Шәхесләр белән бизәлә, туган як тарихлары

Гасырлардан исә мәңгелек җил,

Өйрәнгән ул еллар кичәргә.
Бай тарихын данлы Наласаның
Чорлар белән була үлчәргә…
Фәридә Нургали

Васил Ибраһимовичны күптән беләм. Атаклы “Октябрь” колхозы председателе иде, аннан соң ул күп җирләрдә җитәкче урыннарда эшләп зур ихтирам казанган якташыбыз. Һәм гомере буе әтисенең сүзен тыңлап ул кешеләрне кайгыртып, аларга ярдәм итеп яши. Тормыш иптәше Әминә апа мәктәптә эшләп бүгенге көндә дә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә-тегү салонын җитәкли. Акыллы-тәртипле балалар үстерделәр, инде оныклары да үсеп килә. Васил абый гаиләсе белән төп нигездә әти-әниләрен соңгы юлга озатканчы бергә яшәделәр. Гомүмән Мифтаховлар — 9 бала. Бер нәсел… Хәзер аларның балаларын, оныкларын саный китсәң бер авыл җыелыр, мөгаен. 31 онык, 76 оныкчык…Наласа дисәң – Мифтаховлар, Мифтаховлар дисәң — Наласа күз алдына килеп баса. Көчле, зыялы, белемле, тәртипле нәсел. Кайсын алма- райтоп директоры, колхоз председателе, хисапчы… Сорау туа- кайдан чыга чишмә башы?
Әтиләре Ибраһим абый колхоз председателе, механизаторлар бригадасы җитәкчесе, сугыш ветераны. Кешеләр өчен күп яхшылыклар эшләгән шәхес. Институт бетереп кайткач ул Васил улына болай ди: “Тамагың тук булыр инде. Әмма ләкин үзеңнең ач-ялангач булмавың гына җитми әле. Дөньяда ач кешеләр дә аз түгел. Алар турында оныта күрмә.” Һәм әтисенең әлеге сүзләрен бер дә истән чыгармый Васил Ибрагимович.
Ибраһим абый турында языр сүзләр күп булса да, бүгенге язманы аның хәләл җефете Кәримә апага багышлыйсым килә. Улы Васил сөйләгәннәрдән: “Әни, Бакирова Кәримә 1918 елның 10 июнендә Орнашбаш авылында дөньяга килә. 17 яшендә тракторчылар курсында укый һәм Наласа МТС ында эшли башлый. Ул вакытта безнең колхоз Сталин исемен йөрткән. Аның кырларында тракторчы Бакирова Кәримә сукалаган, чәчкән… Әни гомер буе безгә әйтә килде,- “Балалар, мине бит 1937 елда кинога төшерделәр”. Бик үзен күрәсе килде кинода. Без ышангандырмы, юкмы, еллар уза торды. Әниебез дә вафат булды…
Заманалар үзгәрде. Татарстаныбыз Республика статусы алды. Беренче президентыбыз булып М.Ш.Шәймиев сайланды. Наласада булганда Мирзаян Вахитов, Васил Мифтахов кебек “Октябрь” колхозы рәисләрен ул да күп тапкырлар мактап искә ала.Соңрак М.Ш.Шәймиев инициативасы белән Изге Болгар торгызылган вакытта юл кырыенда галәмәт зур икмәк музее төзелде. Монда безнең үткәнебез, хәзерге көнебез һәм киләчәк. Бик эчтәлекле музей. Әлеге музейда тарихи фильмнар да күрергә мөмкин. Алар авыл хуҗалыгына, икмәк игүгә багышланган.
