Әдәби автомарафон «Әтием эзләреннән…»

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

11 сентябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музее Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90, аның кызы Гәүһәр Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан  “Әтием эзләреннән…” исеме астында әдәби автомарафон оештырды. Мәртәбәле кунаклар арасында  язучы М.Мәһдиевның кызы Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Гавриил  Державин исемендәге әдәби премияләр иясе Гәүһәр Хәсәнова, язучының бертуган апасы Равиянең кызы Җәүһәр ханым, якташ язучыбыз Вакыйф Нуриев, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Риман Гыйлемханов бар иде. Шулай ук бу сәяхәттә Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә катнашты.

Автомарафон музеебызның  әдәбият һәм сәнгать бүлегендәге күргәзмәне караудан,  Арча үзәгендәге язучылар аллеясендәге һәйкәлләргә чәчәк салудан башланып китте.  Киләсе тукталыш М.Мәһдиев укыткан Казанбаш мәктәбендә булды. Нәкъ тә шушы авылда Мөхәммәт Мәһдиев үзенең булачак тормыш иптәше Лилия ханымны очрата, аларның кызлары Гәүһәр дөньяга килә . Камалов Ришат Ренатович җитәкчелегендәге мәктәп коллективы кунакларны зур әзерлек белән каршы алды. Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров Гәүһәр ханымны юбилее белән котлап, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бөек Ватан сугышы елларында М.Мәһдиев укыган Арча педагогия училищесы урнашкан Үрнәк авылында да тукталыш ясалды. Арча аграр- сәнәгать һөнәр көллияте җитәкчесе Камалутдинов Рифкать Рафаил улы күргәзмә белән таныштырды, кунаклар хәтирәләре белән дә уртаклаштылар. Язучының әсәрләрендә телгә алынган наратлар янында басып тору безнең өчен үзе бер дулкынландыргыч мизгел иде.

Сәяхәтебезне дәвам итеп, басу-кырлар аркылы М.Мәһдиевның хезмәт юлы башланган Сеҗе мәктәбенә юл алдык. Табигатнең матурлыгына хозурланып, Мөхәммәт аганың әсәрләрен янәдән бер искә төшердек. Укытучылар да, укучылар да язучы турындагы истәлекләрне саклыйлар, аның белән горурланалар.

Сикертән мәктәбендә безне “яшь Мөхәммәт” каршы алды, укучылар язучының әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләп, һәрберебезне дә сокландырдылар.

Гөберчәк авылында М.Мәһдиевнең каберенә зиярат кылдык. М.Мәһдиев музеенда автомарафончыларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы каршы алды.

Автомарафонда катнашучыларны һәр мәктәп коллективы да ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Мәктәпләрдә язучыга багышлап төзелгән күргәзмәләр булу, балаларның аның иҗатын белүләре һәм кызыксынулары һәрберебезнең дә күңеленә хуш килде.

Үзенең юбилей көне уңаеннан Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева район халкы исеменнән күпсанлы котлаулар кабул итте һәм автомарафонны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Бу сәяхәтне оештыручы М.Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыямовнага һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика