Хезмәт белән үткән гомер

Сикертән авылы үзенең күренекле шәхесләре белән билгеле авыл. Бүгенге героем да, төгәлрәк әйтсәк, Мөхәммәт Мәһдиевнең бер сыйныфташы – Җәмилә апа Минһаҗева да нәкъ шушы авылда гомер кичерә. Аның янында кунакта булып, истәлекләр барладым, укучы Мөхәммәт ниндиерәк булды икән, шуны беләсем килде.

– Берни белән дә аерылып тормады ул Мөхәммәт: барыбызныкы шикелле үк иске бишмәт киде, билен пута белән буып куяр иде, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. – Аерма бары укуда гына беленде. Чөнки кайсы гына фәннән сорамасыннар, аның кулы иң беренче күтәрелә һәм җавапны да төгәл, дөрес итеп бирә. Сөйләве матур иде аның, аңа кызыгып карап тора идек инде. Ә укудан кайтышлый Гөберчәк малайлары белән бергә Сикертәнне чыгабыз . Шуннан соң гына безнең юллар аерыла: без – Казаклар авылына, ә алар Гөберчәккә менеп китәләр. Шулвакытта уйнашып кайта идек, бер-беребез белән “сугышып”, карга батып, күңелле итеп аерылыша идек. Гөберчәктән җиде малай укыды безнең белән. Берсе дә сыната торганнардан түгел иде. Классташлар югалып калмады, тормышта һәрберсе үз урыннарын таптылар. Мәсәлән: Мәүлет Мәннанов армия хезмәтеннән соң Мәскәүдә калды, шунда яшәде. Муллаян гомер буе Арчада, Мөхәммәт Казанда, күп егетләребез авыл җирендә яшәде, ә кызлар бер-бер артлы тормыш корып, төрлесе төрле якка таралдылар. Бүгенге көндә аларның күбесе инде вафат.

– “…Начар укучыларны, прогул ясаучыларны белмим, хәтерләмим. Ахырысы, без фашистларны җиңәр өчен дип тырышып укый идек…”, – дип яза Мөхәммәт абый. Бу дөрестән дә шулай идеме, Җәмилә апа?

– Әйе, җаным. Тырыштык инде, булдыра алганча тырышып укыдык. Алай дәрес калдыру, тәртип бозу дигән нәрсәләрне хәтерләмим. Сугыш вакыты бит, һәрберебезнең әтисе, абыйлары фронтта. Алар исән-сау кайтсыннар дип тырышып укыдык.

– Җәмилә апа, сыйныфташларың арасында тагы аерылып торганнары бар идеме?– дим кызыксынып.

– Муллахмәт и озын буйлы иде, Шәех тә яхшы укуы белән аерылып торды, Ислам зур башлы иде, Габдерәкыйп матур итеп гармунда уйный, ә Гамбәр өздереп җырлый иде. Минзада, Нәкыя, Сания – аларда уку алдынгылары иде.

– Мөхәммәт аганың укучыларга язган хатында мондый юллар бар: «…Сикертән мәктәбе бик тырыш, ихлас күңелле укытучылары, сугыш вакытындагы хәсрәте, шатлыклы сәгатьләре белән истә калган”. Җәмилә апа, синең хәтердә укытучылар ничек истә калды? Гомумән алганда, син аларны хәтерлисеңме?

– Хәтерлим. Ничек хәтерләмисең ди аларны! Дүрт класска кадәр безне Казаклар авылында Дөрия апа укытты. Аннары Сикертән мәктәбенә укырга бардык. Кырыктан артык бала укыдык. Казанбаштан Фәсәхәт апа укытты. Бер як күз төбе салыныбрак торган, үзе бик чибәр, матур Зөлфия исемле укытучы бар иде. Бәнәнә апа, Мәсхүдә апа укытты. Мәсхүдә апа хәтта безнең балаларны да укытты әле. Берара немец теленнән бер бармаксыз Әхмәт абый укытты. “Гутен так”диеп бармагы булмаган кулы белән тактага төртеп күрсәтер иде, без балалар бит инде, көлә идек. Мөкәррәмә апа ботаникадан белем бирде. Бик матур, мәгънәле кеше иде. Ул Үрнәк авылы ягына кияүгә чыкты. Сылу апа бар иде, ул да немец теленнән укытты. Минем әти колхоз рәисе булып эшләгән вакыт. Сылу апа әтигә зарлана икән: «Кызыгыз немец теленнән укымый, бер хәрефен дә әйтми”, – диеп. Әти моны кайтып әйтмәде, мине ачуланмады да, соңыннан гына белдек бу турыда.

– Җәмилә апа, Мөхәммәт абый: “Ашны Сикертәннән бер әби пешерә иде, ул тәмле ашны әби безгә гадел итеп, тигез итеп чүмечләп бүлеп бирә иде һәм мөлаем йөзе белән безнең ашаганга шатланып, рәхәтләнеп карап тора иде”, — дип яза. Бу әби кем иде?

– Ашханәдә Гайшә апа эшләде.  Улы Нурислам, аягын төптән үк өздереп, фронттан кайткан иде. Ашарга юк заман бит, ул безгә вика борчагыннан аш пешерә иде, тәмле түгел инде ул аш, кая барасың, ашыйсың, ач каласы килми. Бик юмарт иде Гайшә апа, гадел иде. Без аның янында дежур тора идек. Ул көнне безгә мулрак итеп ашарга бүлеп бирер иде, ә без табак-савыт юып, идәннәрне чистартып куя идек.

– Мөхәммәт абый белән бергә җиде классны укып бетерә алдыңмы, Җәмилә апа? Алайса, кайберәүләр укудан туктаган бит ул заманда.

– Аллага шөкер, без Мөхәммәт белән бергә укып бетердек. Соңрак гел сабантуйларда очраша идек. Хәтта фотога да төшкәнне хәтерлим. Ул аны ясап бирде, кызганыч, сакланмаган гына. Апасы Равия белән гел сөйләшә идек инде. Абыйсы Рәшит бик матур гармунда уйный иде. Сабантуйларда өздереп уйнаганын хәтерлим. Рауза апасы аеруча чибәр кеше иде.

– Мәктәпне тәмамлагач, эшләдеңме яисә укыдыңмы?

– Сугыш заманы бит ул, сеңелем. Әти, абый сугышта. Ул вакытта салым дигән нәрсә бик зур иде. Әнигә салым булмасын дип, җиде класс бетерүгә Әлфинур, Бәгъдә,Сара, Бибинур түтиләр белән Иске Масра авылындагы артельгә эшкә бардык. Анда йон теттек, аны яздык, аннан Гөберчәктәге артельгә күчтем. 1950 нче елда Сикертән егете Гыйлемханга кияүгә чыктым. Кызларым Гөлзәминә, Сөрмәния тугач кына колхозга эшкә кердем. Тугыз ел артельдә эшләвем бушка китмәде, балаларыма кибеттән бер дә кием сатып алмадым, гел үзем тектем, юрганнар, матрацлар сырдым. Камыр ризыклары пешерергә яраттым. Колхозда ашханәдә пешекче булып эшләдем. Бик авыр заманнар, гел кул хезмәте иде. Мичкә ягарга, су ташырга, җыештырырга, продукциянең кайсын кибеттән, кайсын складтан алырга кирәк. Ул заманда читтән килеп кырда, ындыр табагында эшләүчеләре дә күп иде бит аның. Барысына да өлгерергә, әле өйдә мал-туары, бакча эше, кайнана белән биш бала да бар. Ярый ирем Гыйлемхан егерме җиде ел буе киномеханик булып эшләде. Шул бик булышты, аннары балалар кул арасына керә башладылар. Шулай итеп тормыш үрелеп барды инде. Кайнанам белән унтугыз ел бергә яшәдек. Ирем Гыйлемхан белән илле сигез ел тигез тормыш кичердек. Аның белән Иркутски, Оренбург, Пермь шәһәрләрендәге туганнарга кунакка йөрергә дә җитештек. Тырыш булдык, хезмәтне яратып яшәдек, балаларыбызны да шул рухта тәрбияләдек.

Мин Җәмилә апаның күршесе булып Сикертән авылында дүрт ел яшәдем. Ап-ак яулыгын җилфердәтеп каз-үрдәкләр каравы, иртән көтү кууы, оныкларын барлап, аларны гел күз уңында тотуы күз алдымда. Бөтен кешене якын күреп, яратып “кызый җаным” дип йомшак итеп сөйләшүе аны башкалардан аерып торадыр дип уйлыйм. Алар йортыннан бервакытта да кеше өзелмәде һәм ул бүген дә нәкъ шулай: әле балалар, әле онык-оныкчыклар гаиләләре белән гел кунакка кайталар.

Әйе, үткән еллар җитәрлек. Анда нинди генә шатлык-куаныч булмаган да, кайгы-хәсрәте күрелмәгән. Җәмилә апа башыннан бары да үткән. Биш баласының унике оныгы, унөч оныкчыгы бәхет китерсә, дүрт кызының яраткан энеләре, терәк булып төп йортта яшәүче бердәнбер улы Фәритнең кинәт кенә үлеп китүе гомерлек ачы яра булып йөрәгенә дә сеңгән. Бүгенге көндә Җәмилә апа  килене Равия, оныгы Алмаз белән яши. Илназыбыз да гаиләсе белән Казаннан гел кайтып йөри, дип шатлыгы белән бүлешә. Армиядәге оныгы Ниязны да теленнән төшерми. Аның исән-сау кайтуын теләп, белгән догаларын укып, изге нияттә тора. Мөхәммәт аганың сыйныфташы кайсы гына баласына яки оныгына бармасын, ул иң кадерле әни һәм әби булып кала.

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика