каршыладылар.

Авыл үзешчән сәнгать көчләре республика смотрының оештыру комитеты бу ансамбльне Мәскәүгә җибәрергә булды,”- дип җыр-бию ансамбленең эшенә югары бәя биргән.

Ветеран укытучы, заманында Кызыл юл районы мәгариф бүлегендә методик кабинет мөдире,  ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшләгән Мортазина Әкълимә Хәсби кызы Яңа Кенәр авылында туган һәм бүгенге көндә дә шунда яши. Ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, үзешчән композитор Салих Хисмәтуллин җитәкләгән җыр-бию ансамблендә җырчы була. Без, музей хезмәткәрләре, Яңа Кенәрдә Әкълимә апа белән очрашу вакытында ул Салих абый Хисмәтуллин һәм ансамбль турында истәлекләрен сөйләде: «Минем Кызыл юл районы ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшләгән чагым. Салих абыйга  ансамбльне туплауда ярдәм иттем, үзем дә актив катнаштым. Ул оештырган ансамбльдә мин “Ямьле Кенәр буйлары” җырын башлап җырладым. 1957 елда Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашырга әзерләнгән чор, Казан шәһәрендәге репетицияләр, костюмнар тектерү үзе бер төш кебек. Мәскәүдә узган йомгаклау концертын карарга Никита Сергеевич Хрущевның һәм башка хөкүмәт җитәкчеләренең килгәне истә калды. Безне, гомүмән, Татарстаннан килгән барлык делегацияне бик зурлап каршы алдылар, Мәскәүнең театрларында һәм зур мәдәният йортларында чыгышларыбызны оештырдылар”. Шуны да әйтергә кирәк, Әкълимә апа бүгенге көндә дә исән-сау, Салих абый Хисмәтуллин белән бергә аралашып эшләгән  вакытларын сагынып яши.

Салих Хисмәтуллинның Яңа Кенәр авылында яшәүче кызы Рәшидә: “Армиягә алынгач әти хәрби ансамбльдә кларнетта уйнаган, күренекле артист Любовь Орлова уйнаган “Волга-Волга”, “Цирк”, “Веселые ребята” фильмнарында ансамбль составында  әти дә төшкән. Әни дә, авылыбыз халкы да аны шушы фильмнарда күргәннәрен сөйлиләр иде. Әти сугыштан ишетү сәләтен өлешчә югалтып кайтты, инвалидлык артыннан да йөрмәде, ул бик тыйнак һәм сабыр кеше иде. Әтинең Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры буларак һәм җыр-бию ансамблен оештыруга куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Ул сәхнәдә концертлар алып бару өчен үзе яраткан шигырьләрен туплап барды, аларның күбесен яттан сөйләде. Үзенең чыгышлары аша халыкны тәрбияләргә тырышты. Үзешчән композитор буларак язган егермедән артык җыры халыкка таралу алды, аларның  күбесе бүген дә яратып башкарыла. Әнием Нурания белән безгә ныклы тәрбия бирделәр, сеңлем Рафилә, энем Рәшит һәм миңа югары белем биреп, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләделәр”,– дип истәлекләрен яңартты.

Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызда үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән Салих абый Хисмәтуллин 1980 елда вафат була. Яңа Кенәрдә Салих Хисмәтуллин исемен йөртүче урам бар. Яңа Кенәр укучылар иҗат йортында, “Казан арты” тарих этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аңа багышланган экспозицияләр куелган, музей фондында аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле фотолар, документлар һәм җырларының язмалары саклана.

                                                                      “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                        директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика