“Тукайга багышлау” исемле күргәзмә

«Сахралардан исте җилләр,
Ә мин очалмадым.
Күк катыннан килде БӘХЕТ,
ә мин тоталмадым.
Яратканым бер кыз булды,
Ә мин кочалмадым.
Күңелемдә яралды моң,
Тыңлап туялмадым…»

Бу юллар шагыйрь һәм рәссам Хәмит Нәҗип улы Латыйповныкы. Аның иҗатында киң далада искән җилләр дә, хыял канатларында очкан яшьлек тә, күк катындагы бәхет тә, куе карурман эчендәге серлелек, саф һәм тыйнак ярату һәм, әлбәттә, һәр картинасында фәкать шагыйрь-рәссам гына тудыра алырлык сихри моң бар. Ул моңда халкыбызның шанлы тарихы, авыр, сикәлтәле язымышы, куе төсләр белән генә бирелгән матурлык һәм киләчәккә өметне күрәбез.

Бүген музеебызның күргәзмәләр залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйповның “Тукайга багышлау” исемле күргәзмәсе ачылды. Әлеге иҗатта Тукай рухын һәм милли аһәңнәребезне күрерсез.

Күргәзмә белән алдагы ике ай дәвамында танышырга мөмкин. Рәхим итегез!

#КазанАртыМузее #АрскКультура

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика