Мәгариф маягы

ТАССР төзелүгә 100ел
Арча районы оешуга 90 ел

 

 Без,  музей хезмәткәрләре, районыбызның күренекле шәхесләрен өйрәнүне дәвам итеп, Арча шәһәрендә яшәүче ветеран-укытучы Габдрәкыйтова Гөлзада Әхмәт кызын музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә чакырдык. Ул безгә үзе турында  газета-журналларда чыккан мәкаләләрен, төрле елларда төшкән фотоларын, шәхси документларын алып килде. Яңа уку елы башланган көннәрдә укытучы булган һәркемнең күңелендә истәлекләр яңара, без дә  Гөлзада ханымның гомер йомгагын сүтеп , аның тормыш юлы белән бәйле вакыйгалар турында  кызыклы әңгәмә оештырдык.

Гөлзада Әхмәт кызы 1943 елның 1 гыйнварында Балтач районының Янгул авылында туган. Янгул мәктәбенең  икенче классын тәмамлагач әнисе белән Арчага күчеп киләләр, Арчаның өченче  башлангыч мәктәбен бетереп, укуын беренче мәктәптә дәвам итә. “8 нче классны тәмамлагач, класстагы көчле укучыларның әти-әниләре белән сөйләшеп, безне Арча педагогия училищесына укырга алдылар. Без Флүзә Нураева, Флюра Дәүләтшина (Хакимова), Альбина Куприянова һәм башка кызлар белән бергә укып рус теле укытучылары булдык. Мин комсомол секретаре идем, үрнәк күрсәтеп Балтач районының Нөнәгәр авылына эшкә җибәрелдем. Балтачтан атка утырып барганымны әле дә яхшы хәтерлим. Бер ел анда эшләгәннән соң, Казан дәүләт университетына читтән торып укырга кердем һәм Яңасала авылына эшкә урнаштым. Бер елдан Кәче мәктәбенә күчеп рус теле һәм әдәбияты укыттым. Өч ел эшләгәннән соң мәктәп директоры Хак Шәфигуллин үзе белән Арчаның өченче мәктәбенә күчерде. Ә инде  станциядә икенче мәктәп ачылгач, минем сыйныфтагы укучыларым шунда яшәү сәбәпле икенче мәктәптә эшли башладым, үз фәнемне укытып лаеклы ялга чыктым. Әти-әниләрнең үтенече буенча тагын биш ел укыттым әле. Эшемне ни кадәр яратсам да, вакытында китәргә кирәк дип уйладым”, – дип сөйли Гөлзада ханым үзе турында.

Дөрестән дә,  Гөлзада Әхмәт кызы үз эшенә бик җаваплы карап, бөтен белемен һәм тәҗрибәсен балаларны укыту һәм тәрбияләү эшенә юнәлткән шәхес. Аның район укытучылары, укытучыларның белемен күтәрү институтында белем өстәүче хезмәттәшләре өчен ачык дәресләр бирүе, милли мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты укыту буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашып методик докладлар белән районыбызда, республикада, хәтта Мәскәү шәһәрендә  чыгышлар ясавы, мәктәп һәм район методик берләшмәләрен җитәкләве, шулар өстенә мәктәпнең партоешма секретаре вазифасын да башкаруы  шуны раслый.

Күпъеллык намуслы хезмәте, укучыларга белем бирү һәм тәрбия өлкәсендәге уңышлары өчен 1987 елда аңа РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелә. Ә инде 1988 елда Гөлзада Әхмәт кызының Мәскәүдә үткәрелгән КПССның XIX Бөтенсоюз конференциясе делегаты итеп сайлануы, аның хезмәтенә югары бәя булган дип уйлыйбыз. Ул Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев белән очрашу бәхетенә ирешкән. Ул елларны искә алып: “Мин бу уңышларга  озак еллар эшләгән икенче  мәктәп коллективы ярдәме белән ирештем дип уйлыйм. Математика укытучысы Алевтина Носова, химия укытучысы Диләрә Шәрәфиева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм озак еллар  директор урынбасары булып эшләгән Флүзә Нураева, тәрбия эшләренең бөтен нечкәлеген белгән Фатыйма Нуретдинова һәм башка хезмәттәшләрем, берсеннән-берсе оештыру сәләтенә оста булган директорларым янында башкача эшләп тә булмый иде”, – дип горурланып сөйли.

 

Икенче мәктәптә социаль белем бирү академиясенең филиалы ачылгач Гөлзада Әхмәт кызын  оештыручы-методист итеп чакыралар һәм ул анда 10 ел хезмәт куя. “Бу эшкэ кабат-кабат чакыргач,  бик авырлык белән алынсам да, кирәк булуын аңлап тырышып эшләдем. Тирә-як районнардан килгән яшьләргә көндезге бүлектә, ә Арча педагогия көллиятен тәмамлаган егет-кызларга читтән торып белем алуда булыштым. Әле дә очраган берсе олы рәхмәтләрен белдереп, хөрмәт итәләр”, – ди ул анда эшләгән еллары турында искә алып.

Аның әтисе Әхмәт абый Норлат районыннан булган, югары белем алганнан соң аны Балтач районының финанс бүлегенә эшкә җибәрәләр. Әнисе Бибинур апа Янгул авылыннан килеп, Балтач мәктәбенең буфетында эшли. Алар танышып гаилә коралар. Бөек Ватан сугышы башлангач Әхмәт абыйны бронь белән калдырып торганнар, 1942 елда сугышка алганнар. Ул Беларуссия фронтында командир буларак сугышларда катнаша. Ә Гөлзада әтисе сугышта вакытта дөньяга килә. Сугыш беткәннән соң, Әхмәт абый 1948 елда гына  Арчага кайта һәм банк управляющие булып эшли, аннан Казанга  финанс министрлыгына күчерелә. Сугыш бик күп гаиләләрне тарката, шул исәптән Бибинур апа белән Әхмәт абый да бергә булмыйлар. Әнисе Арчаның китап кибетендә эшләп лаеклы ялга чыга.

Гөлзада Әхмәт кызы бүгенге көндә улы Айдар, килене Гөлфия, оныгы Рената һәм оныкчыкларының игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, үзара ярдәмләшеп яшиләр. “Мин бик бәхетле әни, дәү әни, тормышымнан бик канәгать. Улым Айдар кечкенәдән очучы булырга хыялланды, өченче мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлады. Фәрит Минхаиров җитәкләгән туризм түгәрәгенә даими йөреп, үзен хәрби хезмәткә әзерләде. Казанда хәрби училище тәмамлап Молдавиядә хезмәт итте. Анда булып узган сугышларда катнашты. Аннан соң Казан артиллерия училищесында укытып, полковник дәрәҗәсендә ялга чыкты. Ә киленем Гөлфия врач, Казанда эшли. Аларның дус-тату яшәүләренә сөенеп бетә алмыйм. Алар мине көндәлек күзәтү астында тоталар”, – дип сөйли ул горурланып.

Бүгенге көн яшьләренә нинди теләкләрегез бар дигәч, Гөлзада ханым: “Озак еллар күзәтүләремнән чыгып яшьләргә шуны әйтәсем килә. Тырышып белем алсыннар, белем һәрвакыт кирәк, ә иң мөһиме бик тирәнтен уйлап, үзләре яраткан һөнәр сайласыннар иде. Ул эш үзенә дә, төзеләчәк гаиләсенә дә ярдәм итәрлек булсын. Хезмәтеңне яратып, белемеңне уңышлы кулланып,  үзеңнән  олыларга хөрмәт белән карап, яшьләргә ярдәм итеп яшәсәң генә зур уңышларга ирешеп була ”, – дигән фикерләрен җиткерде.

Без, музей хезмәткәрләре бу очрашудан үзебез өчен дә кызыклы мәгълуматлар һәм тормыш итү өчен киңәшләр алдык. Фәнис Яруллин сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры Гөлзада Әхмәт кызы  кебек балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә күп көч куйган, вакыт белән исәпләшмәгән укытучыларга багышлана.

                                  Килгән чакта башка авырлык,

                                 Җитми калса көч я сабырлык,

                                 Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

                               Сез иң күркәм кеше икәнсез.

 

                              “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                            директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика