Үләне дә кадерле

“Симеттә, әни туган нигезнең бакча башында, су буенда бөтнек үсә икән. Әни гомере буе Симеттән үз кулы белән җыеп кышлык бөтнек алып кайта иде. Бөтнек исе, күрәсең, аңа үз илен, үз нигезен хәтерләткәндер…” , — дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Нәкъ шуларны үз күзебез белән күрү, язучының әнисе туып үскән яклар белән танышу, аны хәтерләүчеләр белән очрашып сөйләшү нияте белән Саба районы Түбән Симет якларына сәяхәткә чыктык. Табигате матур, бу яклар белән минем беренче генә танышуым иде. Әсәрдә язылганча башта Югары Симет авылы, аннары гына бераз иңкүлектә Түбән Симет авылы урнашкан. Бу авылда,кызганыч, башлангыч мәктәп ябылган, шулай да курчак өе кебек эшләнгән балалар бакчасы, клуб биналары әллә каян кешенең күзен үзләренә тартып тора. Авыл уртасында зират. Мәһабәт бинага мәчет урнашкан, шуннан ерак түгел Мөхәммәт абый кечкенә вакытта кунакка килә торган әнисенең нигезе. Ул нигезнең бер өлешен авылдашлары кысалап куеп, агач та утыртканнар. Тирә-юне бик чиста, истәлек тактасы да урнаштырганнар. Димәк, авыл халкы бу нигезне онытмый, хөрмәтләп карап тора дигән фикергә килдем. Рәбига абыстайның нигезен безгә аның туганы Шәймөхәммәт ага Җиһангиров күрсәтте. Чөнки безнең бу авылга киләчәгебез хакында алдан сөйләшеп куйган идек. Без килгәндә Шәймөхәммәт ага үз хуҗалыгында эш белән мәшгуль иде, безне аның хатыны Гөлниса апа каршы алды. Өйләренә үттек. Күз кулдан эшләнгән шкаф, өстәлгә төште. Соңыннан сорап белдем, хуҗа үз кулы белән ясаган икән,  бизәкләре бик матур, зәвык белән эшләнгәне әллә каян сизелә. Чөнки язучының туганы мәктәптә хезмәт дәресләре укыткан кеше булып чыкты, соңыннан колхозда прораб булып эшләгән.

Шәймөхәммәт ага белән үткәннәргә бик ерактан юл алдык, чөнки ул авыл тарихлары, аның килеп чыгышлары, авыл исемнәренең мәгънәләре белән кызыксынып яши икән. Кулында әллә никадәр мәгълүмат барлыгын да күрдек.

– Симеткә сезнең Арча ягыннан да кешеләр килеп урнашканнар. Андыйларның нәселләре байтак монда, – дип сүз башлады йорт хуҗасы. – Безнең якларда имән урманнары үскән. Пётр патша шуларны кистереп, Казанга, Бишбалтага корабльләр төзергә җибәрткән. Ул вакытта да сезнең яклардан урман кисүчеләр байтак килгәннәр. Симет сүзе чирмешләрнең зыярат кылуы дип аңлатыла икән. Бу хакта галимнәр белән дә хатлар языштык. Эзләнә, кызыксына торгач, шуны белдем, Шиһабетдин Мәрҗани әни ягыннан миңа бабам булып чыга икән. Бөтен нәрсәнең дә башы бар, ләкин зиһенне тупларга кирәк дигән берәү, – диде дә Шәймөхәммәт ага бераз фикерләрен тәртипкә китерү өчен сөйләвеннән туктап калды. – Мөхәммәт абыйга мин әнисе ягыннан туган булып чыгам. Безнең нәсел – муллалар, Яхиннар нәселе. Үз вакытында аларның күбесен сөргенгә дә сөргәннәр, төрмәләргә дә утыртканнар. Мичән авылында мулла булып хезмәт иткән Рәбига апаның абыйсы Габдерәүфне Томск шәһәренә ун елга каторгага озаталар. Ул аннан исән-сау әйләнеп кайта, хәтта миңа исемне дә шул хәзрәт куя. Ә Габдрахман исемле абыйсы Актүбә шәһәрендә 1944 елда вафат була. Рәбига апаның ир туганнары барысы да мулла булып хезмәт иткәннәр. Габдрахман белән Мөхәммәт абыйның әтисе Сөнгатулла бергә армия хезмәтендә булалар. Бу ике егет арасында яшь кыз Рәбига турында бераз сөйләшү булып ала. Сөнгатулла армиядән кайткач, Симеткә килеп, Рәбиганың кулын сорый һәм аңа өйләнә. Чөнки Сөнгатулланың да, Рәбиганың да нәселе укымышлы. Элек укымышлы гаилә нәрсә дисәң дә, барыбер үз даирәсе кешеләре белән аралашып, гаилә корган. Ә мин Рәбига апаның бертуганы Габделшәфыйкның кызы Мөршидәнең малае булам. Мөхәммәт абыйның Казандагы дачасын төзергә булыша алдым. Бик юмарт кеше иде. Ул вакытта әле мин өйләнмәгән. Өйләнү темасына миңа байтак киңәшләрен бирде. Гөберчәккә барып, Мөхәммәт абый белән аның ишегалдыннан чапкан печәненнән ясалган шалашында төн кундык әле. Ә йоклаганчы клубка чыгып кердек. Клуб яшьләр белән шыгрым тулы. Кая гына барсам да, баян минем белән. Мөхәммәт абый шулвакытта баянда уйнарга кушты. Мин уйнадым, ә яшьләр рәхәтләнеп вечер уйнадылар. Шуннан кайтып печән исенә исереп йокладык. Шунда Мөхәммәт абый сөйләгән иде. Рәбига абыстай белән тарантас җигеп, Симеткә кунакка килергә чыкканнар. Чуриле аркылы килгәндә поезд юлын чыгасы бар бит. Шул урынга җиткәч, поезд тавышыннан атлары куркып, тарантас җиргә каплана, Рәбига апа бераз җәрәхәтләнә, кире өйләренә кайтып китәләр. Шуннан соң бик озак вакытлар Мөхәммәт абый безнең якларга кайтмады. Бервакыт безгә кергән ул, Рәбига апа вафатыннан соң инде бу, ләкин мин эштә булганмын, бакчадан бөтнек җыеп алып кайтып киткән. Әнисе истәлеге булсын дидеме икән? Рәбига абыстай бары Түбән Симеттә үскән бөтнекне генә кулланган. Мөхәммәт абый каяндыр җыеп алып кайтып биргән булган бу үләнне, ләкин әнисе үзенең туган ягыныкы түгеллеген сизгән, аны ашамаган. Менә шулай, сеңлем, туган ягыңның үләне дә кадерле, һавасы да файдалы.

1972 ел дип хәтерлим, Мөхәммәт абыйның гаиләсе, апасы Равия белән бер туганыбызның юбилеенда булдык. Шулвакытта абый мандолинада, ә мин баянда “Олы юлның тузаны” көен уйнадык. Бөтен кеше хисләнеп тыңлаганы истә калган.

Шәймөхәммәт абыйның баяны креслода тора иде. Уйнадык дигән сүзен ишеткәч, нәкъ шул көйне безгә дә уйнап күрсәтүен сорадык. Уйнады. Өлкән буын кешеләренең уйнавы миңа никтер үзгә тоела, алар моңлырак, матур бормалар белән уйныйлар сыман.

– Безнең улларыбыз да баянда уйный. Кечкенәсе үзе көйләр чыгара, синтезаторда да уйный, – дип Шәймөхәммәт абый балаларын да мактап алды. – Быел абыйның кызы Гәүһәр белән Равия апаның кызы Җәүһәр дә килгәннәр иде. Әбиләре нигезенә бардык, үткәннәрне искә төшердек. Гомер үтә, нәсел җепләрен югалтмаска иде. Ә Мөхәммәт абыйга куелган бюстьны мин Арчага баргач күрдем. Бик мәгърүр кыяфәттә үткен караш белән һәркемне күзәткән шикелле тора. Бюсть янында басып торганда бәрәңге сабагының кыраудан соңгы исе борынга бәрелгән күк булды. Мич алдында торган көлчә күз алдына килеп басты, әнинең пешергән ипие искә төште. Юкка гына халык язучысы дигән исем бирелмәгән безнең абыйга. Аның һәр әсәре гади, авылча. Кайвакыт радиодан аның өзекләрен сөйләтәләр. Тыңлыйсың, шунда ук син ул язган табигать кочагында яки геройлары белән янәшә кебек үзеңне хис итә башлыйсың. Мөхәммәт абый безнең горурлыгыбыз. Ул Арчаныкы гына түгел, безнең Сабаныкы да бит. Ничек горурланмыйсың, мактанмыйсың ди шундый туганың булуы белән!

Шәймөхәммәт агада Мөхәммәт Мәһдиевнең берничә китабы саклана икән, ә шкафы өстендә агачтан ясалган ике тартма бар. Шуларны алып, безгә күрсәтте. Эчендә XVI гасырда ук булган кулъязмалар: Мәккәдән кайткан китап һәм Яхиннар нәселендә сакланган Коръән китабы. Никадәр тарих һәм истәлек!

Халидә Габидуллина,

Арча районы, Гөберчәк авылы

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика