Хатирәләр саклаучы нигез

Авылыбыз йортларының кайберләрендә кичләрен ут янмый. Ни өчен дисезме? Җавабы бик гади: нигездә яши торган кешеләре калмау. Ләкин иртә яздан кара көзгә кадәр туган нигез җылысын саклаучы, тәрәзә төпләрендә гөл үстереп, йорт-җирне тәртиптә тотучылар да бар. Шуларның берсе – Мөнзилә апа Саматова. Ул улы, килене, оныклары белән Арча шәһәрендә яшәсә дә, авылдагы туган нигезен онытмый.

Мөнзилә апаның туган йортында икәнлеген белдем дә беркөн мин аның янына кердем. Ул сөйләшергә, үткәннәргә яшь аралаш булса да, кайтып килергә,искә алырга ярата. Мине кызыксындырган сорауларның берсе – гомере буе тимерче булып эшләгән әтисе Хәким ага турында күбрәк белү, икенчесе – биш балага әни булып килгән зур йөрәкле Мәхтүмә апа турында истәлекләр барлау иде.

– Әти – Йосыфҗанов Хәким Йосыфҗан улы, – дип сөйләп китте авылдашым. – Ул авылыбыздагы Габделхак кызы Шәмсиягә өйләнә. Балалары күп була, шуларның бишесе исән-сау калып, үскәнбез. Мин – иң кечкенәсе, ике абыем Габделбәр, Васил, ике апам – Мәүлия, Маулиха бар. Кызганыч, өлкән абыебыз инде вафат. Башкалары, аллага шөкер, исән. Барыбыз да Арча шәһәрендә яши. Мәүлия апа гына Штерә авылында гомер кичерә. Әтием колхозда җитмеш ике яшенә кадәр тимерче булып эшләде. Гомере кызу ут каршында төрледән төрле тимер ясап үтте. Кешегә юк сүзен әйтә белмәде, эштән кайткач та өйгә килә торганнар иде, тегене генә ясап бир, бусын төзәтергә кирәк, дип. Ул өйдәге эшен ташлап, тимерчелегенә йөгерә иде. Характеры белән бик кызу, кырыс, ләкин гадел кеше иде ул. Вакыты белән шаянлыгы да булды. Ул укый-яза белмәде, ләкин кириллица белән кул куярга өйрәнгән. Белем алмаса да, математика фәнен яхшы белә иде. Безматематикадандәрес әзерләгәндә бармак буыннарын санап кушарга яки алырга өйрәтә иде. Үзе шул буыннар ярдәмендә мисалларны тиз чиште. Кич җитсә, без һәрвакыт шашка-шахмат уйный идек. Әтине беребез дә җиңә алмый, хәтта абыйлар да, ул яхшы уйный иде.

Элек авылда кем каралты-кура, йорт төзи, өмә ясап эшлиләр иде. Әти берсеннән дә калмады, һәр өмәдә катнашырга вакытын тапты. Ул сугымчы да иде әле. Ләкин колхоз эшенә хилафлык китермәде.Без үскән йортны, каралты-кураны әти үз кулы белән эшләде. Нинди эшкә тотынса да, яратып башкарды.

Әти эшләгән тимерчелек су буенда урнашкан агач бинада иде. Аннан бервакытта да кеше өзелмәде, чөнки чүмече яки сочкычы ватылса, әти янына ашыгалар. Ирләре сугышта һәлак булганнарга аеруча игътибарлы булды ул. Андыйларга үзе дә я кыскыч, я кисәү таягы шикелле әйберләрне ясап бирә торган иде. Хәтта Арчадан да тимер әйберләре ясатыр өчен әти янына кайткан кешеләрне беләм. Йөрүе дә кызу иде аның, ничә карасаң, Хәким өенә йөгерә инде дия торганнар иде. Төшке ашка кызу-кызу адымнар белән кайтыр иде дә, тиз генә ашый, малларга ашарга бирә һәм тимерчелегенә ашыга. Аны армиягә, сугышка да алмаганнар, чөнки әти “р” авазын әйтә белмәде һәм күзе начар күрә иде.

Унике яшеннән тимерче ярдәмчесе булып эшли башлаган әти тора-бара остарып, үзе ярдәмчеләр алып эшли башлый. Остазы кем булганын хәтерләмим, ләкин авылдашыбыз Вазыйх абый белән соңрак озак вакытлар бергә эшләгәнен беләм. Ул вакытта тимерчелекне су буеннан конюшня янына күчерделәр. Агач бина иде ул. Мөхәммәт Мәһдиевнең абыйсы Рәшит белән әти бик дуслар булганнар, алар яшьтәшләр. Рәшит абый ялга кайтса, тимерчелеккә килә, алар байтак вакытлар сөйләшеп утыралар һәм өйгә кайткач, әти шатланып: “Минем янга Рәшит килгән иде”, – дип зур горурлык белән әйтә иде. Хәтта Мөхәммәт абый да атлар янына килгән җирдән (конюшня тимерчелек белән рәттән иде) әти янына еш керә торган булган. Нинди темага сөйләшкәннәр, кемнәрне искә алганнар барысы турында да әти кичке аш вакытында яратып сөйләгәне хәтеремдә.

Безнең күршедә өлкән яшьтәге аксак Хуҗа бабай бар иде. Вакытында ул бик оста итекче булган. Әти аннан итек басарга өйрәнеп, өйдә шул бабай белән эшләгәннәренхәтерлим. Әти итекләрне сатарга түгел, ә үзебез өчен басты. Балалар ишле, һәркайсына сатып ала башласаң, акча да юк заманнар бит. Ә йон өчен сарыкларны без үзебез асрый идек.

Әти белән әнинең тормышына күз салсаң, бик тә катлаулы. Мин үз әниемнең авырып караватта ятканын төгәл хәтерлим. Озак ятты ул. Әниебез кырык биш яшендә үлеп китте. Ул вакытта иң олы абый унынчы класста укый иде. Әни үлгәч, без әти белән биш бала берничә ай үзебез генә яшәдек. Шуннан әтигә Казаклар авылында яшәүче Мәхтүмә исемле хатынны димләделәр. Әти аны өйгә алып кайткач, без мич арасыннан чыгып, биш бала тезелеп бастык. Шунда әти: “Балалар, кем дип әйтәсез? Менә сезгә яңа әни”, – диде. Без беребез дә эндәшмәдек. Шуннан килгән әни: “Миңа апа дисәгез дә, әни дисәгез дә берни әйтмим”, – диде. Иң тиз вакыт аралыгында әни дип мин әйттем. Шуннан башка туганнарым да аңа әни диеп дәштеләр. Без әни назына сусаган идек инде. Аңа әни дип дәшмәү, безнең яктан бик зур гөнаһ булыр иде. Чөнки ул безне үз балалары кебек яратты, гәрчә аның үз баласы булмаса да, канаты астына яшерә белде, кирәк чакта үз сүзен әйтте, вакыты белән шаян сүзләр әйтеп күңелне күтәрә иде, кирәкле урында яклады, кайвакыт әтидән бераз яшереп тә безгә кием-салымнар алып киертә иде. Йомшак фигыльле, эшчән, уңган хатын иде ул. Бик матур итеп җырлый иде. Колхозда дуңгызлар, бозаулар карады. Өйдәге эшләргә дә өлгерде. Бакчада без аның белән күп төрле яшелчәләр үстерә идек. Ул вакытта өйдә су юк. Яшелчәләргә инеш суы, ә мунчага, өйгә чишмәдән ташый торган идек. Әни белән урманга күп йөрдек: чикләвек, миләш, шомырт җыйдык. Кура җиләге өйдә үссә дә, урманныкы икенче төрле тәмдә дип аны да күп итеп җыйдык. Кәбестәне үзебез үстергәнбездерме, хәтерләмим, ләкин аны да кышка тозлый идек. Әни гөмбәне оста җыя иде. Бигрәк тә ак гөмбәне әти ясаган агач кисмәккә төрле үләннәр белән салып тозлый, ашап туйгысыз була иде. Эх, шул вакытларны кире кайтарып булса?! Әни шәл бәйләп сата торган иде. Киергесе гел мич артында торды. Ә оекбаш-бияләйләрне без барыбыз да беренче әни үлгәндә бәйли идек инде. Хәтта әти дә, абыйлар да бәйләгәннәре әле дә хәтеремдә. Мәхтүмә әни таба ризыкларын тәмле итеп пешерде, өстәл өстендә конфет-печенье бервакытта да өзелмәде. Бу хакта иптәш кызларыбызның да әйткәннәре булды, сезнең өстәлдә гел шундый ризыклар тора, дип.

Әнине кайберәүләр бераз котыртып та йөргәннәр: янәсе безнең әти бик саран, кырыс кеше, аның белән тора алмаячаксың, дип. Аның өстенә биш бала. Шундый сүзләр ишеткәч, әни сагаеп калган, тагы бер кат уйладым, дип әйтә торган иде. Балалар хакы бар дип, әтиегезгә кияүгә чыгарга ризалык бирдем диде. Бик тату яшәделәр. Балаларына белем алырга да зур ярдәм иткән кешеләр бит алар: Мәүлия апа Арча педучилищесы, Мәүлиха апа читтән торып Мәскәүнең җиңел промышленность институты, Васил абый Әтнә техникумын бетерде. Габделбәр абый мәктәпне укып бетерүгә Казахстанга чыгып китеп, төзелеш эшендә булды,ә минем никтер укыйсым килмәде. Спартак фабрикасында эшләдем.

Яшьләре барса да мал асраудан туктамадылар. Җитмеш яшьләре тулгач та сыер асрадылар. Күрше хатыны әйтә икән: “Хәким абый, яшең дә бар инде. Ул сыерны ник асрыйсыз?” – дип. Әти шунда көлемсерәп: “Ник, синең капкаңнан сыер чыкканда минекеннән чыгарга тиеш түгел мени?” – дигән. Гомумән алганда, әти-әни бик тырыш кешеләр иде. Әтиебез -“ТАССРның атказанган колхозчысы”, ә әниебез – “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек булган кешеләр.

Әти тимерчелегендә эшләгәндә аяк бармагына ялгыш тимер төшергән. Бармагы кара көеп йөргән. Ул шул килеш эшләгән, безгә бер дә сиздермәде. Бармагына гангрена башланып, эшендә вакытта хәлсезләнгән һәм аны тимерчелегеннән больницага алып киткәннәр. Арча больницасыннан без аны Казанга алып киттек. Андагы врачлар башта бармагын, шуннан аягының тездән түбән өлешен кистеләр. Соңыннан аягына протез эшләттек. Шул аяк белән урманда печән чабып йөрде, бер тик тормады. Ләкин озак тормады, авыруы икенче аякка күчте. Әти анысын кистермим дип каты торды. Кистермәде. Инсульт кичерде. Ике ел сөйләшә алмады, ярты ел тирәсе урын өстендә ятты. Шул авыру аны җитмеш алты яшендә алып китте дә инде. Әни бала караган күк аны тәрбияләде. Без гел кайтып, булышып йөрдек.

Әтинең аягын кисүне әни бик авыр кичерде. Стресс булгандыр, берара ул авырта башлады. Аны больницага йөрттек. Әнинең тормышындагы кайбер вакыйгаларны искә төшерсәк, тәннән салкын йөгерә. Ул үз авылында кияүгә чыга. Аңа бозыклык эшлиләр, әнине күп мәртәбәләр больницаларга йөртәләр. Врачлар: “Багучы әбиләргә барып карагыз, бу очракта медицина көчсез”, – дип әйтәләр. Әнинең бертуганы мари әбиенә барып, эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенә, ул әйткәннәрне үти һәм шуннан соң әни рәтләнә. Менә шул вакыттагы авыруы егерме биш елдан соң кире кабатланды. Мари әбие әнине больницага салырга кушты, кырык көндә дәваланачак, диде. Нәкъ шулай булды да. Әниебез әтидән соң алты ел яшәде. Аның вафатыннан соң кышкы чорга туган нигезебезгә йозак эленде. Туган йорт, балачак, яшьлек еллары, әти-әни бик тә сагындыра. Шуның өчен нигезебезне бетермибез, әти-әни ядкаре итеп саклыйбыз, – дип, Мөнзилә апа күңелендә сакланган кайбер истәлекләре белән бүлеште

Авылдашларымның язмышына гаҗәпләнәм дә, сокланам да. Ятим калган биш балага әни булу Мәхтүмә апага бер дә җиңел бирелмәгәндер. Хәким абыйның да тырышлыгы көчле булып, ояны таркатмыйча яшәве бик күпләргә үрнәк.

Халидә Габидуллина,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика