Югарыга карап фикер ит…

“Югарыга карап фикер ит…”, мәкалә. Автор әдәби тәнкыйть мәкаләсендә 1974 ел прозасына үз фикерен җиткерә. Мәкалә авторы бу чор язучыларының әдәби әсәрләрендә Бөек Ватан сугышын, аннан соңгы торгынлык елларын, беренче бишьеллыкларны гәүдәләндерүләре турында әйтә. Илебездә ГЭСлар, тимер юллар, шахталар төзелде, шул чор тормышын, андагы кешеләр язмышын чагылдыру зарур иде, ди Бигрәк тә татар халкы тормышның күтәрелеш заманында иң авыр хезмәтләрне башкара алулары, башка милләт вәкилләре белән дустанә яшәп, гомер итүләренә дә автор басым ясый. Әсәрләрдә мәхәббәт темасы да киң яктыртыла. Автор шул чордагы кайбер язучыларның зур күләмле әсәрләр белән иҗат биографияләренә йомгак ясарга тырышуларын да тәнкыйть итә. Хикәяләрнең аз булуы, өлкән буын язучыларның үзләренә алмаш әзерләмәүләре дә күзгә ташлана, ди. Хәтта автор әдипләрнең әсәрләренә халык мәкальләрен күп кулланып, чуарлану, кирәкмәгән сүзләрне “эчен тышка әйләндереп” куюларына да канәгатьсезлеген белдерә. Андый хезмәт халыкчан булмаячагын мисаллар белән аңлатырга тырыша. Автор рус прозаикларының масштабын, ә татар әдәбиятының киләчәктәге бурычларын күрсәтүне зарур, дип саный һәм киләчәккә карап эш итәргә чакыра.

Чыганак: Мәһдиев М. Югарыга карап фикер ит…//Казан утлары. – 1975, – №9. – Б.163-173.

Габидуллина Х.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика