Утар-Аты мәктәбендә
Чабагач белән ничек эшләгәннәр? Сука сабаннан нәрсәсе белән аерыла? Керне ни белән юганнар? Сарык йонын ала торган кайчыны ничек кайраганнар? Ни өчен борай, тары, киндер һәм җитенне күпләп иккәннәр? Аларны ничек талкыганнар? Утар-Аты мәктәбе укучылары белән очрашып, татар халкының элеккеге эш кораллары турында сөйләштек. Шулай ук укучылар белән керамика буенча осталык дәресендә тере яфрак рәсемнәрен рельефка төшердек.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее