Бездә – чит ил кунаклары

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда төрле милләт кешесе кунак була. Мәсәлән, күптән түгел генә музейда КФУ студентлары булып китте. Алар дөньяның төрле почмагыннан җыелган егет һәм кызлар: Гыйрак, Иордания, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, билгеле инде, үзебезнекеләр дә бар. Алар –бөтендөнья күләмендә музейларны нинди эш ысуллары кулланып,танытып булу проекты өстендә эш алып барырга җыенучы студентлар. Экскурсия барышын кунаклар бик игътибар белән тыңладылар. Иң беренче татар милләтенең көнкүреше, гореф-гадәтләре, аралашулары, һөнәрләре турында сөйләгәндә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кызыксыну бар, чөнки экскурсия барышында гына да бик күп сораулар яуды: ничек алай, ни өчен, кайчан, һәм башкалар.

Гыйрак иленнән килгән Рәхим исемле студент музеебызда татар язучысы, аның иҗаты, тормышы турында байтак мәгълүмат алды. Шәһәрдә туып-үскән егет музей бинасының агач бүрәнәле булуына бер яктан гаҗәпләнсә, икенчедән соклануын да сиздерде. Хыял диңгезендә йөзгән Рәхим, рөхсәт алып, язучының урындыгына утырып карады, истәлеккә фотога да төште.

Авылыбыз тарихына багышланган күргәзмә дә студентларда соклану хисе тудырды. Кайбер китапларга да аерым игътибар иттеләр.

Студентлар “Казан арты” тарих-этнография, “Әлифба” музейларында да кунак булдылар. Ә кунакларның җитәкчесе, 2000 елда Мөхәммәт Мәһдиев музеен ачу тантанасында катнашкан, ул чорда мәдәният министрлыгында эшләгән якташыбыз Рафаэль Вәлиевның кызы, КФУда эшләүче Римма Вәлиева-Хәкимова иде. Ул туган ягының матурлыгын, мәгърифәтен, мәдәниятын, күренекле шәхесләрен башка милләт вәкилләренә күрсәтергә, аңлатырга теләү максатын да күз алдында тотып, студентларны Арча җирлегенә алып кайткан.

Быел Татарстаныбызда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Чит илдән килеп, Татарстаныбызда белем алучы студентларның Арчада, бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиев туган авылда булуы безнең өчен бердән зур шатлык булса, икенчедән төрле милләт вәкилләренең бердәм булуларына ачык мисал. Киләчәктә дә күңелле очрашулар насыйп булсын, милләтләр дус-тату булып, үз туган телләрен онытмыйча яшәсеннәр иде!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика