Гариф Ахуновның тууына 100 ел
✒️ ️Яшьлек – кеше гомеренең иң матур, иң кадерле чагы, һәркем яшьлеген яшьлеге
узгач сагына. Әйтергә теләгәнем – яшьлекне һәркемгә дә матур итеп сагынырга язсын иде. Моның өчен адәм баласына бер генә нәрсә кирәк – гомер юлдашыңны
дөрес сайлый белү.
✒️ Туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли алган укытучы – бәхетле укытучы
ул. Кеше рухын тәрбияли алган укытучы.
✒️ Теле булмаган язучыны, телгә битараф язучыны мин начар педагогтан, телгә
үзе дә формаль караган педагогтан белем алган язучы дип саныйм.
📝 Әлеге юлларның авторы күренекле якташыбыз, татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов. Бүген, ягъни 18 сентябрьдә аның тууына 100 ел тулды.
📚 Гариф Ахунов «Артышлы тау буенда», «Канатлар кая илтә?», «Хәзинә», «Хуҗалар», «Чикләвек төше», «Олы юлга сәяхәт», «Ардуан батыр», «Без бит Арча яклары», «Йолдызлар калка» кебек затлы әсәрләр авторы.
Әдипнең туган авылы Кече Өчиледә иганәче «Таттелеком» ААҖ ярдәме белән «Ахун чишмәсе» истәлек комплексы ясап куелган, “Казан арты” тарих-этнография музеенда махсус экспозицияләр эшли, Арча шәһәренең Язучылар аллеясында әдипнең бюсты урнаштырылган. Моннан тыш Казанбаш мәктәбе Гариф Ахунов исемен йөртә һәм бүген анда әдип иҗатына багышланган музей-бүлмә дә ачылачак. 🎉
#АрскКультура #КазанАртыМузее













































