Сәләй Вәгыйзов музее

Гадәттә районыбызда туып-үскән талантларның күбесе зур шәһәрләргә китеп танылса, заманында гади генә эшчеләр бистәсе булган Арчада төпләнеп, шунда яшәп, чит җирләрдә таралып яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезгә хезмәт итүче шәхесләребез дә бар. Гомерләрен татар теле белеме, аны укыту методикасы үсешенә багышлаган, гыйлемнең тәүге ачкычы булган “Әлифба”ны иҗат иткән мөхтәрәм шәхесләр, Арча педучилищесы мөгаллимнәре Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар шундыйлардан.

18 ноябрь көнне Сәләй ага Вәгыйзовның кече ватаны Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылында мөгаллимнең истәлегенә музей-комплекс ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Самара Губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, П.В.Алабин исемендәге тарих-туган якны өйрәнү өлкә музееның директоры Владимир Лисейчев, Камышлы муниципаль районы хакимияте башлыгы Рафаэль Баһаветдин белән бергә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова җитәкчелегендәге бер төркем һәм, әлбәттә, мөхтәрәм кунак – Сәләй аганың улы Камил абый да катнашты.

Тантанада иң башлап сүз алган Камышлы муниципаль районы хакимияте башлыгы Рафаэль Баһаветдинов:Камышлы – талантларга бай төбәк. Мондый музейлар өлкәннәргә дә, яшьләргә дә бик кирәк. Без үзебезнең тарихыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш. Аны саклап, яшь буынга тапшыру – безнең вазифа,” – дип, музейны оештырудага саллы өлеш керткән ТР Президенты Р.Н.Миңнехановка һәм эшнең башында торучы башка шәхесләргә үзенең олы рәхмәтен белдерде.

ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: “Әлеге музей – бүгенге тормышыбыз, киләчәк көнебез, чөнки мәктәптә бала укый торган иң тәүге китап – “Әлифба”, – дип, Сәләй Вәгыйзов мемориаль музей-йорты ачылу бөтен татар дөньясында зур вакыйга булуын билгеләп үтте.

Һәр халык үз йөзен саклап калырга тырыша. Глобальләшү шартларында телне, мәдәниятне саклау җиңел эш түгел, ә инде тарихи шәхесләрнең исемнәрен кайтарырга тырышу – үзең булып яшәргә омтылышның бер чагылышы, – дип башлады үз чыгышын Бөтендөнья татар конгресы башкарма комтеты рәисе Ринат Закиров, – Камышлыда яшәүчеләр татарлыкны саклаучыларның иң-иңнәреннән, милләттәшләребез биредә үзенең рухы, үткәне, тарихы белән нык тора. Самарадагы “Яктылык” мәктәбендә балалар татар рухында тәрбияләнә. Бүген Байтуганга шуның кадәр халыкның җыелуы безгә киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә. Сәләй Вәгыйзов – дөньяда яшәүче бик күпләрнең күңел түрендәге исем. “Әлифба” белән ачылган бу дөнья һәркем өчен шушы мөһитне, туган төбәкне, аның тарихын күрсәткән, әби-бабаларының рухын сакларга мөмкинлек биргән. Киләчәктә татар булып яшәвегезне, музей ярдәмендә милли рухны саклавыгызны теләр идем. Дөньяда зур милләт булып яшәр өчен халык күңелендә калырлык исемнәрне сакларга, шулар белән милләтебез балаларын тәрбияләргә тиешбез. Балалар тәрбиясе, татар гаиләләрен кору – төп бурычыбыз”.

Самара Губерна Думасынан котларга килгән Владимир Субботин да: “Мин Сәләй Гататовичның музее татар мәдәниятенең бер үзәге булыр, дип ышанам. Әлеге музейның ачылышы – Камышлы һәм Байтуган халкының бөек тарихына, авылдашларына, ата-бабаларына олы хөрмәт һәм ихтирам”, – дип, Россиянең байлыгы аның күп милләтле һәм мәдәниятле булуында икәнлеген искәртте.

Музей белән танышып чыккан Камил ага: “Әти-әни минем өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, халык өчен иң төп нәрсәнең хезмәт икәнлеген аңлаттылар. Мин, әлбәттә, киләсе елга бирегә үземнең туганнарымны алып киләчәкмен”, – дип үзенең шатлыгын уртаклашты, музей өчен төп байлык – Сәләй аганың портфелен, кайбер шәхси әйберләрен бүләк итте. Ә мөгаллимнең күзлеге, плащ, түбәтәе, татар сыйныфлары өчен меңләгән тираж белән 40 мәртәбә басылып чыккан “Әлифба” дәреслекләре, авыл тарихына багышланган көнкүреш әйберләр Сәләй ага туган нигездә салынган музейда үз урынын инде алган иделәр.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше Камышлы мәдәният йортында дәвам итте, ә инде сәхнәгә арчалылар делегациясе менгәч, халык дәррәү кул чапты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов: “Хөрмәтле Татар Байтуганы авылында яшәүче милләттәшләребез! Сезнең авылыгызда туып, ныклы тәрбия һәм белем алып, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәп, хезмәт юлын Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган якташыгыз Вагыйзов Сәләй Гататдин улының туган нигезендә аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей ачылу Арча районында яшәгән һәркем өчен зур шатлык. Алдагы көннәрдә дә Камышлы һәм Арча районнары халкы аралашып һәм ярдәмләшеп яшәр, музейларыбыз тыгыз элемтәдә эшләр”, – дип, Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улының котлавын җиткерде, әлеге изге эшне оешытыруда катнашучыларга Арча түбәтәйләрен бүләк итте. Бәйрәмдә Арча сандугачы Дамир Гасыймовның милли көйләребезне башкаруы нур өстенә нур булды, аның җырлары күпләрнең күңел кылларын тибрәткәндер, мөгаен.

Музей ачылышы тантанасында иң еш яңгыраган сүзләрнең берсе – “Арча педагогика көллияте” булды. Беренчедән, музейны булдыру фикере бу эшнең башында торган Нурания ханым Абзаловага арчалылар белән аралаша башлагач туган: “1999 елны “Әлифба музее ачылган вакытта Сәләй ага миңа: “Белсәң иде, минем өем ни хәлдә?” – диде. Унҗиде ел буен шушы сорау минем күңелдән китмәде. Алты мәртәбә Арчада булдым, мине һәр килүемдә дә ачык йөз белән каршы алдылар”, – дип, үзенең хис-кичерешләрен җиткерде, педколледжның элекке директоры Илдус Сәгдиевкә һәм хәзерге җитәкчесе Гөлнара Гариповага зур рәхмәтен, районыбыз халкына чиксез ихтирамын җиткерде. Икенчедән, Байтугандагы музейны оештыруда да педагогика көллиятенең методик һәм рухи ярдәме гаять зур. Шулай итеп, Сәләй Гататдин улы музее Арча һәм Камышлы районнарын үзара бәйләп торучы җеп тә. Гөлнара Гарипова да педколледжга Самара төбәгеннән студентларны укырга чакырды, килергә теләк белдерсәләр, конгрес аша өстенлекле шартлар белән кабул ителәчәкләре турында хәбәр итте.

Инде тагын бер яңалык: Самара региональ иҗади иҗтимагый «Дуслык» оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев, өлкәнең Похвистнево районындагы Мәчәләй авылында Габдулла Тукайның, гәрчә анда тумаса да, бераз гына торганлыгы турында хәбәр итте һәм бу вакыйганы мәңгеләштереп, сөекле шагыйребез истәлегенә музей ачарга теләгәнен белдерде. Арча вәкиле Рамил Гарифҗанов, үз чиратында, аны районыбызга кунакка чакырды, шагыйрьнең туган ватаны тарафыннан методик ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Музейны ачу – изге гамәлнең башы гына һәм, һичшиксез, әлеге башлангычның күркәм нәтиҗәләре булачак. Сәләй Гататдин музее Самара һәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче үзәк булсын иде. Аның ишегалдындагы ачык һавада этнографик мәйданчык булдыру, шуның белән чит ил турситларын да җәлеп итү мөмкинлеге гаять зур. Ә эшне Сәләй ага Вәгыйзовның тормыш юлы һәм иҗаты аша бирегә килгән һәр кешедә милли горурлык хисе уянырлык итеп оештыра алу янә зур осталык һәм талант таләп итә. Байтуганлылар моңа да ирешер, иншалла. Киләчәктә ишекләрен яңа ачкан әлеге мәдәният учагы, тормыш тәҗрибәсе булган өлкәннәрне үз тирәсенә җыеп, халкыбызның милли тарихын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүдә зур эш башкарса да, туган телебез музей “экспонаты” гына булып калмасын, Камышлы, Самара төбәгендәге татар балалары үз телләрен мәктәптә үк тырышып һәм теләп өйрәнерләр, дигән өметтә калабыз.

Ленар Гобәйдуллин,

Казан арты” тарихэтнография музее хезмәткәре

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика