2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Бишектә үк “әннә” диеп

Ачылган телем минем;

Үз телемдә сөйләшкәнгә

Кояшлы күгем минем.

 

Башка телләрдән ким түгел,

Мактаулы телем минем;

Матур ядъкарләр тудырган

Борынгы телем минем.

 

Кеше белән аралашкан

Ягымлы телем минем;

Газиз балаларым кебек

Кадерле телем минем.

 

Атсалар да, ассалар да

Югалмас телем минем;

…Кем ярата туган телен,

Ярата туган илен.

 

Бу шигырьне якташыбыз, РСФСРның атказанган төзүчесе Вәзыйх  Рәхимов язган һәм бүгенге көндә ул бик актуаль яңгырый.

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу. Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул – халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра.

Җир шарында яшәүче халык 6 меңнән артык телдә сөйләшә. Телләрнең һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора. Барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

Ә безнең туган телебез, татар теле, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрле халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала. Татарлар өчен инглиз телен өйрәнү дә читен түгел, без аны тизрәк, җиңелрәк өйрәнәбез.

Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора, фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен – нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мөхитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел – сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре беренче тапкыр 1909 елда “Балалар күңеле” җыентыгында басылып чыга. Бу шигырь рус шагыйре, тәрҗемәче, Тукай премиясе лауреаты Сергей Липкин, шагыйрә, тәрҗемәче Венера Думаева-Вәлиева, шагыйрь, тәрҗемәче Равил Бохараев тарафыннан рус теленә “Родной язык” исеме белән тәрҗемә ителгән. “Габдулла Тукай энциклопедия”сендә: “Туган тел” шигыренең эчтәлегенә караганда, әсәр күбрәк сабый балаларны, яшүсмерләрне күздә тотып, аларга мөрәҗәгать итеп, үгет-нәсыйхәт биреп, киңәш тотып язылган. Тукай туган телнең бишектән үк тирә-якны, дөньяны танып-белү чарасы булуын үзәккә ала. Телнең матурлыгы, күрке баланың күңеленә, йөрәгенә иң якын  кешеләренең – әнкәсенең көйләре, әбисенең хикәятләре аша сеңеп кала. Шагыйрь акрынлап туган телнең тормыш өчен файдалы, кирәкле якларын аңлатуны киңрәк җирлеккә күчерә. Әткә-әнкәнең теле адәм баласына шатлыкта да, кайгыда да ярдәмгә килә, дөньяда күп нәрсәне аңларга, тоярга булыша. Туган телендә яшь кеше беренче догалары белән Ходайга мөрәҗәгать итә: “Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне…”

Татар телен кысу көчәйгән, аның таралыш даирәсе тарайган саен, “Туган тел”нең халыкның рухи дөньясында тоткан урыны арта, яңгырашы киңәя бара. Татар милләтенең һәр яңа буыны шигырьдә үз чорына якын сыйфат-билгеләрне ача, таяныч, терәк таба, яңгырашын киңәйтә килә. Чөнки аның үзәгендә һәр халык өчен иң газиз нәрсә – тел язмышы турында җитди уйланулар ята. Күләме белән зур булмаган бу шигырь ата-ана теленә чиксез мәхәббәтне, аның киләчәгенә ышанычны, өметне үзенә сыйдырган. Гадәти күренгән сүзләр туган теленә битараф булмаган кешене дулкынландырмый кала алмый. Демократик үзгәрешләр, азатлык өчен көрәш чорында ”Туган тел” тулы килеш басыла башлый һәм мөстәкыйльлек әләменә әверелә. Көйгә салынган шигырь, җыр буларак та киң таралып, Җир шарының төрле төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштергән, күмәкләп башкарыла торган гимн дәрәҗәсенә күтәрелә. Җыр аша күңелләргә сарылган уртак хис, җылы дулкын – теле әле генә ачылган баланы һәм туган илен сагынып читтә яшәгән байны, балыкчыны һәм күмер казучыны, җир эшкәртүчене һәм чал чәчле профессорны берләштерә. Милләт язмышы белән бәйле  барлык җыелышлар, митинглар еш кына “Туган тел” не искә алу белән башланып, шуны җырлау белән тәмамлана. Шигырь башкаручыларның һәм тыңлаучыларның күңелендә милләтпәрвәрлекнең кабынып китүенә этәргеч бирә, халыкны берләштерүче зур рухи көчкә әверелә. Әсәрдә Тукай милли башлангычны, горурлык хисен нечкә, күзгә бәрелеп тормаган деталь-күренешләрдә эзли, аның ерак тамырларына үтеп керергә тырыша.

Шагыйрь, катлаулы чагыштыру-сынландырулар кулланмыйча гына, Туган телебезгә дан, мәдхия җырлый, укучыда иң изге хисләрне уятуга ирешә”, – дигән аңлатма бирелгән.

Быел “Туган тел” шигырь буларак та, татар халкының гимны буларак та күп тапкырлар яңгырар әле һәм туган телебезгә мәхәббәт уятыр.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика