Ул – Тукай якташы. (Рәйсә Насретдинованың тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу)
Насретдинова Рәйсә Габделхәй кызы 1929 елның 14 гыйнварында Яңа Кырлай авылының 8 балалы колхозчы гаиләсендә туа. 1943 елда Яңа Иябаш тулы булмаган урта мәктәбен, 1946 елда Арча педагогия училищесын “5” ле билгелренә генә тәмамлый. Казан Дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында читтән торып укуын дәвам итә.Хезмәт эшчәнлеген 1946 елда Яңа Кырлай башлангыч мәктәбендә укытучы, ә 1950 елдан Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул 1975 елдан “Россия халык мәгарифе отличнигы” исемен йөртә, 1978 елда Татарстан Республикасы укытучыларының V съезд делегаты булып катнаша, 1980 елда Рәйсә Габделхәй кызына “Укытучы-методист” исеме бирелә. Район күләмендә рус теле укытучылары арасында иң көчле укытучыларның берсе буларак, 42 ел эшләп, лаеклы ялга китә. Әмма әдәбият дөньясында ул үзенең берсеннән — берсе тирән мәгънәле шигырьләре, публицистик мәкаләләре белән танылуын дәвам итә. “Ватаным Татарстан”, “Арча хәбәрләре” газеталары, “Сөембикә” журналы Рәйсә Насретдинованың шигырьләренә, саллы-саллы мәкаләләренә һәрвакыт урын бирә. Ул актив хәбәрче, авыл китапханәсенең иң актив укучысы да, киңәшчесе дә. Тукай рухын сүндермичә, Тукайдан илһам алып иҗат итә. Һәр елны аның туган көненә яңа шигыре туып тора. Мәсәлән: “Сукмагында Тукай эзләре”, “Тукай якташы мин”, “Ил сукмагы аңа өзелмәс”, “Тукайлы халык – үлемсез халык”, “Тукайдан илһам алып”, “Шигъриятебезнең пәйгамбәре” һәм башкалар.
Сукмагында Тукай эзләре…
Язмыш аны кайларда йөртсә дә,
Оныта алмаган таныш кырларын.
Табигатьнең гүзәл бер почмагы –
Шүрәлеле Кырлай урманын.
Иҗаты чын илһам, рухи байлык,
Җан җылысы биргән Кырлай бу!
Гомере буе үзенә тартып торган
Хәтфә юрган япкан кырлар бу.
Туган якларыннан еракларга
Алып китсәләр дә пар атлар,
Хозурланып күз алдында торган
Рәт-рәт булып чыршы-наратлар.
…Урманнарга киләм таныш сукмаклардан,
Гүя күрәм Тукай эзләрен,
Сихри көчен аның тасвирларга
Җитмәс кебек минем сүзләрем.
Яшь чирәмгә ялан тәпи басып,
Бу юллардан Апуш үткәндер.
Күбәләкләр белән серләшкәндер,
Иелеп чәчәкләрне үпкәндер.
Моңлы кошлар өзелеп сайрагандыр,
Күреп яннарында ул барын.
Шагыйрь генә шулай аңлый алган
Һәр җан иясенең моң-зарын.
Урман сукмагыннан сүтелгәндер,
Җыр-моңнарның серле йомгагы.
Тукай эзле горур сихри урман,
Басу-кырлар кайда бар тагын?..
Аның төрле темаларга язылган мәкаләләре дә зур игътибарга лаек. Мисал өчен: ”Иген иккән халык дан-шөһрәткә лаек” (“Шәһри Казан”, апрель, 2002 ел), “Яшьлек, мәхәббәт, яз җырчысы” (“Арча хәбәрләре”, март, 2003), “Тулгакның тулганган чагы” (“Мәдәни җомгы, февраль, 2001, “Мәгърифәткә юл ачкан йортыбыз (“Арча хәбәрләре, ноябрь, 2005), “Син йөрәктә һаман, сабакташ” (“Шәһри Казан”, март, 2005), “Яңгырый” моңлы азан (“Арча хәбәрләре, март, 2003), “Үзебезнеке” (“Арча хәбәрләре”, декабрь, 2005), “Көтеп алган очрашу” (“Мәдәни җомга”, сентябрь, 2005), “Ни хәлең бар, кеше туганым?” (“Сөембикә” журналы).
“Рәйсә Насретдинова рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мәктәп елларында татар балаларын Пушкин, Толстой телләре үрнәге белән тәрбияләсә, хәзер яшьләрдә үз ана телебезне бөек Тукай теле дәрәҗәсенә ирештерү өчен көчен дә, вакытын да кызганмый”, — дип яза аның турында язучы Гөлчәчәк Галиева.
Язучы Гөлчәчәк Галиеваның иҗатын яктыртып язылган мәкаләләр тупланып 2010 елда басылып чыккан “Иҗат көзгесе” китабында Рәйсә апа Насретдинованың “Тулгак”ның тулганган чагы”, “Фикердәшләр җыелган җирдә”, “Рәхмәт игелекле эшегезгә” язмалары урын алган. Бу мәкаләләр “Мәдәни җомга” һәм “Шәһри Казан” газеталарында басылып чыккан була. Шул ук китапта Рәйсә апаның Гөлчәчәк Галиевага багышлап язылган “Туган көнең белән, Дускаем!” шигыре дә урын алган.
Һәр китабың – ачы бер хакыйкать
Күңелләргә сагыш, моң сибә.
Өметләрен өзгән яшь җаннарга
Яшәү өчен илһам, көч бирә.
Укучының күңелен яулап алдың.
Һәр басмаңны көтеп алалар.
Язмыш ялгышларын, ятимлекне
Күрмәсәләр иде балалар!
Рәйсә апа Насретдинова Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев һәм аның сеңлесе Равия апа белән гомер буе дус булганнар. Ул “Арча хәбәрләре”ндә басылып чыккан “Син йөрәктә һаман” мәкаләсендә:” Равия белән Бөек Ватан сугышының авыр елларында Арча педучилищесында бергә укыдык. Ачы язмыш аркасында укуын туктатып торырга туры килде Равиягә. “Өйдә авыру әби, ялгыз әни, абыем фронтта, икебезне дә укытырга әнинең көченнән килми. “Мөхәммәт укысын ичмасам”,-дип укудан китте ул. Авырлыкларны җиңеп, максатына ииреште. Югары белем алып, гомер буе балалар укытты, яраткан хезмәтеннән аерылмады.
Язмыш, хезмәт юлларыбыз безне кабат-кабат очраштырды. Бер-беребезнең хәлен белеп, аралашып яшәдек. Аның белән очрашу мизгелләрен һич оныта алмыйм”,- дип истәлекләрен яңарта. Рәйсә апа үзенең сабакташы Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын, үлемсез әсәрләрен пропагандалауга бик күп өлеш кертә. Язучының тууына 70 ел тулу уңаеннан язылган “Син йөрәктә безнең…” шигырендә Рәйсә апа аңа булган олы хөрмәтен күрсәтә.
“Кеше китә — җыры кала”,- диеп,
Бәхилләшеп киттең дөньядан.
Тыйнак, гадел, туры сүзле идең,
Кирәкмәде сиңа шөһрәт-дан.
Тагын килде язлар, шытып чыкты гөлләр
Торналарың төшкән җирләрдә.
“Ник кайтмый соң үзе?”- дигән сыман
Сагыну җырын көйли җилләр дә.
Рәйсә апа белән Зариф абыйның бар байлыклары: илле елдан артык тигез гомер итү, хезмәттә уңышларга ирешү һәм үзләреннән соң тәрбияле, игелекле балалар калдыру. Олы кызлары Наилә Галимуллина әнисенең һөнәрен дәвам итеп озак еллар Арча педагогия көллиятендә рус теле һәм әдәбияты укыта, уллары Камил Казан шәһәрендә төзелеш буенча үз эшен алып бара, ә кече кызлары Ләйлә врач, Казан шәһәре хастаханәсендә бүлек җитәкчесе булып эшли. Аларның һәрберсе әти-әниләренә рәхмәтле булып, гаиләләре белән аларга охшарга тырышып балалар һәм оныклар үстерәләр.
Бу көннәрдә Рәйсә апа Насретдиновага 90 яшь тулган булыр иде. Яңа Кырлай мәктәбендә бик күп укучыларга урыс теле өйрәткән, шул ук вакытта туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш керткән, иҗат белән шөгыльләнергә һәм мәкаләләр язарга вакыт тапкан, үрнәк гаилә булып гомер иткән олы йөрәкле шәхес буларак без Рәйсә апа Насретдинова кебек кешеләрдән үрнәк алып яшәргә тиеш. Алар онытылмасын иде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов