Җыры калган олы шәхес

Җыры калган олы шәхес – мәкалә. 1972 елдаКазан дәүләт университеты студенты булган автор М.Мәһдиевне уку йортында беренче мәртәбә күрү хатирәләре турында яза. Тере язучыны күрү, бигрәк тә авыл баласына, зур шатлык сыман. М.Мәһдиевнең лекцияләрен тыңлап, зур ләззәтләнүе, аның төс-кыяфәтенә игътибар итүен дә сиздерә. Укытучының бер кәгазьгә дә карамыйча лекция укуы студентларга киләчәктәге хезмәтләре өчен өлге булып тора. Аның укымышлы, тирән белемле, моңарчы студентларның ишетеп тә, күреп тә белмәгән мәгълүматларны җиткерә алуы язучының сәнгати осталыгы турында сөйли. Студент күңелендә М.Мәһдиевнең мәдрәсәләр темасына кагылышлы лекцияләре, “халык дошманы” улының курыкмыйча ул темага караган мәгълүматларны өйрәнүе зур соклану уятса, аның кайсыбер кафедра җитәкчеләре белән дустанә мөнәсәбәттә булмавы бераз шик уята. Ләкин вакыт үтү белән автор үзенең зур галимдә белем алуы белән горурлана, аның миллионлаган татар халкының күңелендә, йөрәгендә лаеклы урын алуына шатлана.

Чыганак: Вафин Ф. Җыры калган олы шәхес // Татарстан яшьләре. – 20 март, 2010 ел.

Габидуллина Х.

Җитмеш төрле һөнәр

Җитмеш төрле һөнәр – мәкалә. 1930 еллар башында оешкан «Үрнәк» совхозы кәбестә үстерү, терлек асрау буенча махсуслаша. М.Мәһдиев язуынча, сугышка кадәр бу совхозга кешеләр читтән дә килеп урнашалар, чөнки аптека, больница, телеграф, ашханә, пекарнясы булган урын хуҗалык итү өчен уңай булып санала. Арча педучилищесының Үрнәккә күчүе дә, кешеләр артуына китерә. 1944 елның 1 апрелендә “Үрнәк” поселогында авыл хуҗалыгы механизациясе мәктәбе ачыла. Шул чорның яшьләре өчен уку йорты һөнәр алу өчен иң кулай урын булып саналса, колхоз-совхозлар өчен киң профильле кадрлар әзерләнүе – зур проблемаларны чишү дигән сүз. Чөнки алар практиканы колхоз кырларында үтеп, эшкә өйрәнеп килә. М.Мәһдиев язуынча, укытучыларының күбесе коммунистлар партиясе членнары, белемле, тәҗрибәле кешеләр. Бу уку йортын бетереп эшләүчеләр зур үрләр яулап, дан казана, башкаларга үрнәк булып тора. Училище директоры Сәет Хәкимҗанов укучыларга бөтен шартларны тудыру өчен зур хезмәт куя, мөмкинлекләр тудыра, РОНО һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен күп көч түгә.

Хәзерге көндә бер уку йорты “Арча агросәнәгать профессиональ колледжы” дип атала. Арчадагы элеккеге «120 нче профессиональ училище» һәм Балтач районы Норма авылындагы филиалны берләштереп, авыл хуҗалыгы өчен киң профильле белгечләр әзерләү эшен дәвам итә.

Чыганак: Мәһдиев М. Җитмеш төрле һөнәр // Социалистик Татарстан. – 1981. – 4 сентябрь.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика