Радик Фәизовның тууына 92 ел

“Мине шушы якты дөньяга китергән, күкрәк сөтен биреп үстергән газиз әнием! Син нинди булдың икән? Мин синең чәчләрең чем-кара булуын, дулкынланып иңнәреңә таралып төшүен, зур соры күзләреңнән нурлар сирпелеүн генә хәтерлим… Әмма минем күңелем түрендә, бик тирәндә, синнән иңеп калган җылылык, шәфкать нурлары, ана мәхәббәте әле дә булса саклана…” дип башланып китә якташыбыз Радик Фәизовның “Ике әни” хикәясе.
Язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик Фәизовның бүген тууына 92 ел. Әдәбияткә килгәнче булачак язучы шактый авыр тормыш юлы үтә. Бик ишле гаиләдә туа, кечкенәдән әнисез кала, ачлыкны да, ялангычлыкны да күрә. Радик Фәизов дистәдән артык китаплар авторы, аның әсәрләре бүген дә үз бәяләрен югалтмыйлар, тормыштан алып язылган хикәяләрен укып халкыбызның үткән тормышы турында күп мәгълүматлар алып була. Язучы фантастика жанрында да укучыга яхшы таныш.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Радик Фәизовка багышланган экспозиция эшли. Анда язучының иҗат иткән әсәрләре, шәхси әйберләре, фотолары, документлары урын алган.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика