Шафигулла Гарипов: “Пабло Пикассо якташыбыз Фарух Әхмәдуллинны Франциягә чакырган”

Бүген Арча районы Түбән Мәстәскә мәктәбендә рәссам һәм шагыйрь, сугыш ветераны Фарух Әхмәдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды.

“Парижда “Исскусство России” исемле выставкада аның 20 картинасы куела. Шул вакытта күренекле рәссам Пабло Пикассо аны Франциядә аерым күргәзмә оештырырга чакыра. 1984 елда Мәскәүдә бөтенсоюз күләмендәге, шулай ук Казан шәһәрендә төрле күргәзмәләрдә катнаша.

Рәсем сәнгате буенча һөнәри белеме булмаса да Фарух абый утыз елдан артык гомерен картиналар, эскизлар ясауга багышлый. Табигать күренешләрен сүрәтләү белән генә чикләнмичә ул Ленин тематикасын, Кореяда булган урыннарын, төрле шәһәрләрдәге истәлекле урыннарны рәсемгә төшерә. Безнең музейда да аның почта аша җибәрелгән зур форматта булмаган картиналары, эскизлары, әсәрләре басылган китаплары бар. Озак еллар дәвамында ул әдәбият һәм сәнгать музееның ул вакыттагы директоры Ринат Гаделшин белән хат алышкан, бу хатлар музей фондында саклана. Фарух абыйның тормыш юлы, иҗатын ачыклауга аларның ярдәме бәяләп бетергесез”, – дип сөйләде әлеге күргәзмә белән укучыларны таныштырган Шәфигулла Гарипов.

Түбән Мәтәскә мәктәбе директор урынбасары Лилия Закирова: “Фәрух Әхмәдуллинның иҗаты Мәтәскә, Мөндеш ягына кайтуын зур ачышларның берсе итеп кабул итәргә кирәк, Арча тарихында әлегә кадәр мондый масштабтагы рәссам билгеле түгел”, – дип сөйләде. Мәктәп директоры Зөлфәт Дәүләтбаев һәр класста рәсем дәресләрендә берәр сәгать рәссам иҗатына багышланачак, дип вәгъдә бирде.

Күрмәзмә Түбән Мәтәскә мәктәбендә 28 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Биредә Арча шәһәрендәге «Казан арты» тарих-этнография музее фондында сакланган материаллар урын алган.

Фарух Зиннәт улы Әхмәдуллин 1928 елның 20 августында Мөндеш авылында дөньяга килә. Туган авылында һәм Казанбаш мәктәпләрендә белем ала. 1943 елда Үрнәк совхоз-техникумында комбайнёр, тракторист һөнәрләрен үзләштерә. 1948-1950 елларда Вольск хәрби училищесында укый. 1951 елда Кореяга спецзадание үтәргә җибәрелә. 1953 елдан Ворошилов, Уссуруйск, Советская Гавань шәһәрләрендә хезмәт итә, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1954 елда диңгез авиациясенә күчерелә. Чит илдә хезмәт иткәннәрне гаепләү башлангач, Фарух Әхмәдуллин да күп тапкыр сорау алулар аша үтә, дәрәҗәләреннән мәхрүм калып, аңа хәрби хезмәттән китәргә кушалар. Ф.Әхмәдуллин Арчага кайта һәм беренче мәктәптә укытучы булып эши, 1958 елда чирәм җирләрне үзләштерүгә чакыруны кабул итеп, шунда китә һәм 1966 елларга кадәр илебезнең төрле ерак шәһәрләрендә, Казахстан, Үзбәкстан, Чиләбе өлкәсендә художник-оформитель булып эшли, конкурсларда, күргәзмәләрдә катнаша, премияләр, дипломнар белән бүләкләнә. 1988 елдан рәссам Чиләбе өлкәсенең Точильное посёлогында яши. 2000 елның 19 январендә вафат була.

Ф.Әхмәдуллин 1958 елдан Арчага кайтмый, әмма туган авылын сагынып шигырьләр иҗат итә. Музейга юллаган бер хатында: “Мөндеш авылының китапханәсе минем балачакның бишеге булды”, – дип яза.

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика