Исемнәрен кемнәр куйган?

“Казан арты” тарих-этнография музеенда беренче тапкыр “Казан арты укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Темасы да бик үзенчәлекле, кызыклы – “Тарихи мирас буларак Арча топонимнары”. Арча ягы топонимнарга бик тә бай район дип саныйм. Башка районннар да нәкъ шушы фикерне әйтәчәкләренә иманым камил. Мин килешәм. Һәр якның үзенә генә хас тарихы, атамалары бар һәм ул буыннан-буынга саклана.

Мин дә үземнең туган авылым топонимнарын күпмедер дәрәҗәдә өйрәнеп, аны башкаларга җиткерү максатыннан «Казан арты укулары”нда катнаштым. “М.Мәһдиев иҗатында һәм Гөберчәк авылы тарихындагы топонимнарның үткәне һәм бүгенге яшәеше” темасын алып, эзләнү-өйрәнү эшенә керештем.

Һәр елга, тау, басу-кырлар, урман, урам, чишмәләр төрле исемнәр алган. Ни өчен ул исем аларга атама буларак кулланылган? Бу сорауга җавап табар өчен мин өлкән яшьтәге авылдашларыма да мөрәҗәгать иттем. М.Мәһдиев язган 3-4 диаметр киңлегендәге күлләр язмышы бик тә зур кызыксыну уятты. Чөнки ул күлләр инде күптән юкка чыккан. Түгәрәк, Озынча, Шәкерт, Кызыл яр асты күлләре язучы әсәрендә дә искә алына. Бу күлләр язмышын мин Минсафин Миннехан, Әминов Васил абыйлардан сорашып белдем. Түгәрәк күл түп-түгәрәк формада булса, икенчесе озынча булып урнашып, Озынча исемен алган булып чыкты. Ә Кызыл яр асты күле кып-кызыл балчыклы урында барлыкка килгән. Шәкерт күле җир астыннан кайнап чыккан салкын сулы булып, бер пар кызылканат балыгына да үзендә яшәрлек көч биргән күл булган. Ә ни өчен Шәкерт күле? Бу сорауга өлкәннәребез төгәл җавап бирә алмаса да, Васил абый күлнең ничек юкка чыкканлыгы турында әйтә алды. “Көтү көткәндә без коенырга яраткан салкын сулы Шәкерт күле урман буеннан, басудан агып төшкән язгы сулы балчык белән капланды. Кызганыч, аның урынында хәзер чирәм генә. Ә башкалары урынында камышлык үсә”, – диде ул.

Безнең якның урманы элек-электән бик күп атамаларга бүленеп, халык күңелендә бүген дә яши. Мәсәлән: Юкәлек, Имәнлек, Ике нарат арасы, Нәринде, Тупы буе, Зиреклек, Кардон алды, Чыбыклы юлы, Чыршылык һ.б. Мин урманның матур атамаларына кагылышлы урыннарның бүгенге халәтен үз күзем белән күрү өчен махсус ирем Яхия белән урман буйлап йөреп, карап чыктым. Урманның бүленешләрен фотоларга төшереп, конференциядә катнашучылар да күрсен өчен презентация ясадым. Анда урман бүленеше, елгалар, күлләрнең урыннары, авылыбызның урамнар, чишмәләр, басу-кырлар, сулыклары да күрсәтелде. Өстәп, авылыбыздагы һәм аның тирәлегенә кагылышлы атамаларны кулланып, картасын ясап, башкаларга да күрү мөмкинлеге тудырдым.

Безне көзге урман үзенә аерым бер матурлык, сихрилек белән каршы алса, бераз гына күңелне дә төшерде. Чөнки Мөхәммәт ага әсәрендә язган урманның байлыгы каядыр яшеренгән, агачлар картайган, сынган, күп җирдә әрәмәлек. Урманның бер өлеше Кардон алды дип йөртелә. Мин кечкенә вакытта да шул исем иде, аллага шөкер исем бүген дә саклана. Ләкин яшәеше нык үзгәргән. Кардон алдында урман каравылчысының хуҗалыгы урнашкан урын бар иде. Җиләк җыярга менгәндә без шул йорт ишегалдына кереп, бераз ял итә, сиртмәле коесыннан су эчә идек. Кардон бакчасында агач үсентеләре дә үстерелде. Ә бүген анда яшь чыршылар аллеясы үсеп килә. Сиртмәле кое исән булса да, ул ташландык хәлгә килгән, янындагы рәшәткәләре череп ауган. Коедан бераз өске якта урманга килүчеләр ял итү өчен ясап куелган беседка да таушалган. Кемнәрдер аның такталарын каерган. Урман каравылчысының йорт-җире дә юк. Без килер алдыннан гына кабан дуңгызы шул тирәлектә кунакта булып киткәнен дә сиздек. Чөнки яңа гына актарылган җир булуы, аннан калган “күчтәнәчләр”гә күз төште. Күрәсең, ирем белән сөйләшеп килгәнне сизгәндер.

Урман эченә озын юллар кереп китә. Шуларның берсе Визир юлы дип атала. Ул урманны кварталларга бүлгән вакытта ук ачылган туры юл. Урманның зур бер өлешен кисеп, эчендә телефон чыбыгы юлы ачканнар һәм ул урын бүгенге көнгә кадәр Чыбыклы юл исемен саклый. Элек урманга колхоз һәм хуҗалык көтүләре керде, йөрде. Кызганыч, хәзер ни колхоз, ни авыл көтүе юк. Аннары кешеләр дә урманнан печән чапмый. Авылда һәр йортка газ кергән. Утын әзерләү дә бик сирәк күренеш. Урманның чытырманлыкка әйләнүендә бу да сәбәп булып тора дип саныйм. Гәрчә материал өчен агач билгеле бер күләмдә киселсә дә, урманны элеккеге халәтенә кайтару өчен зур хезмәт башкарырга кирәктер. Менә шушы гади генә факторлар урманның яшәешен нык үзгәрткәнлегенә инандым.

Авыл кешесе элек-электән чишмә суын кулланган. Хәзер генә ул һәр йортка су кертелгән. Элек чишмә суыннан башка яшәү күз алдына да китерелмәгән. Авылыбыз чишмәләргә бик бай. Аларның һәркайсы кеше исеме белән бәйле. Чөнки ул кешеләр чишмәнең яшәешенә зур көч керткән, аларны чистартып, карап торганнар. Гали, Габдрахман, Шакир, Сафый, Мөхәммәтша, Түбән оч чишмәләре элек мул сулы булып саналса, бүгенге көндә аларның кайберләре инеш суы астында калып юкка чыккан. Ә Заһир коесы Казыган тауның уң як ярыннан ага иде. Җир астыннан тибеп чыккан суга авылдашыбыз Заһир ага бура ясап, кыршаулап куя, аны һәрвакыт карап торган. Заһир коесы исеме алган урын, кызганыч, бүген юк. Чөнки йортларга су кертелү кайбер чишмә-коеларның бетүенә, каралмавына китерде. Су кертелү генә дә сәбәп түгелдер. Елдан-ел кешенең мондый урыннарга мөнәсәбәте үзгәрү, мәнсезлек кебек сыйфатларның өстен чыгуыдыр дип уйлыйм.

Авылыбызның Г.Ахунов исемен йөрткән урамның уртасында гасыр буе тарих саклаучы нараты бар. Ул Ибәт нараты дип йөртелә. Аның тамырларының бер өлеше ярдан чыгып тора. Ибәтулла исемле авылдашыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булып, туганнары авылда калмау сәбәпле, хуҗалык таркала. Ә Ибәтулла утырткан нарат бүген дә хуҗасын көткән сыман карт ботакларын җилдә селкетеп, моңсулык белән авылдашларына дәшә шикелле: “Гасырларга сузылган тарихыбызны саклыйк әле!”

1956 нчы елда колхоз басуының бер өлешенә алма агачлары утыртып Алма бакчасы булдырганнар. Ул агачлар берничә ел мул уңыш биреп, 1965 елда бакчасы сөрелеп, ашлык чәчелгән. Шул басу бүген дә Алма бакчасы басуы дигән исемен саклый.

М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрен искә төшерсәк, анда ул “Пауал тегермәне” дигән урын турында яза. Кесмәс елгасының бер өлешен буып, су тегермәне корганнар. Анда Чуриле урысы Павел Васильевич тегермәнче булып эшләгән. Татар халкы аны яратып, үз итеп Пауал дип йөрткән. Ул болын инде күптән сөрелгән, ләкин хуҗасының исемен бүген дә саклый.

Бу язмамда авылыбызга кагылышлы бик аз атамалар язмышын чагылдырдым. Ә аларның һәркайсын бөртекләп өйрәнеп, киң тукталып яза башласаң, зур күләмле фәнни хезмәт килеп чыга. Һәм ул шулай язылды да. Бу чыганаклар киләчәк буынга җиткерелергә тиеш. Ә атамаларның тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен әдәбиятка, тарихка, өлкәннәрнең сөйләвенә мөрәҗәгать итеп, язып калырга һәм сакларга кирәк.

“Казан арты укулары”нда районыбызның күп җирлегенә кагылышлы атамалар тарихы күрсәтелде, сөйләнде. Катнашучылар арасында мәктәп укучыларының актив булуы киләчәккә зур өмет уята.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика