Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген…

Бүген  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана 2021” театр премиясен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллинаның да булуы безнең өчен зур шатлык. Бу бүләккә  ул  “Хуш авылым”  спектаклендә башкарган роле өчен  “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче буларак лаек булган.

Ләйсәннең әнисе ,Татарстаның халык артисты  Раушания Фәйзуллина, Симетбаш авылында туып үскән якташыбыз  бүгенге көндә Әлмәт театрында  берсеннән–берсе кызыклы образлар иҗат итә. Халыкара театр көне  Ләйсән өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнде. Без якташларыбыз белән горурланабыз, аларның уңышларына сөенәбез.

Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика