Якташыбыз Наил Касыймның туган көне

Һәркемгә яхшы таныш булган “Су буенда учак яна”,  “Ак яулыклы әнием “, “Их, Арча читекләре!”, “Туй күлмәге”, “Ашытбашым” һәм башка яраткан җырларыбызның  сүзләрен язган якташыбыз Наил Касыйм  бүген туган көнен билгеләп үтә.

Наил  Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында районыбызның Ашытбаш авылында туа.  1970 елда Ашытбаш сигезъеллык мәктәбен, 1972 елда Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. Ул 1972-1977 елларда Казан төзелеш институтында укый һәм 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшли. 1992-97 елларда Наил Касыйм Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә, 1997-1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазифаларын башкара. 2005 елдан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында бүлек мөдире булып эшли, бүгенге көндә лаеклы ялда.

Кайда гына яшәсә дә, нинди генэ эштә эшләсә дә, Наил Касыймның шигърияткә мәхәббәте сүрелми. Ул татар поэзиясендә җырчы шагыйрь буларак танылу ала. Наил Касыймның җырларының сүзләре “Яраткан җырлар” җыентыгында һәм башка китапларда, газета-журналларда  даими басылып килә. 1993 елда “Су буенда учак яна”, 1996 елда “Күңелем каршыңда тезләнде…”,  2013 елда  “Күңелем кояшы”,  ә  2020 елда  шигырьләре һәм җырлары тупланган  “Су буенда учак яна “  дип исемләнгән   яңа китабы дөнья күрде. Соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре һәм тамашачыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән аеруча популяр җырлары тупланган  бу китапны әдәбият һәм сәнгать сөючеләр бик җылы кабул иттеләр.  Аның шигырьләренә язылган җырлар күренекле артистлар башкаруында төрле конкурсларда һәм бәйгеләрдә югары бәяләнә, халык тарафыннан яратып кабул ителә.

Наил Касыйм – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2014 елда татар әдәбиятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпъеллык иҗади эшчәнлеге  өчен  аңа Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем, 2017 елда Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе бирелде. Бүгенге көндә Наил Касыйм гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

                                                                              Август ае – җәй ахыры,

                                                                          Ә көзнең инде башы.

                                                                             Сүрелә башлый, сүрелә

                                                                                Алтын таҗ – җәй кояшы.

                                                                               Йолдызлы келәм эчендә

                                                                               Асыл таштай тулган ай!

                                                                                         Август – айларның патшасы!

                                                                                    Август ул – мин туган ай…

дип яза Наил  Касыйм үзенең туган көне  турында.

Наил Касыймның шигырь килеш үк җыр булып яңгыраган әсәрләре дә, зур фәлсәфи мәгънәгә ия кыска шигырьләре дә бик күп. Киләчәктә дә Наил Касыйм безне, әдәбият сөючеләрне һәрдаим куандырып торыр, каләме бертуктамый язар да язар дип ышанабыз. Ихлас күңелдән якташыбыз Наил Касыймны гомер бәйрәме булган туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, яңа иҗат уңышлары телибез.

                                     “Казан арты”  тарих-этнография музее

                                  директоры  урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика