Якташларыбызны зурлап искә алдылар

Казан шәһәренең үзәк китапханәсендә язучы Гөлчәчәк Галиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Аны гаилә дусты, авылдашлары Фәрит Хуҗин һәм китапханә хезмәткәрләре зур тырышлык куеп оештырган. Гөлчәчәк Галиеваның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмәне һәркем яратып карады. Кичәдә Гөлчәчәк апа һәм Әхмәт абыйның туганнары, авылдашлары, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, якташ язучыларыбыз Рәфикъ Юныс, Рифат Җамал, Вакыйф Нуриев, Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Зөһрә Сәхәбиева, Миңгол Галиев композитор Мәсхүт Имашев, Фәнис Яруллинның хатыны Нурсия апа һәм башкалар катнашты. Алар үзләренең чыгышларында Гөлчәчәк Галиева һәм гаиләсе турында истәлекләрне яңарттылар, шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар.

Бергә яшәп гомер иткән киленнәре, уллары Шамилнең хатыны Марзия Галиева: “Мин бу гаиләгә килеп керүем белән бик бәхетлемен. Алар әйтеп бетергесез әйбәт кешеләр иде, без бик аңлашып гомер иттек. Беренче китабы чыккач әнием Гөлчәчәк, бу синең ярдәмең белән чыкты, мин барысына да өлгерә алмас идем, дип мине үсендерде. Кызыбыз Шамиләдә дә иҗат итү сәләте бар, бу әбисеннән килә торгандыр. Үзе медицина университетында укыса да, иҗат белән шөгыльләнергә вакыт таба. Мин әти-әниемнең киңәшләрен һәрвакыт истә тотам, алар кебек булырга тырышам”,-дип горурланып  искә алды.

Кичәдә катнашкан авылдашлары аларның туган авыллары Сеҗе белән даими элемтәдә булуларын, район мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә төрле очрашуларда катнашуларын сагынып сөйләделәр.

Мин бу очрашуда катнашып Гөлчәчәк һәм Әхмәт Галиевларның барлык көчләрен куеп хезмәт итүләрен, үрнәк гаилә булуларын, хезмәттәшләре һәм дуслары күп булуын, аларга  булган олы ихтирамны күреп якташларым белән горурланып кайттым.

                                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                     директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика