Якташыбызны искә алып…

И туган җир, газиз җир син,

Әткәм-әнкәм торган җир.

Бу дөньяга аваз салып,

Кендек каным тамган җир.

 

И туган җир! Сөюләрем,

Көюләрем туган җир!

Яшьләремнең иң татлысы,

Иң ачысы тамган җир!

                                                          Хәнәфи Бәдигый

 

       Бүген, 13 гыйнварда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, якташыбыз Хәнәфи Бәдигыйга 80 яшь тулган булыр иде, ләкин аны сагынып искә алырга гына калды.

     Хәнәфи (Канәфи) Габделбәр улы Бадыйковның Мөрәле авылында  башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлавын барыбыз да беләбез. Кайда гына эшләсә дә Хәнәфи Бәдигый иҗатын туктатмады,       аның 2001 елда “Абага чәчәге”, 2002 елда “Күңел ялкыны”, 2007 елда “Яшел чирәм”, 2014 елда “Туган җир кешесе”, 2016 елда “Дала бөркете”,2019 елда “Муса Җәлил поэтикасы” исемле китаплары басылыа чыкты. Ул газета-журналларда төрле темаларга язылган мәкаләләрен, китапларын безнең музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бүләк итеп барды. Музейда Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә урнаштырылды.\

      Хәнәфи Бәдигый районыбызда үткәрелгән чараларда актив катнаша иде, районыбыз мәктәпләрендә, катапханәләрендә үзенең китапларының язылу тарихларын аңлатып, шигырьләрен укып эчтәлекле чыгышлар ясады. Әдәбият сөючеләр аның иҗаты белән кызыксынып тордылар һәм киләчәктә дә  әсәрләрен яратып укырлар дип ышанабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Ачык һавада күргәзмә

Бүген, 26 август көнне, “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге каршында ТАССР төзелүгә 100 ел, 30 август – Республика көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Аны велосипедта килгән яшь сайлаучылар төркеме дә, өлкәннәр дә, балалар да яратып карадылар. Күргәзмәдә Татарстан Республикасының дәүләт символлары, халкыбызның үткән тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары, күренекле шәхесләре турында мәгълүматлар алырга мөмкин иде.

 

 

Бәйрәмнәрне каршылап

30 август – Республика көне якынлаша. Шәһәребезнең һәр почмагында бәйрәмгә әзерлек бара. Арча шәһәренең Сызгановлар урамыннан узган һәркем, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре тарафыннан куелган, ТАССР төзелүгә 100 ел, Арча районының оешуына 90 ел тулу турында бай мәгълүмат бирелгән стендларны зур кызыксыну белән карый. Анда районыбызның хезмәт коллективлары турында язмалар һәм фотолар, Татарстанның Халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләрнең Арча халкының булганлыгы, уңганлыгы турында әйтелгән фикерләре урын алган.

Гариф Ахуновның: “Мин Арчамның, язучылары һәм шагыйрьләре, җырчылары һәм артистлары, фән кешеләре һәм игенчеләре белән бергә, башка хезмәт казанышлары белән дә бөтен Татарстанда дан тотып яшәвен телим, туганнар!”, – дигән теләге бик дөрес әйтелгән. Арча районы Татарстанда игенчелек һәм терлекчелек, төзелеш эшләре, мәгариф һәм мәдәният, сәламәтлекне саклау, өлкәннәрне хөрмәтләү, яшьләр белән эш һәм спорт, гомумән һәрбер юнәлештә югары күрсәткечләргә ирешә.

Шәфигулла Гарипов

 

Герой-укытучыга багышланган күргәзмә ачылды

Бүген күргәзмәләр залында Арча ягының горурлыгы, Ленин ордены, Почет билгесе кавалеры, үзенең авыр, ләкин мактаулы хезмәте өчен иң зур дәрәҗә — Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган укытучы Габдрахманова Стэлла Зәкиевнага багышланган күргәзмәне ачу тантанасы булды.

Яңасалада Гомәр Бәширов паркы ачылды

Яңасала авылында Сталин премиясе лауреты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигездә парк һәм истәлек тактасы ачылды. Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, язучылар, журналистлар һәм Яңасала халкы катнашты. «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре әдип иҗатына багышланган күргәзмә оештырды.

Яңа күргәзмәгә әзерлек эше бара

Социалистик Хезмәт Герое, Яңа Кенәр мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Габдрахманова Стэлла Зәкиевнага багышлаган күргәзмәгә әзерлек эшләре бара.

«Календарьларда ил тарихы» күргәзмәсе

«Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә төрле елларда чыгарылган календарьлар күргәзмәсе куелды. Бик түп төрле календарьлардан илебез тарихы, халкыбызның гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләребез турында һәм башка темаларга язмалар табарга мөмкин. Күргәзмәдә 1945 елда чыгарылган календарьны да күрә аласыз. Аны музеебызга Арча сәнгать мәктәбенең озак еллар дәвамында директоры булып эшләгән Альберт Гайнетдинов бүләк итте.

 

Җиңү бәйрәме

9 май — Җиңү бәйрәме көнне «Казан арты» музее хезмәткәрләре мәктәп музейлары белән берлектә «Фронт хатлары», «Тыл һәм фронт», «Фотоларда — Арча тарихы», «Батырлыкка — 75», «Бәяләнми калган батырлык», «Җәсәдләре — туган җирде» исемле күргәзмәләр оештырды. Бәйрәмнең кайбер мизгелләре безнең фотоларда:

Радик Мөхәммәткә багышланган күргәзмә

Чиканас авылында туып-үскән, “Килегез сез Арча якларына”, “Көмеш ияр”, “Әгәр бергә булсак…” дип исемләнгән шигырь китаплары авторы Радик Мөхәммәтнең тууына 60 ел тулу уңаеннан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә оештырылды. Якташыбызны искә алу кичәсе 3 апрель көнне 10 сәгатьтә “Казан арты” тарих-этнография музеенда була. Кичәдә шагыйрь Газинур Моратның да катнашуы көтелә.

«Сугыш еллары хатлары» («Письма военных лет»)

Бүген музеебызда #тарихи хәтер #историческая память проекты кысаларында «Сугыш еллары хатлары» («Письма военных лет») исемле күргәзмә ачылды. Республикабызның төрле районнарыннан килгән сугыш хатларын туплаган күргәзмә тагын бер көн — иртәгә, 25 мартта да эшләячәк.

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика