Татарстан Республикасы Конституциясенә 30 ел!

Иң югары юридик көчкә ия булган төп законыбыз 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде.
Татарстанның үз Конституциясен кабул итү республика үсешендә зур роль уйнады һәм аның киләчәк юлын билгеләде. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисадый мөмкинлекләрне, күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге бирде.
Конституция кабул ителгәннән соң, өч дистә ел эчендә Татарстаныбыз нык узгәрде: үсте, ныгыды, матурайды!
Кадерле райондашлар, милләттәшләр! Барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәбез! Сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез. Барлык мөмкинлекләре булган Татарстан Республикасында игелекле гомер итәргә язсын!
Бәйрәм белән!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика