Урманда туган малай
“Урман бай ул”, – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Шул бай урманыбызның бер өлеше Кардон дип атала. Анда ике хуҗалыкка йорт, каралты-кура, мунча һәм сиртмәле кое бар иде. 1953-1961 еллар аралыгында Гөберчәк кардонында яшәгән урман технигы Гомәр ага Габдрахмановның улы Мөдәрис абый белән очрашырга туры килде.
Очрашканчы ул мине үзе эзләп тапты дисәм, бер дә ялгыш булмас. Берара телефоныма ят номер чылтырата. Алдым. “Халидә сеңлем, синме? – ди тавыш. “Әйе, мин. Ә сез кем?” – дим. Шунда ул гомеренең бер өлеше Гөберчәк кардонында үткәнлеген тиз генә аңлатып та бирде. Шул көннән соң газета битләрендә минем язмалар чыгуга чылтырата башлады. Ул үз фикерен белдерә, язма геройларының таныш булуын, алар белән бәйле хатирәләрне сөйләп шаккатыра. Телефон аша гына сөйләшкәндә дә бу абзыйның сүзгә кесәгә кермәвен, бик тә хәтерле булуын абайлап алдым һәм җае чыгу белән Лесхозга, ул яшәгән авылга кызым белән юл тоттым.
Урамда очраган бер абый аларның йортын күрсәтте. Капканы ачып кереп, ишектә кеше күренмәгәч, Мөдәрис абыйның телефонын җыйдым. Шул арада сарай эченнән кечкенә генә гәүдәле, көләч йөзле абзый килеп чыкты. Үземнең кемлегемне аңлаткач: “И-и, сеңлем, синең белән әллә кайчан танышасым, күрешәсем килә иде инде”, – дип сөйләнә-сөйләнә безне бакчасына чакырды. Яшелчәләре үскән тирәлек белән таныштырды, парнигындагы йодрык кадәрле кып-кызыл помидорларын күрсәтте, күчтәнәчкә дип безнең сумкага да берничәсен салды. Үзе бәрәңге сабагы чаба башлаган икән. Без аны бу эшеннән беразга бүлеп, ишегалдына чыктык. Сүзгә оста, җор телле танышыбыз кардонга ничек килеп эләгүләре, яшәүләре, аннан соңгы тормышын сөйләп китте.
– Мин урманда туган малай. 1940 елда туганмын. Әти урман технигы буларак, тормышыбыз гел урман белән бәйле булды. Әти-әнинең төп чыгышлары Балтач районыннан. Район урманчылыгыннан әтине Арча районына Кече Төрнәлегә билгелиләр.Бераздан ул кабат Балтач районына күчерелә. Әти шуннан сугышка чыгып китә. Ул фронтта вакытта әни безнең белән Пүскәл авылына күченгән. Ул авыл әтинең туган җире. Анда үзебезнең йортыбыз булган. Әти бары 1947 елда гына кайтты. Шуннан безне Лесхозга, аннары 1953 елның кышында Гөберчәк кардонына күчерделәр. Без дүрт бертуган. Абыйлар армия хезмәтендә, әтиләр белән мин генә булдым. Ике гаилә яшәдек. Күршеләребез – Яңа Масрадан Заһри абый гаиләсе. Аның балалары да ишле иде. Мине беренче класска 9 яшемдә генә алдылар, чөнки 2 сентябрьдә туганмын. Бер көн өчен алмадылар. Гөберчәк кардонында яшәгәндә Лесхозга барып, фатирда торып укыдым.4 класс белем алгач,ат җигеп урманда эшли башладым, калганын кичке мәктәптә укыдым.
Гөберчәк халкы белән дус яшәдек. Әти бик яхшы кеше иде. Әни дә гел авылга төшеп йөрде. Бервакыт әни авылга елга буйлап төшеп бара икән. Шунда сарык көтүе көткән әтиең Кыям җиргә сузылып яткан, әнигә бер күзен генә ачып караган.Әни сорый икән тегеннән: “Кыям, син ник бер күзеңне генә ачып карыйсың ул?” “Берсе ял итә аның”, – дигән әтиең. Әни эче катып көлә-көлә сөйләгән иде. Гайшә әбиеңне яхшы хәтерлим. Җитез карчык иде. Сезнең күршедә Камәр карчык бар иде. Мин белгәндә кечкенә генә бөкерәеп беткән әби иде ул. Безнең кара мунчага мич чыгарып бирде. Кулы теләсә кайсы эшкә ятышлы иде.
Училищеда бер ел курслардабелемалгач, документлар бирмәделәр. Мәҗбүри рәвештә Казахстанга Чирәм җир эшкәртергә җибәрделәр. Минем хәтта паспортым да юк иде. Алты айлык вакытлыча паспорт ясап бирделәр. Мин анда өч ел булдым. Менә шул вакытта әтиләр Гөберчәк кардоныннан кире Лесхозга кайтып, йорт салганнар. Мин шунда кайттым.
Кардонда торганда җәен кура җиләге җыя идек. Мин куелыкка кереп утырам, шыпырт кына җиләк җыям. Бер дә кеше белән йөрергә яратмадым. Кура җиләгенең дә иң эресен генә сайлап җыя идем. Әни аны киптерә дә, капчыкларга тутырып куя. Кыш буе шуны ашый идек. Кунаклар килсә, чәен ясыйлар, аның хуш исе бөтен өйгә тарала Капчыклап чикләвекнең иң эреләрен генә җыябыз, киселгән юан агач төбе табып, шунда түгәрәкләнеп утырабыз да, чикләвек ашыйбыз. Аннары кабат җыябыз. И-и, күңелле чаклар.
Кардонда торганда сыер да, сарыклар да асрадык. Чолан түбәсендә күгәрченнәр бик күп иде. Алар баскыч төпләрен пычратып бетерәләр. Әни берзаман аларны себерке белән куды. Шуннан соң берничә көн рәткә безнең сарыкларны, бәтиләрне бүре ашады. Күршеләрнеке дә бар сарык, әмма нәкъ безнекен генә ашый. Әни шуннан күгәрченнәргә сүз әйтми башлады, алар чолан кыегында яшәүләрен дәвам иттеләр. Бүре шуннан соң гына бәтиләргә тими башлады. Менә шундый хикмәтләр дә булгалады.
Мин сезнең авылның бер кызына гашыйк булып йөрдем. Ул фермада сыер сауды. Чибәр иде. Безнең тана бозауны әти фермадагы үгез бозауга алмаштырган. Теге бозау тана булып өлгергән, бозаулаган. Нәкъ шул малыбыз мин кызыгып йөргән кыз группасына эләккән бит. Сауганда типкәндер инде, безнең исемне әйтеп ачуланган тавышы өйгә кадәр ишетелә иде. Өй белән ферма арасы ерак түгел иде.
Әти урман технигы буларак, аның кул астында биш авыл урманчысы бар иде: Төрнәле, Бимәр, Чыпчык, Тылаңгыр, Гөберчәк. Ул шуларның хезмәте өчен җаваплы кеше булып эшләде. Гел әти белән кардоннан кардонга күчепйөргәч, әнинең колхоз тирәсендә эшләргә мөмкинлеге булмады. Шуңа күрә аңа пенсия дә түләмәделәр. Әлмәттәге абыебыз ай саен аңа акча җибәреп торды, әни: “Минем пенсиям килде”, – дип көлә иде. Без дә акча эшләдек.
Минем бер күземә операция ясадылар. Күрмәгәч, группа билгеләделәр. Барыбер эшләүдән туктамадым. Гел шул урманчылыкта булдым. Казахстанга картон сумка белән чыгып киткән идем, тырышып эшләвем нәтиҗәсендә зур чемодан белән кайттым. Урманчылыкта дизельдә эшләдем. 1965 елда Кафия исемле кызга өйләндем. 1967 елда гаилә белән Казанга күченгән идем, кире кайттык.Аннан соң да урманчылыкта эшләдем. Өч бала тәрбияләп үстердек…
Мөдәрис абыйның хәтер сандыгын хәйран актардык. Анда кызыклы да, кызганыч та вакыйгалар саклана. Бөтенесен язып та булмый. Җор телле, күңел күтәргеч ниндидер сөйдергеч бөтие бар аның. Сөйләшергә ярата, газеталар күп укый. Сөйләгәнен көне буе тыңласаң да арытмый, күңелле кеше. Хатыны Кафия апа гына бик борчылып: “Мөдәрис, кунакларны һаман сүз белән генә сыйлама, әйдә, өстәл янына, чәйгә чакыр”, – дип өзгәләнде. Чәй өстәле артында утырганда да Мөдәрис абый исенә төшкән вакыйгаларны сөйләргә ашыкты.
Хуҗа кеше һаман безне көлдерүен дәвам итеп, саубуллашканда: “Сеңлем, кечкенә генә буйлы мин 80 яшькә җиткәч, олы гәүдәле кеше никадәр яшәмәс!” – дип калды.
Кызганыч, кайчандыр ул яшәгән кардон йорты инде күптән юк. Берара аларны урманчылык сүтеп алып киткән. Урыны буш. Бары шул хатирәләрне саклаучы кое гына калган. Аның да суы саеккан, сиртмәсе юк.
27 августта Мөдәрис абый белән Кафия апаның гаилә корып яши башлауларына 55 ел, ә урманда туган малайга – Мөдәрис абыйга 2 сентябрьдә 80 яшь тулган. Зур бәйрәмнәрегез белән тәбрик итәм, Мөдәрис абый, Кафия апа. Сезгә тән сихәтлеге, озын тигез гомер, бәрәкәтле тормыш телим.
Халидә Габидуллина
М.Мәһдиев музее җитәкчесе