Гаиләләре белән сәяхәт иткән вакытында Васил абыйлар да икмәк музеенына керәләр. Залдан үтеп барганда ул экраннан күрсәтелгән фильмга игътибар итә, “Тукта, әни бит бу”- дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала. Дөрестән дә, бу аның әнисе була. Васил Ибраһимовичның күзләреннән яшьләр тама. Менә бит Кәримә апа ничә еллар узгач үзенең хәбәрен җибәрде. “Бу хәбәр бөтен туганнарга таралды. Ойгә кайткач малай интернеттан фильмны табып бирде, 25 секундлык киноны кабат-кабат көне буе карадык. Әни дөрес әйткән булган. Чыннан да әнине кинога төшергәннәр. Язгы чәчү вакытында алдынгы трактористка дип”.
1937 елда Орнашбаш кызы Бакирова Кәримә Наласада бригадир булып эшләгән Мифтахов Ибраһимга кияүгә чыга. “1938 нче елда беренче балалары туа, ул үлә, аннары Хәлимә апа туа” – дип сөйли Васыйл абый. 1941 елда әтиләре сугышка китә. Ул киткәч кызлары Галия апа туа. Ибраһим абый алты елдан гына әйләнеп кайта.“Әтиебез исән-сау әйләнеп кайткач, 1947 елда Гали абый туа, 1949елны Асия апа, 1951 дә Васила апа,1953 елда туган Рәшидә апа үлә, 1955 елда Дания апа туа. 1957 елда мин, 1959 елда Мәрьям, 1961 елда төпчегебез Салих дөньяга аваз сала. Уйлап карагыз 11 бала, 9 исән-сау усә”. Әле бит ничек үсәләр, укыйлар! 9 баланың алтысы институт, икесе техникум бетерә. Бер Мәрьям генә башкалар укыганда әти-әнисенә ярдәм итәм дип югары белем ала алмыйча кала. “Безнең әни исәп-хисапка бик оста иде. Күрәсең ул безгә дә сеңгән”-дип искә ала Васил абый. Менә шушы сыйфатлар Мәрьямгә дә күчкәндер.“Сельхозхимия” берләшмәсенең баш хисапчысы булып озак еллар эшли ул. “Әниебез мәктәп программасын әйбәт белә иде. Бигрәк тә, математика, тарих, әдәбият кебек фәннәрне. Хәзер уйлап карыйм да, каян шулай яхшы белде икән әни дип, шундый фикергә киләм. 9 баланы укытып кара әле. Дөрес үзе дә бик башлы булгандыр инде… Бигрәк тә математикадан көчле иде. Синус, котангенс һәм тригонометрик функцияләрне белә иде бит. Үзе белгәннәрен безгә дә өйрәтте. Безнең белем – аның белеме. Балалар туып, тракторны ташлагач, пенсиягә чыкканчы учетчик-заправщик булып эшләде. 50 яшенә кадәр колхозда эшләп пенсиягә чыкты. Эшләгән вакытта мине үзе белән йөртә иде. Ул сажень таягы салып үлчәгәндә мин ат саклап утыра идем. Әни белән үстем һәм үземне “Маминькин сынок” дип йөртәм”- ди Васил абый. “Җылы хисләр белән искә алам. Ул миңа туган якны, табигатьне, кешеләрне, җирне яратырга өйрәткән. Әниемә мин чиксез рәхмәтле. Аның белән горурланам, сокланып искә алам. Яхшы күңелле, укымышлы, гадел, чын усал авыл хатыны иде әнием.”
Кәримә Мифтахова I,II,III дәрәҗә “Ана даны” ордены белән бүләкләнә. Кәримә апа кебек батыр йөрәкле хатын-кызларыбыз илебезне саклаучылар, тормыш дәвам итүчеләр. Тырышып хезмәт итеп, авырлыкларга бирешмичә, балаларга, оныкларга дөрес тәрбия биреп яшәгән алар. Бүгенге яшь буын өчен һәр яктан үрнәк ханымнар. Аларны онытмыйча, искә алып яшәсәк иде.

Видеоны ссылка буенча карап үтә аласыз https://youtu.be/wQ1jqTHyZHQ.

Гөлназ Камалова
“Казан арты” тарих-этнография музее директоры

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика