Шушмабаш мәктәбе музее
«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Шушмабаш мәктәбендәге туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге белән танышып кайтты. Әлеге музей 1985 елның 9 маенда Шушмабаш авылы ветераннары һәм «Северный» совхозы директоры Вагыйз Минһаҗев катнашында ачылган.
Өчиле авылының тарихи урыннары
Яңасалада
Арча районы Яңасала авылындагы мәктәптә күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, СССР дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировка истәлек тактасы ачылды
Президент Яңа Кырлайда
Бүген Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай мемориал-комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Мәдәният министры Айрат Миңнемулла улы Сибагатуллин, Таттелеком генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин булды.
- 1921 елның 5 июлендә вафат булган Хәбибулла Гатаулла углының кабер ташы
- 1928 елның 28 гыйнварында вафат булган Галимҗан Сәйфетдин улының кабер ташы
Без Яңасалада
«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Яңасала авылында булды. Музей белгечләре мәктәптә урнашкан туган якны өйрәнү музее, мәктәп тарихы, Гомәр Бәшировка мөнәсәбәтле истәлекле урыннар, әдипнең туган нигезе һәм Җидегән чишмә белән танышты. Безнең фоторепортаж:
- Мәктәптә туган якны өйрәнү музее
- Гомәр Бәширов авыл мәктәбен ачу тантанасында
- Мәктәп тарихы тупланган альбом
- Җидегән чишмә
- Яңасала авылы
Казанбаш мәктәбендәге музей
Казанбаш мәктәбендәге туган якны өйрәнү музее. Музейда Гариф Ахуновка багышланган махсус экспозиция бар, колхоз, авыл советы һәм мәктәп тарихларына нисбәтле бай экспонат, фоторәсемнәр тупланган. Музейның җитәкчесе — Фазлиева Резеда Ринат кызы.
- Музей җитәкчесе Фазлиева Резеда Ринат кызы
- Җир бит мәңгелеккә бирелгән!!!
- Потребительләр уставының тәрҗемәсе, 1914 ел
- Атаклы имам Салихҗан әл-Барудиның «Фәтхет-тәҗвид» китабы
- ХIХ гасырда күчерелгән кулъязма китап
- Гариф Ахуновка багышланган экспозиция
- Казанбаш мәктәбе
- Атаклы колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Хәстиев Мирбат Бәдри улы
- Мөхәммәт Мәһдиев Казанбаш мәктәбендә укытучы
- Укытучы Мөхәммәт Мәһдиев Казанбаш мәктәбендә
- 1998 елның май аенда Гариф Ахунов Казанбаш мәктәбендә соңгы мәртәбә була. Нәкъ менә шушы урынга басып укучыларга хәер-фатыйха бирә
- Казанбаш авылы