Язучы Г.Бәширов укучылар янында
Язучы Г.Бәширов укучылар янында – мәкалә. Автор укучыларның язучы белән очрашуын хәбәр итә. Сөйләшү темасы – әдәбияттагы совет патриотизмы. Г.Бәширов үз мисалларында шул теманы ачыкларга тырыша. Укучылар “Намус” романының иҗат ителү тарихы белән дә кызыксына. Язучының киләчәк планнары да укучыларда зур кызыксыну уята.
Чыганак: Мәһдиев М. Язучы Г.Бәширов укучылар янында // Яңа тормыш. – 1959. – 8 февраль.
Габидуллина Х.