Яңа ел котлы булсын!

Яңа ел — һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе.   Истәлекле вакыйгалары, хезмәт уңышлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер ел тарих булып кала. Үтеп баручы елга йомгак, нәтиҗәләр ясала.

Узып баручы ел гади генә булмады. Пандемия һәркемгә борчу-хәсрәтләр алып килде. Шулай булса да, музеебызда саклык чаралары күрелеп  экскурсияләр, төрле темаларга очрашулар, иҗат кичәләре үткәрелде.

Сезне чын күңелдән җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән  Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез!  Киләсе ел бәхетле мизгелләр, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек, хезмәт дәрте алып килсен, шатлык-куанычлар гел янәшә йөрсен! Һәркемгә иминлек, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телибез! Яңа ел белән!

Төкле аягың белән кил!

Сине көтәбез, Яңа ел,

Яңа өметләр белән.

Барчабыз да сагынып көттек,

Сагынып көттек, уз түрдән.

 

Төкле аягың белән кил,

Синдә – өмет, ышаныч.

Һәр көн шатлык белән тусын,

Килсен бәхет, куаныч.

 

Төкле аягың белән кил,

Ил табыны мул булсын.

Яшьләр ныклы гаилә корсын,

Сабыйлар туып торсын.

 

Кайгы-хәсрәт, борчылулар

Тик иске елда калсын.

Карлары да, яңгыры да

Үз вакытында яусын.

(Роза Шәйхетдинова)

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика