Марсель Фәйзрахмановның хезмәтләре дәвам итә (20.10.1941 – 12.04.2011)

“Арча егетләре” Халык җыр ансамбле башкаруында “Арча кичләре” җырын һәркем яратып тыңлый. Аның сүзләрен якташыбыз, Кызыл Яр авылында туып-үскән Мостафа Ногман, ә көен композитор Сара Садыйкова язган. Бу җырны тыңлагач, ансамбльнең җитәкчесе Марсель Фәтхрахман улы Фәйзрахманов искә төшә. Аның безнең арадан китүенә дә ун елдан артык вакыт узды. Марсель абыйга 20 октябрьдә 80 яшь тулган булыр иде, без аны сагынып искә алабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 2010 елда басылып чыккан “Арча егетләре” Халык җыр ансамбленең оешу тарихы һәм эшчәнлегенә багышланган китап саклана. Аны музейга ансамбль җитәкчесе Марсель Фәйзрахмановның тормыш иптәше Суфия Мансур кызы тапшырды һәм анда: “40 елдан артык “Арча егетләре” Халык җыр ансамбле җитәкчесе булып эшләгән, аны җаны-тәне белән яшәтүгә көч куйган тормыш иптәшемнең истәлекләрен, репертуарда булган кайбер җырларын эченә алган хезмәтен Арча әдәбият һәм сәнгать музеена бүләк итәм. Хәләл җефете Фәйзрахманова Суфия Мансуровна”, – дип язылган. Безнең музейда шулай ук Марсель Фәйзрахмановның “Баян өчен эшкәртелгән мәктәп җырлары”, “Башлангыч музыка белеме” китаплары һәм “Егетләр китә солдатка” кичәсенең сценарие, фотолары, бүләкләнүе турында документлары саклана һәм даими тулыланып бара.

Марсель Фәтхрахман улы Фәйзрахманов 1941 елның 20 октябрендә районыбызның Урта Бирәзә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Ул 1959 елда Арчаның икенче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлый. 1959-1960 елларда Казанның бишенче номерлы техник училищесында укый. 1960-1962 елларда заводта бишенче разрядлы электрик булып эшли. Шушы елларда Казанның Горький клубында оештырылган хорда җырлый. Аның әтисе Фәтхрахман бик оста гармунчы, әнисе Бибинур бик оста җырчы була. Алардан килгәндер, балаларының барысы да гармун, баянда уйнап җырлыйлар.

1962-1965 елларда Марсель Фәйзрахманов Казахстан даласында армия хезмәтендә була. Өч ел хезмәт итү вакытында баянны кулыннан төшерми. Солдат хезмәте бетәренә өч ай кала Казан Ләүләт педагогия институтының музыка факультетына имтихан биреп укырга керә. Казан Дәүләт педагогия институтын  тәмамлап 1969 елның 15 августында Арча педагогия училищесында эшли башлый. Марсель Фәйзрахманов җыр, хор, соло, баян, сольфеджио, музыка теориясе дәресләре укыта. 1972-1975 елларда музыка укытучылары берләшмәсе җитәкчесе, 1992-2002 елларда музыка бүлегенең теоретик фәннәр секциясе мөдире, класс җитәкчесе буларак дүрт группаны зур тормышка озата.

1970-1971 елларда Марсель Фәйзрахманов Арча педучилищесында “Егетләр” вокаль ансамбле оештыра. 1971 елның 23 февраленә багышланган тантанада Арча педучилищесының актлар залында ансамбль “Солдатлар” җырын башкара. Бу көн “Егетләр” ансамбленең туган көне булып исәпләнә. Аның җитәкчелегендәге ансамбль “Арча гимны”, “Килегез, сез, Арча якларына”, “Син йөрәктә минем, Арча”, “Арча кичләре”, “Җиңүчеләр булдыгыз”,  “Туган җиреңнән китмә”, “Арча көллияте”, “Әнкәй җирдә иң зур кеше”, “Җиләкле җәй”, “Хәлимә” һәм башка җырлары белән бөтен татар дөньясына танылды. Бүгенге көндә дә бу җырларны радио һәм телевидение аша еш ишетәбез һәм горурланып тыңлыйбыз. 40 елдан артык эшләү дәверендә ансамбльдә 400 дән артык егет һәм кыз тәрбияләнә, алар анда алган күнекмәләрен Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә эшләгәндә кулланалар һәм зур дәрәҗәләргә ирешәләр.

Бу ансамбль 1982 елда Болгариядә үткән “Бәхетле яшьлек” халыкара фестивале лауреаты, 1977-1993 елларда I-II-III бөтенсоюз фестивале лауреаты, тагын бик күп фестивальләр, сморт-конкурслар лауреатлары булдылар, Павлодар, Ташкент, Ульяновск, Оренбург, Магнитогорск, Йошкар-Ола, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь, күп тапкырлар Казан шәһәре һәм Татарстан авылларында чыгышлар ясадылар. Кайда гына чыгыш ясасалар да  алар үзләренең берсеннән -берсе үзгә милли киемнәре, бары тик үзләренә генә хас хәрәкәтләре белән аерылып тордылар. Ансамбльнең һәрбер чыгышы тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде. 1979 елда бу ансамбльгә “Халык коллективы” исеме бирелә. “Егетләр” ансамбленең 3 кино-концерты, 2001 елда аудиокассетасы, 2006 һәм 2010 елларда компакт-дисклары чыгарылды.

Арча педагогия көллиятенең югары категорияле музыка укытучысы, җырлар авторы Марсель Фәтхрахман улы укыту һәм тәрбия эшендә ирешкән уңышлары, үзе оештырган ансамбльнең хезмәт нәтиҗәләре өчен РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны исемнәренә лаек булды, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Тормыш иптәше Суфия Мансур кызы безнең музей белән даими элемтәдә тора. Ул үзе дә озак еллар зур тырышлык куеп Арча педагогия көллиятендә математика һәм аны укыту методикасы фәннәрен укытты. Суфия Мансур кызы бүгенге көндә уллары Алмаз һәм Марат гаиләләре кайгыртуында, хөрмәтендә яши, оныкларын тәрбияләүдә булыша.

Марсель Фәйзрахманов 50 ел элек оештырган “Арча егетләре” Халык җыр ансамбле Арча көллиятендә бүгенге көндә дә уңышлы эшләп килә, районыбызда үткәрелгән төрле чараларның бизәге буларак чыгышлар ясый. Хәзер ансамбльне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаган музыка укытучысы Диләрә Хәйдәрҗанова җитәкли. Марсель Фәйзрахманов нигез салган ансамбль тагын да зур уңышларга ирешсен, якташыбызның башкарган хезмәтләре онытылмасын, язган җырлары гел яңгырап торсын.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика