Бөек батырлык эзләреннән

Курку белмәс геройлар булганда, без киләчәккә ышаныч белән карый, үз илебез һәм аның тарихы белән горурлана алабыз. Ватан геройларының исемнәрен һәм күрсәткән батырлыкларын искә алу, яшь буынга җиткерү максатыннан районыбызда бик күп чаралар уза. Хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан райондашларыбыз белән очрашулар үткәрелә.

Районыбызда Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышларын ачыклау буенча зур эш башкарыла. «Казан арты тарих-этнография музее»нда «Бөек батырлык эзләреннән» дип исемләнгән чарада «хәбәрсез югалган» дип саналган 7 якташыбызның якыннарына рәсми хәбәр кәгазе тапшырылды.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика