Юбилеең белән!

Бүген, 25 февраль көнне, бөтен гомерен Арча эшчеләр бистәсендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш  шартларын яхшыртуга багышлап намуслы хезмәт иткән, районыбыз халкына билгеле булган шәхес – Вәлиев Инсан Миргали улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул мәктәпне тәмамлап, унбиш яшеннән Казанда һөнәр училищесында белем ала, слесарь буларак хезмәт юлын башлап төрле оешмаларда мастер, җитәкче вазыйфаларын башкара. Аның тырышлыгын, оештыру сәләтен күреп  халык депутатларының Арча поселок Советы председателе итеп сайлыйлар һәм ул бу җаваплы вазыйфаны 23 ел дәвамында башкарды.

1986 елдан мин үзем дә Арча поселок Советы депутаты идем,  ә 1992 елдан халык депутатларының Арча район Советы рәисе урынбасары булып эшләдем. Инсан Вәлиев белән 10 ел дәвамында Арчада башкарылган эшләрнең шаһиты булдым. Инсан Миргали улы эшләгән елларда илебездә барган үзгәрешләр безнең районыбызга, шул исәптән Арча эшчеләр бистәсенә дә йогынты ясады. Ул елларда Инсан Миргалиевич һәм аның урынбасарлары поселок Советы утырышларын үткәрүгә, даими комиссияләрнең эшләрен оештыруга зур җаваплылык белән карадылар. Алар тарафыннан гражданнарны кабул итү һәм аларның үтенечләренең үтәлешенә зур игътибар бирелде. Районда төрле чаралар оештырганда  Арча поселок Советы актив катнашты. Поселок халкы Инсан Миргали улын гадел һәм ярдәмчел булуы, әйткән сүзен төгәл үтәве өчен ихтирам итте. Гомүмән, Инсан Миргали улы кайда гына эшләсә дә үзен оста оештыручы, тирән белемле һәм  хезмәттәшләренә карата таләпчән җитәкче итеп танытты. Инсан Вәлиев Арча эшчеләр бистәсендә яшәүчеләрнең йортларына газ кертүгә иң зур өлеш керткән кеше буларак хөрмәт ителә. Район җитәкчелеге Инсан Миргали улын  һәрвакыт хөрмәт итте. Аның хезмәтләре югары бәяләнде, аңа  Республика һәм районның мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Инсан Вәлиевкә 1996 елда Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Инсан Вәлиев  хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, мәктәпләрдә, үзәк китапханәдә, “Казан арты” тарих-этнография музеенда оештырылган чараларда актив катнаша, яшьләргә үзенең тормышы һәм хезмәт юлы турында сөйләп, файдалы киңәшләрен бирә.

Бүгенге көндә Арча шәһәре көннән-көн төзекләнә, матурая бара. Ә аның нигезендә Вәлиев Инсан Миргали улы кебек намуслы хезмәт иткән райондашларыбызның керткән өлешләре дә зур.

Инсан Миргали улын бергә эшләгән хезмәткәрләр исеменнән олы юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, Сәвия ханым белән тигезлектә балалары һәм оныкларының, туганнарының һәм дусларының кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен телибез.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика