Кызылъяр авыл клубы

Кызылъяр авыл клубы, 1920-1925 елларда авылның бердәнбер культура һәм уку йорты – нардом (халык йорты) була. 1925 елда мулла йортын Әдһәм Сәлимуллин исемле кешенең каршысына су буена нардом итеп күчереп салалар. 1930 елның көзендә авылда күмәк хуҗалыкка берләшү хәрәкәте башлана. Шушы елларда авыл җыеннары, агитацияләр һәм аннан сонгы спектакль, концертлар, телсез кино, җәен балалар өчен мәйданчык нәкъ менә шул нардомда уза торган булган. Шунда ук аз-маз гына булса да китаплар җыйнап, аны халык үзе алып килеп, кулдан-кулга йөртеп укыганнар. Нардомны 1953 елларда Тургай дип йөртелә торган тыкырыкка, югары менгереп салалар. Бу вакытта инде әкренләп китаплар җыела, нардом клуб һәм китапханә хезмәтен үти башлый. Шушы кечкенә генә мулла йорты 1959 елга кадәр эшли, соңрак бу бинаны сүтеп, мәктәпкә мастерской итеп бирәләр.

1960 елда мәчетне икегә бүлеп, китапханәгә һәм клубка аерып куялар. Алар аерым булсалар да китапханә клубның гримм бүлмәсе дә булып тора. 1989-1990 елларда клубның эчке ягын бикләп, гримм бүлмәсен бетерәләр, клуб һәм китапханә аерым эшли башлый.

Тәүге мөдир Кави Залялиевка, китапханә һәм клуб эшен бергә алып барганга күрә, эш бик үк җиңелдән булмый. Ул бик күп кызык кичәләр оештыра, төрле пьеса, драма әсәрләрен сәхнәләштерә, үзе дә гаять матур һәм оста итеп рольләрне башкара. Берничә ел эшләгәннән соң Троицк шәһәренә китеп бара, аннан Әлмәт шәһәренә кайта һәм шундагы Драма Театрына эшкә урнышып, артист булып китә. Кави абыйны халык үз итә, яратып, сагынып искә ала. Үзе үлгәннән соң да аның исеме телдән-телгә йөри.

1952 елның январендә Кызылъяр авыл клубында Кәдрия Шәрипҗанова эшли башлый. Кәдрия апа сөйләгәннәрдән: Ул вакытта иске генә бер йортны “Нардом” дип йөриләр иде. Мин шунда эшли башладым, шул иске клубта да бик күп масса чаралар үткәрдек. Бер бәйрәм дә лекция, докладсыз, концерт, театрсыз үтмәде. Ул вакытта авылда яшьләр бик күп һәм активлар иде. “Октябрьнең 50 еллыгына” бик зур кичәләр уздырдык. 8 март, 23 февраль, Җиңү бәйрәмнәре тантаналы итеп, “Ленинның тормышы яшьләргә үрнәк” дигән девиз белән уздырылды. Ул вакытта 7 еллык мәктәп, балалар бакчасы эшләде. Анда бик күп яшь укытучылар, тәрбиячеләр эшләде. Бәйрәмнәрне, театрларны, кичәләрне шулар белән уздыра идек. Авыл халкы белән куйган театрларыбызда күп булды. М.Фәйзинең “Яшьләр алдатмыйлар”, “Тун ачуы”, “Зифа”, Н.Исәнбәтнең “Рәйхан”, “Язылмаган законнар”, “Кайту” спектакльләрен авыл халкы бик яратып карады, алкышларга күмәләр иде. Мин эшләгән чорда яңа телевизорлар кайта башлады. Телевизорны беренче мәктәпкә алдылар, икенче – клубка. Җыелып телевизордан бирелгән спектакльләрне дә карый идек. Шулай ук авылга күчмә кино килде. Зурларга да, балаларга да куела иде. Мин клубта 15 ел эшләдем”.

Кәдрия ападан соң Зөлфия Ягъфарова, Ләлә Ахметсалихова, Рәсимә Шарипова, Тәлгать Сибгатуллин, Дәүли Бәйрамов, Әхтәм Муфазалов, ФәйрүзәАскаровалар эшләгән. Фәйрүзә Аскарованы халык бигрәктә сагынып искә ала. Ул үзе эшләгән чорда гаилә бәйрәмнәре, урам концертлары оештырган, авыл яшьләрен җыйнап күрше авылларда концертлар куеп йөргән. Алсу Бәйрамова, Раниф Фазылҗанов, Ллилия Аскаровалар ул вакыттагы иң актив үзешчәннәр булган.

1991 елның февраль аеннан клубта Тәнзилә Фазылҗанова эшли башлый. Ул барлык календарь бәйрәмнәрне үткәрү өстенә “Кияү урлау”, “Кияүгә чыгам әле” кебек спектакльләрне сәхнәләштерде. “Арча кичләре”нә ярты авыл халкының концерт белән баруы күркәм гадәткә әйләнгән.

Клубта 1997 елда Әлфия Карамова эшли. 2005 елда бина искерү сәбәпле, 1970 елда төзелгән балалар бакчасына күчерәләр. Бу елдан клубта Айсылу Галимҗанова эшли. Ул балалар бакчасын чын клуб итәргә шактый көчен куя. 2014 елдан клубта Гөлназ Галимҗанова эшли.

Г.Галимҗанова

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика