“Мохтар картны юлда очраттым…”

,

“Мохтар картны юлда очраттым…” – мәкалә исеме ҺТакташның «Киләчәккә хатлар» поэмасыннан алынган. 1931 елның 17 февралендә Казанда узган Татарстан Советларының IX съездында «Батыр Курса» колхозыннан карт ударник Хәбибулла Мохтаров катнашып, һәрдаим игътибар үзәгендә була. Бу съездда Һади Такташ та булып, шул елларда “Киләчәккә хатлар” исемле поэмасын иҗатын итә. Курсалылар һәм М.Мәһдиев съезд вакытында делегат авылдашлары белән […]

>>

Абдуллина Нәкыя

,

Абдуллина Нәкыя – Арча районы Сикертән авылында туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы, педучилищеда группадашлар. Укыган вакытындагы маҗараларны Нәкыя апа сөйләргә ярата. “Мөхәммәт булмаса, мин үзем яраткан укытучы һөнәрендә эшли алмаган булыр идем. Мин аңа бик рәхмәтле булып яшәдем. Ул безнең командирыбыз иде”, – дип искә ала укыган вакытларын. Сеҗе мәктәбендә кырык елдан артык балаларга белем бирә. Мөхәммәт […]

>>

Авыл алга карый

,

Авыл алга карый – мәкалә. Автор авыл тормышындагы проблемаларны өйрәнеп, мәкалә язар өчен, туган ягына кайта. Якташларының “Куйбышев” исемендәге колхозгадагы (Гөберчәк, Казаклар, Чөмә-Елга, Сикертән авыллары) үзгәрешләргә мөнәсәбәтен ачыклый, аларның шәхси тормышларына күз сала. Салих Шәймуллин, Диләрә Әхмәдуллина, Васил Әминев, Борһан Хәбибуллин кебек авылдашлары турында яза. Авылдагы гореф-гадәтләрнең үтәлеше турында колхоз рәисе Вагыйзь Газимовтан белешә. Автор: […]

>>

Авыл җырчысы

,

 Авыл җырчысы – мәкалә. Биредә Рөстәм Галиуллин язучының юбилее уңаеннан зур очрашулар үткәрелүе турында хәбәр итә. Язучының якташы булуы белән дә горурлана автор, аның әсәрләренең мәңгелек булуын да язып үтә. Әдип укыган урыннар һәркем өчен кадерле. Музей-йортының һәрвакыт кунаклар кабул итүе шатландырса, киләчәктә язучының моңарчы укылмаган мәкаләләре, фәнни эшләре китап булып басылып чыгачагына да ышаныч […]

>>

Авылыма хат

,

Авылыма хат – мәкалә. Автор авылдашларына мөрәҗәгать белән чыгыш ясый. Якташларының гомер буе тырыш, хезмәт сөючән булуларын ассызыклый һәм кайчандыр “Куйбышев” исемен йөрткән колхозның исемен алмаштырырга кирәклекне дә аңлата. Чыннан да, үз вакытында күренекле шәхесләрнең исемнәрен колхоз исеме итеп алган булсалар, тора бара алар актуальлекләрен югалта. Шуңа күрә исемне дә заманча, яңгырашлы һәм дә җирлекнең […]

>>

Апрельнең бер иртәсе

,

Апрельнең бер иртәсе – мәкалә. Язмада автор үзенең талантлы, зирәк бертуган сеңелесе Гөлчәчәк (1932.01.05-1936.04.?) турында бәян итә. Әти-әнисенең үзләренә аерым, балаларга бер-ике чиста сөлге тотулары, теш чистартырга порошок булмаганда, утын күмере яки төелгән аш тозы белән көнгә ике мәртәбә теш чистартырга мәҗбүр итүләре хакында әйтә. 1936 елда авылда кызамык авыруы таралып, күп бала, шул исәптән […]

>>

Арча ягына да “хәтер” кирәк

,

Арча ягына да “хәтер” кирәк – мәкалә. Хәтер сүзе үз эченә бик зур мәгънәне ала. 1929-1937 еллар аралыгында Арча ягында укымышлы, эшлекле никадәр кеше сталинизмның канлы корбаны булуы языла. Алар һәркемнең хәтерендә. Язучының әтисе дә репрессия корбаны. Һәр авылда хәтер сакчылары бар. Ләкин кем бу хәтерне, корбаннарны барлар – авторның төп проблемасы шушы урында чагылыш […]

>>

Атадан бала яшь кала

,

Атадан бала яшь кала – мәкалә. Автор М.Мәһдиевнең студенты. Аннан белем алуына чиксез бәхетле булуын яшерми. Язучы җитәкләгән түгәрәккә күп студентлар йөргән. Аннан алган белем бүгенге олпат шагыйрь-язучылар җилкәсендә. Автор Мәһдиевнең әнисенә күрсәткән кадерен дә искә ала, гаиләсенә булган мөнәсәбәтне дә ачып бирә. Әдип хөрмәтенә оештырылган очрашулар һәркемнең күңеленә уелып, озак еллар сакланачагына ышана. Әдәбият: […]

>>

Әминова Өммегөлсем Заһидулла кызы

,

Әминова Өммегөлсем Заһидулла кызы – Саба районы Түбән Симет авылында 1904 елның май аенда туа. Кияүгә чыгып, Гөберчәк авылында яши. М.Мәһдиевнең әнисе Рабига апа белән бер авылдан булып, дуслар булганнар, үзара аралашып яшәгәннәр. Бөек Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәсендә татып, ялгызы балаларын үстереп, аларны кеше иткән. Кырыс заманда да биш вакыт намазын калдырмыйча, ураза тотып, […]

>>

Әнкәй

,

Әнкәй – кечкенә хикәядә килен белән кайнана арасындагы мөгалләмә темасы. Чит йортка килгән килен кеше кайнанага “әнкәй” дип дәшәргә ияләнә алмавы ул гадәти күренеш. Чит анага андый сүзне әйтү ят кебек, чөнки җир йөзендә бала өчен әни ул бер генә. Ләкин иреңне яратасың икән, аның әнисен дә хөрмәт итәргә тиеш буласың. Бу тормышның язылмаган кануны. […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика